Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Авыл уңганнарны ярата

Иске Тукмаклыда, Каратәкәдә гомер итүче тырыш гаиләләрнең тормышлары мул, җитеш

Журналист – тынгысыз һөнәр. Аның күп вакыты юлларда, командировкаларда үтә. Без төрле авылларда булабыз. Авыл авыл инде дисәләр дә, алар бер-берсенә охшамаган. Табигате, халкы белән дә аерылып торалар. Кайсыдыр авыллар сүнеп барса, кайсылары, киресенчә, зурая, матурлана. Элеккеге кебек колхозлар гөрләп тормаса да, кеше заманына күрә яраклашты. Тракторын да сатып алды, җирен дә колхозсыз гына үзе сөрергә, чәчәргә, җыярга өйрәнде. Тырышлар фермер хуҗалыклары оештыра, кемдер бер сыер белән генә яши, кемгәдер бер сыер асрау да авыр. 

Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылы безне ап-ак карлы иртәсе белән каршы алды. Авылга килеп кергәч тә урамнарының чисталыгы, өйләренең матур итеп салынуы күзгә ташланды. Биш авылны берләштергән авыл биләмәсе районда иң зуры санала. Иске Тукмаклы, Яңа Тукмаклы, Каратәкә, Үгез, Казарма авыл-ларында 2500ләп кеше яши, 900 хуҗалык исәпләнә. Район буенча “Өмет” гәзитен алдыручылар да монда иң күбе – 115 кеше безнең тугры укучыларыбыз. Авылларның барсына да асфальт юл алып килә, барсы да газлы, утлы.
–Мине күптән түгел генә башлык итеп сайлап куйдылар, – дип үзе белән таныштырды авыл биләмәсе башлыгы Ралиф Фәнил улы Исмәгыйлев. – Үзем тумышым белән Каратәкә авылыннанмын. Чечен Республикасында хәрби хезмәтне үтәп кайткач полициягә эшкә урнаштым. Озак еллар Иске Гомәр авылында участковый булып эшләдем. Пенсиягә чыккач авыл биләмәсе башлыгына тәкъдим иттеләр.
– Полициядә эшләү авыррак идеме, мондамы? – дип кызык-сынам.
–Кайда да бер инде, халык белән эшләргә кирәк. Халыкка мөнәсәбәтең нинди, аларныкы да сиңа шундый булачак.
– Бүгенге авылның проблема-лары артык күбәеп китмәдеме? Нинди уй-фикерләр белән янып йөрисез?
– Иске Тукмаклы – алай проблемалы авыл түгел, – дип чын күңеленнән елмайды Ралиф Фәнил улы. – Халык тырыш, эшчән. Яшьләр авылда кала, җирен дә алалар, йортларын да салалар. Акча юк дип елап утыручы юк. Ир-атлар Себер якларына йөреп эшлиләр. Тирә-якларда да кешеләр малын азайтканда, бездә андый күренеш күзәтелми. Аеруча Казарма авылында малны күп тоталар. Иске Тукмаклыда, әйтик, җәй көне көненә 3 тонна сөт җыелды. Сөт тапшырып кына аена 15-20 мең сум акча эшләүчеләр бар. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дип юкка гына әйтмәгәндер инде борын-гылар. Тормышыбыз, чынлап та, нык үзгәрде. Ничек кенә зарлансак та, мул тормыш белән яши халык. Бу муллыкның нигезендә, әлбәттә, хезмәт ята. Җәй буе мал азыгы әзерләделәр. Быел бит ел яңгырлы килде, болыннарда печән билдән булды.
Берничә гаилә балалар йортыннан патронатка балалар алып тәрбияли. Укытып, белем биреп, өйләндереп, олы тормыш юлына да озаталар. Шунсы куаныч, бу гаиләләрдәге балалар тәртипле һәм үзләрен үстергән әти-әниләре янына кайтып йөриләр.
Якын киләчәктә зиратларны төзекләндерергә ниятләп торабыз. Безнең һәр авыл саен ике, өч зират. Каратәкә, Казарма авылларында төзекләндерәсе, карыйсы ике зират бар. Урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасына кереп су башнясын алмаштырырга да исәп бар. Әйткәндәй, авылдагы эшкуарлар – фермерлар бик зур ярдәм күрсәтә безгә. Иске Тукмаклыда Риф Рәшит улы Якупов, Казармада Ринат Рәшит улы Тимербаев, Яңа Тукмаклыда “Кушнаренковское” токымчылык хуҗалыгы җитәкчесе Минзил Фәнил улы Вәлиев безнең зур ярдәмчеләребез.
Сәфәребезне Каратәкә авылында дәвам итәргә булдык. “Өмет” гәзитен чыга башлаган көненнән башлап алдырган укучыларыбыз белән очрашып, аларның теләкләрен тыңлау иде ниятебез.
Хат ташучы Гөлнара Фәһим кызы Галләмова безне авыл башында каршы алды. 13 ел инде бу авыр хезмәтне үз иңнәрендә тарта икән ул. “Каратәкә авылында 434 кеше яши. Элек 300әр гәзит-журнал яздырып укыйлар иде. Бүген 100ләпне таратам”, –дип бәян итте ул.
Беренче булып Наилә Габбас кызы Шәйхетдиновага тукталдык. Ул “Өмет” гәзитен даими алдыра икән. “Улым мәктәп директоры, ул күп итеп гәзитләргә яздыра, мин хәзер гәзит укырга гына ярыйм инде”, – дип шаяртып көлде 82 нче яше белән барган Наилә әби. Тормыш иптәше Хәсән бабай белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Хәсән бабай гүр иясе булган инде, Наилә әби улы белән яши. Өйләрендәге, ихатала-рындагы пөхтәлек, җыйнаклык белән таң калдырдылар.
Миләүшә Миңнемулла кызы Фәттахова да безне елмаеп каршы алды. Заманында авыл советы башлыгы, профсоюз рәисе булып эшләгән бу мөлаем ханым да сигезенче дистәне ваклавына карамастан, “Өмет” гәзитеннән аерылганы юк икән. Ул үзләре яшәгән совет заманын сагынып искә алды. Колхоз безнең өчен авыр чакларда барып сыеныр урыныбыз, ярдәм сорар оешмабыз иде, диде. “Без, олы кешеләр, булганына шөкер итәбез инде. Пенсиябез вакытында килеп тора, уты, газы яна, суы ага. Яшьләргә Алла ярдәм бирсен”.
Резеда Рифкать кызы белән Фирдинант Флүр улы Гыйль-мановлар безне шулкадәр кунакчыл, ачык йөз белән каршы алды. Аларның йөзләреннән дә, өйләреннән дә нур бөркелеп тора. Тырыш, эшсөяр гаилә өч бала тәрбияләп үстергән, яңа йортын да төзегән, мал-туар асрап, кош-корт карап җитеш тормышта яшиләр, йорт тутырып мал асраудан ямь табалар, шуңа куанып яшиләр. Фирдинант Флүр улы мәктәптә – водитель, Резеда апа исә Каратәкә клубы мөдире булып хезмәт итәләр. Резеда апа хатын-кызлар өчен “Сәламәтлек” клубы оештырган. “Анда бәйләм бәйлибез, чәй дә эчәбез, физкультура да ясыйбыз, биибез дә”, –ди ул. Иң яхшы эшләүче клубларның берсе буларак 100 мең сум грант та отканнар һәм бильярд өстәле сатып алганнар. Авыл халкы белән әледән-әле спектакльләр куеп торалар. “Әлдермештән Әлмәндәр” спек-такле белән районда хәтта беренче урынны яулаганнар. Резеда ханым үзе Әҗәл ролен башкарган. Татар халык иҗатына зур игътибар бүленә – халык йолаларын сәхнәләштерәләр. “Кәккүк чәен”, бәбигә исем кушу йоласын күрсәткәннәр.
Менә шулай яшәп яталар Каратәкә авылында. Дөнья да көтәләр, сәхнәдә уйнарга да вакыт табалар. Авылда теләп яшәсәң, шәһәр уңайлыклары үзләре кайта монда, диләр алар.

Эльвира Әсәдуллина.

Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.
Кушнаренко районы.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>