Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Без – биш егет!

Бишебез дә калдык авылда, ди Губаевларның уллары

Һәрбер районда басуларда, фермаларда эшләүче тырышлар  авыл хуҗалыгы тармагына аягында ныклы басып торырга ярдәм итә. Күптән түгел без Дүртөйле районының Байгилде авылында шундый булдыклы гаилә белән таныштык –Губаевларның биш улы да авыл хуҗалыгында хезмәт сала.

(Башы 1нче биттә).
Наташа һәм Станислав Губаев-лар – тырышлыклары, биш ул тәрбияләп, аларны чын мәгънә-сендә авыл тоткасы булырдай уңган егетләр итеп үстерүләре белән абруй яулаган гаилә. Йортлары чисталыктан-пөхтә-лектән балкып тора. Йорт-кура караулы. Өстәл тулы сый-нигъмәт. Ә бит гаиләдә егетләр генә! Тәмле ризыклар пешерү булсынмы, идәннәрне ялт иттереп юып чыгару булсынмы – егетләр ыһ та итми эшләп куялар икән.
Бүгенге көндә Губаевларның уллары Владислав, Виталий, Виктор, Валерий һәм Вадим Горшков исемендәге хуҗалыкта эшли. Әниләре Наташа – “Ана даны” медаленә лаек булган сыер савучы, гаилә башлыгы Станислав – тракторчы.
Хуҗалык җитәкчесе Тәнзилә Вәлиевадан егетләрнең кайсы кайда эшләве белән кызык-сынабыз. Владислав һәм Виктор тракторда эшлиләр икән. Виталий – мал караучы. Валерий җәен комбайнда эшләгән. Төпчекләре Вадим тракторда эшли, кирәк булганда, малчылыкта да сынатмый.
– Губаевлар – хуҗалыкның горурлыгы, тырыш гаилә, –ди алар турында Тәнзилә ханым. –Егетләр техниканы биш бармагы кебек белә. Нинди эшкә тәгаенләсәм дә, җиренә җиткереп эшлиләр.
Егетләрнең зурысы – 28 яшьлек Владислав бүген үзе гаилә башлыгы. Губаевлар бәхетле нәнәй белән картәти дә булырга өлгергән – Владислав кәләше белән өч кыз бала тәрбиялиләр.
– Малайлар әтиләре кебек бәләкәйдән техниканы үз итеп үстеләр, – дип сөйләде безгә әниләре. – Мәктәпне тәмамла-ганнан соң 157нче санлы һөнәрчелек училищесында трак-торчы-машинистлыкка укыдылар.
Техниканы яратудан тыш, егетләр барысы да әтиләре кебек тальянда, гармунда сыздырып уйныйлар.
–Наташа, сез– биш улның сөекле әнисе. Эх, берәр кыз да булса дип уйлап куйган чакларыгыз булдымы? – дип сорадык.
–Ә мин кызлар көтмәдем дә! – дип кыю гына җаваплады җор телле, шаян Наташа. – Гел малайлар булуын теләдем. Һәм теләгем кабул булды. Аллага шөкер, тыныч, тәртипле, булдыклы булып үстеләр. Хәтта тәмле коймакларга тиклем пешереп куялар.
Губаевлар авылдашлары кебек күпләп мал тоталар, кош-корт асрыйлар, бакча тәрбиялиләр. Дөньялары җитеш, муллыкта һәм иминлектә яшиләр. Авыл халкы өчен үрнәк булган шушы күркәм гаилә белән танышканнан соң без Наташа һәм Станислав, аларның булдыклы уллары кебек асыл егетләр булганда авыл хуҗалыгы тармагы бервакытта да таркалмас дигән фикердә калдык.

Руфина Хәсәнова.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>