Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Шунда тудык, шунда үстек, шунда гомер итәбез...

Авыл бәйрәме үткәннән соң Казаклар тагын да күркәмләнеп калды

Дәверләрнең эзен саклый

Авылның исеме аның бай үткәненә ишарә. Ихтимал, Казаклар атамасы да, риваятьләрдә телгә алынганча, казаклар (“казачество”) белән бәйледер. Ягъни ил иминлеген саклаучы атлы казаклар нигез салган дигән фараз бар. Биредә җир-су атамаларында моңа ишарәләүче исемнәр бар.
Әле Тугач чокыры дип йөртелгән урында крестьяннар сугышы вакытында, имеш, пугачевлылар тукталган. Һәм әрәмәне Пугач чокыры дип атый башлаганнар, тора-бара ул “Тугач чокыры” дип үзгәреп киткән. Бу, әлбәттә, фараз, риваять кенә.
Татар теленең кайбер сөйләшләрендә “тугач” – әче камырдан пешкән икмәк. Бу чокырда крестьяннар әче икмәк пешергән (бәлки әле Пугачевны да сыйлаганнардыр?!) дию беркатлылык булыр иде. Чокырның исеме, барыннан да бигрәк, кеше исеме белән бәйледер.
Гасырлар төпкелендә
Казакларның тарихы зур. Яүбәзе елгасы белән бергә ул 1713 елгы документларда телгә алына. Кайбер мәгълүматлар буенча, ихтимал, авыл буларак, 1653 елларда барлыкка килгән. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Бүген биредә яшәүчеләрнең ата-бабалары бу җирләрне очраклы сайламаган. Казакларның табигате элек-электән кешеләрне үзенең байлыгы, матурлыгы һәм кабатланмас булуы белән сокландырган.
Аккош күле
Элек авыл янәшәдәге “Аккош күле” белән күзалланган. Табигатьнең шушы гаҗәеп почмагы нәзакәтле кошлар – аккошларның яраткан урыны булган. Аккош күле инде күптән юк, тик халык күңелендә атамасы бүген дә яши. Җитез агымы белән үзенең суларын Агыйделгә илтүче Яүбәзе елгасы һәм аңа коючы Карамалы елгасы бүген дә тирә-як табигатьне көч бирүче дымы белән туендыра.
Яклауга мохтаҗ
Авыл үзенең күлләре белән дан тоткан, Казаклар белән Агыйдел арасында җәйрәп яткан киң болынлыкта бихисап булган. Уйламыйча сазлыкларны киптергәндә алар нык зыян күргән. Сулыкларда балык күп булган.
Сазлыклар файдасыз, хәтта зыянлы дип исәпләнгән. Ә аларда су һәм саз кошлары оя кора. Алар елгаларны туендыручы һәм климатны көйләүче булып тора. Тикшеренүчеләр раславынча, дымлы вакытта, суны үзләренә сеңдерә һәм аны саклый. Ә коры көннәр башлангач, дымны кире бирә. Күп кенә зур елгалар сазлыклардан башлангыч ала. Елгалар юлындагы сазлыклар һәм күлләр дымга никадәр бай булса, алар шулкадәр мул сулы була. Димәк, сазлыклар да яклауга мохтаҗ.
Икътисади үзгәрешләр чорында авыл тынычланып калган, ул акрынлап сүнә барган кебек тоела. Техникалары гөрләп торган колхоз, әлбәттә, юк инде. Тик халык йортлар төзи, хуҗалыкларын яңарта. Мал һәм кош-корт тота, өстәвенә, күпләп. Бакча үстерәләр, алар чәчәккә күмелә, көзен мул уңыш бирә. Шушы көннәрдә биредә авыл бәйрәме үтүе дә очраклы түгел.
Өмәдән башладылар
Чара алдыннан йорт алларын, клуб янындагы инде күп еллар авылга ямь биреп торган буаның тирә-ягын җыештыру буенча өмә үткәргәннәр. “Иң төзек ихата”, “Иң чиста ихата”, “Иң яхшы хуҗабикә”, “Иң тәмле үлән чәе”, “Оста куллар”, “Иң матур йорт” бәйгеләре, шулай ук балык кармаклау, җәядән ук ату уеннары, Революция, Горшков, 8 Март һәм Механизаторлар дип йөртелгән һәр урамнан җырчылар бәйгесе оештырылды.
Иң-иңнәр
Авылда иң зур гаиләләр – Разия һәм Фәгадәт Закировларныкы, Фидәһия һәм Мәгърүф Сәетовларныкы, иң татулары – Дәһинә һәм Әнгам Хәмидуллиннар, Руфина һәм Мидхәт Дәүләтшиннар, Фируза һәм Ильяс, Роза һәм Халит Гайнетдиновлар икән.
Авылдагы иң өлкән кеше – Нурикамал Тимерханова, 1924 елда туган, гомере буе шушы җирдә эшләгән. Иң кечкенәсе – Сабина Хәсәнова, 2017 елда туган. Гөлнур Мәрһәмова беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга килгән.
Иң төзек ихата Рузия һәм Рамил Локмановларныкы, иң матур йорт – Ләлә һәм Рүфәт Галиевларныкы, иң матур бакча – Ильмира һәм Рәфил Галәветдиновларныкы. Рәзилә Гәрәева урамның иң яхшы хуҗабикәсе дип табылган.
Юбилейлар
Быел Рәфил Галәветдинов, Зәмзәмия Уразаева (1967 елда туганнар), Миңниямал Гәрәева һәм Мәгълүфә Корбангалиева (1927), Рима Сөләйманова, Гөлфирә Солтанова, Әнгам Хөснетдинов (1947) юбилейларын билгели.
Үзешчән артистлар
Бу төбәк талантларга да бай. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны бөтен районда, ә кайберләрен хәтта аннан читтә дә беләләр. Алар бәйгеләрдә җиңүчеләргә, юбилярларга һәм барлык авылдашларга үзләренең матур җырларын бүләк итте. Бу – Яңа Кәңгеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резида Ризванова, шул ук учреждениенең мәдәни оештыручысы Алена Хәмәтҗанова, Казаклар авылында яшәүчеләр – Ләйсән Хәснетдинова һәм Фәйрүзә Галикәева, Казаклар авыл клубының мәдәни оештыручысы Ләлә Әхмәтова һәм Өчбүлә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ирина Әхмәтова.
Авыл кешеләре белән матур. Күпне күргән, күп вакыйгаларның шаһиты булган Казаклар халкы да туган ягын, туган авылларын әнә шулай күркәм итеп саклый, төзекләндерә. Аларга монда гомер итәсе бит.

Авылның иң зур гаилә башлыклары Разия һәм Фәгадәт Закировлар.

 

Тату гомер юлы узган парлар Дәһинә һәм Әнгам Хәмидуллиннар.

 

“Тату гаилә” конкурсында җиңгән Фәрихә апа Гайнетдинова, аның улы Ильяс, килене Фируза, аларның кызлары Сөмбел һәм Динара.

 

Авылдагы иң өлкән кеше –  Нурикамал Тимерханова.

 

“Иң яхшы ихата” Альбира Гыйлемованыкы. Фотода ул килене Светлана Нәбиева һәм фельдшерлык пункты шәфкать туташы Рәзилә Гәрәева белән.

 

Авылдашлар бәйрәмнән соң.
Илдус Тимерханов.
Дүртөйле районы.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>