Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Тәртип булса, яшәве дә тыныч

Полициянең өлкән участок уполномоченные, полиция өлкән лейтенанты Алмаз Әбраровның РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлап Балтач районына эшкә кайтуына биш ел. 2016, 2017 елларда Алмаз Фәрит улы „Халык участковые” республика конкурсында катнашты. Ул районның иң җитди участокларының берсен — Иске Балтач һәм Иске Яхшый авылларын хезмәтләндерә

Балтач районы полициясе җинаятьләрнең
92 процентын ача. Иң авыры банк, мобиль телефон белән бәйле караклыкны ачыклау икән

РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе ел саен оператив хезмәт эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ведомствоның дипломнары белән бүләкләнеп килә. Бүлекчә тарафыннан җинаятьләрне ачу проценты республика буенча күрсәткечләрдән күпкә югары. Бердәм коллективның 65 процентын яшь кадрлар — 25–35 яшьлек хезмәткәрләр тәшкил итә. Җитәкчелек тә яшь, компетентлы, һөнәрман ир-егетләр кулында. Бүгенге әңгәмәбезне бүлекчә начальнигы, полиция майоры Андрей САМЫШЕВ белән кордык.


–Андрей Николаевич! Кадр-лар турында сүзне дәвам итеп, җитәкләгән коллективыгыз ту-рында сөйләп үтсәгез иде.
– Бүлекчәдә аттестация үткән — 64, ирекле ялланган — 9 һәм бер федераль дәүләт хезмәткәре эшли. Узган елда үзгәрешләр булды: ведомстводан тыш саклау бүлеге һәм лицензия-рөхсәт бирү хезмәте милли гвардия карамагына күчсә, паспорт-миграция һәм нарко-тиклар контроле хезмәтләре полиция бүлекчәсенә кушылды. Уңай нәтиҗәләргә ирешүнең нигезе — коллективның бердәмле-гендә. Һәр кылынган җинаятьне вакытында, оператив рәвештә ачыклау водительдән башлап начальникка кадәр һәр хезмәт-кәрнең үз эшен яхшы белүеннән, оста үтәвеннән тора. Аерым-аерым түгел, бер дилбегәгә җигелеп, бер максатка эшлибез. Прокуратура,
судьялар, тикшерү комитеты, суд приставлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Районда хокук яклау системасын булдыруга зур өлешләрен керткән 54 милиция һәм полиция ветераныбыз бар. Отставкадагы полковник Ришат Хиҗәпов җитәкчелегендә ветераннар советы белән еш очрашабыз, алар яшьләргә киңәшләрен бирә, тәҗрибәләрен уртаклаша. Бүгенге көндә бүлекчә юлламасы белән югары юридик белем алучы өч кече лейтенант диплом алдыннан практик сынаулар үтә. Киләсе елда алар берьюлы өч юнәлештә: җинаятьләрне эзләү, сорау алу, икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршылык күрсәтү бүлекләренең кадрлар составын тулыландырачак.

СМС-хәбәрләргә ышанып яки товар сатып алганда алдан түләү өчен төрле исәпләргә акча күчергәндә гражданнар ашыкмасыннар, бик сак булсыннар иде.

 

–Быел район террито-риясендә кылынган җинаять-ләргә тукталыйк әле. Нинди төр җинаятьләр күбрәк? Ниндиләрен ачыклау катлаулы?
– Җинаятьләр санына килгәндә, узган елдагы белән якынча бер дәрәҗәдә. Ел башыннан район территориясендә 196 җинаять теркәлде. Узган елда җинаять-ләрнең 90 проценты ачыкланса, быел — якынча 92 проценты. Төп проблема — ул районда да, республикада да, хәтта бөтен Русия буйлап та бер үк — мобиль телефоннар ярдәмендә яки банк системасы белән бәйле карак-лыкны ачыклау авырлыгы. Быел районда мондый биш очрак булды, җинаятьнең „җебе” башка өлкә-ләргә кадәр сузыла, әмма җинаятьчеләрне табып булмый. СМС-хәбәрләргә ышанып яки товар сатып алганда алдан түләү өчен төрле исәпләргә акча күчергәндә гражданнар ашыкма-сыннар, бик сак булсыннар иде. Район территориясендә вак караклык очраклары белән беррәттән, зур күләмдә урлашу, шул исәптән бюджет, төзелеш, юл төзелеше өлкәсендә икътисади җинаятьләр дә теркәлде быел. Законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, автомобиль йөртү хокукыннан кабаттан мәхрүм ителүчеләр дә хәзер җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Исегезгә төшереп үтәм: водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган кешегә карата элек штраф яки шул хокуктан мәхрүм ителү вакытын озынайту җәзалары гына кулланылса, агымдагы елда алар җинаять җаваплылыгына тартты-рылды. Мондый җинаятьләрнең саны 40-ка якын. Кызганыч, аеруча авыр җинаятьләр дә булды: кеше үтерүнең – бер, көчләү буенча ике очрак теркәлде. Юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше һәлак булды.
–Бәхетсезлек очракларын булдырмау юнәлешендә нинди эшләр башкарыла?
Һәрбер хәбәрне игътибар белән кабул итә алар (уңнан сулга): оператив дежур, полиция лейтенанты Фәнгать Шәйнуров һәм аның ярдәмчесе, полиция кече сержанты  Хәлил Шәйбаков.–Җинаятьләрне кисәтү — бүлекчәнең, гомумән, полиция эшчәнлегенең төп юнәлеше. Җәмәгать тәртибен саклау, исәптә торган балигъ булмаган балалар, бала

 

Һәрбер хәбәрне игътибар белән кабул итә алар (уңнан сулга): оператив дежур, полиция лейтенанты Фәнгать Шәйнуров һәм аның ярдәмчесе, полиция кече сержанты
Хәлил Шәйбаков.

тәрбияләүгә салкын караган гаиләләр, эчкече ата-аналар, электән җинаять кылып хөкем ителгән, хәзер махсус исәптә торган гражданнар белән профилактик эш ел әйләнәсенә алып барыла, бу контингентларга караган райондашларыбыз һәр-вакыт полициянең игътибар үзәгендә тотыла. Үсмерләр җина-ятьчелеген кисәтү йөзеннән һәр мәктәпкә шеф-офицерлар берке-телде. Юл хәрәкәте хәвефсез-легенә аерым игътибар бүленә. Юл-патруль хезмәткәрләре иң элек югары тизлек режимын, каршыга килүче транспорт юлына чыгуны, балалар травматизмын, аеруча кресло кулланмый балаларны автотранспортта утыртып йөртүне кисәтә. Юл фаҗигаләренә, үлем очракларына китерүче төп факторлар бу. Инспекторлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында очрашулар оеш-тыра, юл йөрү кагыйдәләрен аңлата, юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында сөйли. Югары Карыш авылындагы ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган үсмерләр һәм балалар приютына шефлык та — профилактик эш юнәлешләренең берсе. Балалар белән еш аралашабыз. Полиция хезмәткәрләре приютка спорт инвентаре, уку кирәк-яраклары бүләк итәләр. Хуҗалыкта килеп туган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм күрсәтәбез. Бу хәйрия эшчәнлеге безнең коллектив өчен бик мөһим.
–Андрей Николаевич! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәт-тәшләрегезгә нинди теләкләр юллар идегез?
–Бүлекчәнең барлык юнәлеш-ләрендә тырыш хезмәт салучы һөнәрманнарыбызга, аларның тынгысыз эшен аңлап кабул итүче тормыш иптәшләренә, гаилә әгъзаларына ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Максатыбыз изге — районда тәртип саклау, граж-даннарның тынычлыгын яклау. Иңебезгә алган бурычларыбызны намуслы үтик. Безнең бердәм, нәтиҗәле эшчәнлек җинаять-челеккә җитди киртә булсын. Бәйрәм белән!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА язып алды.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>