Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Бәрәкәтле җирнең татлы икмәге

Быел республикабыз игенчеләре 4 млн. тонна уңыш җыеп алды

Узган атнада Башкортстан аграрийлары һөнәри бәйрәмен билгеләде.

“Чебешләрне көз саныйлар” диләр бит. Әлбәттә, хезмәт елына нәтиҗәләр ясалды.
Бәйрәм уңаеннан республика-ның әйдәүче агросәнәгать комплекслары, кооперативлар, фермер хуҗалыклары җитеш-тергән продукцияләре күргәзмәсе оештырылган иде. Анда сыр, сөт, ит, икмәк ризыклары, эчемлекләр, кош итләреннән әзерләнгән азык-төлек, бал куелды.
Ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килмәсә дә, Башкортстан игенче-ләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм аны эшкәртү сәнәгате өлкәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән быел да бураларыбыз тулды. Уңышларга нәтиҗә ясап, Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов бу өлкәдә зур тырышлык күрсәткән алдынгы-ларга бүләкләр тапшырды. Меха-низаторлар арасында уздырылган конкурста җиңгән ун кеше “Шевроле-Нива” автомобиле ач-кычларын кулына алды. Шулай итеп, бу бәйрәмдә механизаторлар, тракторчылар һәм башка авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы һәм предприятие-ләре җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр, җәмгысе, 200 кеше Хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.
Баймак, Бишбүләк, Мәләвез, Чишмә, Нуриман, Яңавыл, Чакмагыш, Авыргазы, Илеш районнарына “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен” Республика Хөкүмәте дипломнары тапшырылды.
Белүебезчә, 2017 ел игенчеләрне четерекле сынаулар алдына куйды. Кискен континенталь климат хакимлек иткән безнең территорияләрдә ел да сынауларга әзер булырга кирәк шул авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчән-нәренә. Бу тәҗрибә, сабырлык, тырышлык, яңа алымнар, фәнни эзләнүләр, дәүләт ярдәме таләп иткән ифрат җаваплы тармак.
Бу авырлыкларны бергәләп җиңеп чыга алды игенчеләребез.
–Озакка сузылган көчле яңгырлар, боз явуы, җирнең тиешеннән артык дымлануы, урыны белән яшь үсентеләрнең һәлак булуына карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур җаваплылык, осталык һәм эшли белү сәләтен күрсәтте. Нәтиҗәдә, республиканың авыл хуҗалыгы сәнәгате яхшы күрсәткечләргә иреште. Авыл хуҗалыгы тулаем продукциясенең күләме 150 млрд сумнан артып китте. 4 млн. тонна иген җыйдык – бу без соңгы унъеллыкта ирешкән иң югары күрсәткеч, илнең азык-төлек иминлеген, аның экспорт мөмкин-лекләрен ныгытуда Русия калачына без керткән зур өлеш. Республика буенча бөртеклеләрдән алган уңыш гектарыннан 22 центнердан артып китте. Аерым районнарда ул 30 центнер һәм тагын да күбрәк булды. Быел уңышны якынча дүрт центнерга арттырдык. Бу яхшы үсеш һәм аны, берсүзсез, киләчәктә дә сакларга кирәк.
Стәрлетамак районы 200 мең тоннадан артык уңыш үстереп- җыеп алды. Тагын 16 район 100 – 160 меңәр тонна иген үстерде.
Быел шикәр чөгендере үстерүчеләр дә зур уңышларга иреште. 1,5 млн тонна татлы тамыр үстердек. Уртача уңыш гектарыннан 310 ц тәшкил итте. Ә Чакмагыш районы “Победа” хуҗалыгы, Гафури районының “Сатурн” фермер хуҗалыгы, Туймазы районының “Зекура” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Уфа районының “Алексеевский”, Авыргазы районының “Салават” хуҗалыклары уңышны гектарын-нан 500– 600 центнерга җиткерде. Бу нәтиҗәләрне киләчәктә дә сакларга кирәк дип саныйм, – диде Республика башлыгы.
Безнең терлекчелектә уңышлар бар. Ел башыннан 245 мең тонна кош һәм терлек ите, 1,4 млн тоннага якын сөт җитештерелгән. Товар сөте шул күләмнең 600 мең тоннасын гына тәшкил итә, яртысыннан кимрәк. Бу күрсәткеч-ләрне арттырырга кирәк.
Авыл хуҗалыгын техник һәм технологик модернизацияләүне дәвам итәргә. Быел шул максатта 3 млрд. тан артык сумга 1600 берәмлек техника һәм корылма сатып алынды. Шул ук вакытта заманча комбайннар һәм трак-торлар алырга, техниканы төзек-ләндерү һәм модернизацияләү сыйфатын арттырырга, бу өлкәдәге сертификацияләнгән предприятиеләрнең санын үсте-рергә кирәк, бүген алар бездә 17 исәпләнә.
Бүген хезмәттәшлек киңлеклә-ренә чыгып, продукциябезне үзебезнең башка ил базарларында күбрәк тәкъдим итәргә кирәк, – диде Рөстәм Зәки улы.
Арытаба чыгышында Республика Башлыгы авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә иң мөһим темаларның берсе нәтиҗәле инвестицион сәясәт булуын белдерде. Авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсендә гомум күләме 73 млрд сум тәшкил иткән 21 проект бар. Республикада авыл хуҗалыгы тармагында зур планнар коручы оешмалар яңа проектлар тәкъдим итә.
Бүген инициативалы кешеләр авылларны үстерү буенча бик мөһим башлангычлар тәкъдим итә. Көннән-көн күбрәк авыл кешеләре үзләре яшәгән төбәкне җанлан-дыру эшенә актив кушыла. Кешеләр бүген үзләре яшәгән җир, туган авыл, туган төбәк язмышына карата битараф түгел һәм мондый башлангычлар арытаба республика Хөкүмәтенең яклавын табачак.
Бүген авыллар картайды, дибез. Авылларны саклау өчен анда эшләп, гөрләп яшәрлек яшьләр, алар җир җимертеп эшләрлек хезмәт урыннары булуы мотлак. Бу яклап та республика яшьләргә үз ярдәмен тәкъдим итә. Киләсе елдан башлап авылга эшкә кайтучы махсус урта белемле һәм югары белемле белгечләргә 300 мең сум акча биреләчәк.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен тагын тынгысыз бер ел тәмам-ланып килә. Шактый борчылырга мәҗбүр иткән, мәшәкатьле ел булды ул авыл хезмәтчәннәре өчен. Әмма җир кешесе көчле һәм авырлыклардан курыкмый. Кире беткән һава шартлары да уңганнарны максатларыннан чигендерә алмады. Авыл хуҗалыгы базар иктисады шартларында нинди генә тетрәнүләр кичермәде, әмма җиргә гашыйклар аның кадерен белеп, дәрәҗәсен саклап, тырыш хезмәтен салып ил икътисадын ныгыта. Әйе, ачы хезмәт тире тамган җирнең икмәге дә татлы.
Быел безнең илдә җыеп алынган уңыш рекордлы саннарны тәшкил итте дип белдерделәр. Тик игеннең ишелеп уңуы игенче көткән өметне аклап җиткерми. Зур тырышлык, авырлык белән үстерелгән игенне сату бөтенләй отышсыз, чөнки хакы түбән. Ә яңгырлы елны аны урып-җыю, саклау бөтенләй катлаулы мәсьәлә. Бер килограмм игенне киптерү өчен 1,5 литр ягулык кирәк булды. Бөтен чыгымнарны исәпләсәң, ашлыкның үзкыйммәте югары чыга, ә гамәлдә сату хаклары төшә. Хаклар сәясәтен үзгәртү кирәк дип күптән сүз алып барсалар да, барыбер үз таләпләрен куя, күрәсез. Иген хакы төшә, ягулыкныкы арта... Авыл хуҗа-лыгы Хөкүмәт ярдәменә мохтаҗ булып кала. Хаклар сәясәтен үзгәртергә кирәк дип күптәннән сүз алып барсалар да, базар үз таләпләрен куя, күрәсең.

“Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен” Республика Хөкүмәте дипломына  ия булган Чакмагыш районы  вәкилләре (сулдан уңга): район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илгиз Ихсанов, “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Соколов, “Герой” хуҗалыгы җитәкчесе Фәргать Ваһапов.

Алсу Төхвәтуллина.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>