Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Гамьсезлектән бәла башлана

Тилчә кебек яман чирләр республикага киләчәктә үтеп кермәсен өчен нишләргә?

Тилчәдән күпме бәла?!

Узган атнада бар республиканы тетрәткән бер вакыйга булды – Туймазы районында Ярмөхәммәт һәм Урмәкәй авылларында, шулай ук “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгында тилчә, ягъни ящур авыруы табылу сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителде...
Авылда мал белән яшәүчеләрнең генә түгел, хәтта шәһәр халкының да коты ботына төште: ни дисәң дә, итсез-майсыз, сөт һәм эремчексез яшәп булмый бит, барсын да кибеттән-базардан сатып алабыз. Ә анда бар азык-төлек тикшерелгән һәм зарарсыз дип кем генә ышандыра алсын? Борын-борыннан малларны күпләп кырган авыр йогышлы чирләрне җиңдек, аларның исеме хәзер тарихта гына калды дип ышандыралар да бит, әнә, әллә кайдан әле теге-әле бу куркыныч авырулар баш калкытырга гына тора. Инде онытылып барган тилчә безнең республикага кайдан килеп кергән тагын?
Ящур авыруы теркәлү сәбәпле, Туймазы районында чынлап та карантин игълан ителде. Анда хәзер дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләвен дәвам итә, химик дезинфекцияләү эшләре бара. Бу көннәрдә район чиген узучы барлык машиналарны махсус сыекча белән эшкәртү алып барылды, хәтта ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндыру турында сүз барды.
Телевидение-радио аша хәбәр яшен тизлегендә таралганнан соң, халык арасында курку туды: болай барса, безнең дә малларыбызны харап итмәсләрме, сыерсыз калсак, нишләрбез дигән сорау белән дүшәмбе көнне иртүк шалтырата башлады укучыларыбыз редакция телефонына.
–Балалар, Туймазыда нинди куркынычлы чир таралган ул? Безнең Чакмагыш районында бүгеннән малларны көтүгә чыгудан туктаттылар, әле сыерларның рәхәтләнеп бер ай чамасы көтүгә йөрерлек вакыты бар иде. Мал азыгын кышка җитәрлек кенә сатып алган идек, инде ничек җиткерербез,– дип үзенең борчулары белән уртаклашты Чакмагыш якларыннан Флүзә апа.
– Нинди чир таралуы, аннан ничек сакланырга кирәклеге турында ныклап аңлаткан кеше юк, көтү йөртүне туктаттылар,- дип зары белән уртаклашудан башлады сүзен Благовар районыннан Рәсим абзый да.- Хәтта бозауны да бакчага чыгармаска куштылар, бу ни була инде, ә? Гәзиттә әнә шул Туймазыдагы чир турында берәмтекләп языгыз, без дә белербез ичмасам...

Шунысы начар, вирус киптерүгә һәм туңдыруга бирешми диярлек, тирестә һәм чирле маллардан алынган азык-төлектә ул рәхәтләнеп көн итә. Мәсәлән, йонда ул – 25-27 тәүлек, сөттә 10-12 көн яши. Әгәр чирнең штаммы киемгә эләгә икән, әлеге вакыт тагын да арта – 3,5 ай ярымга кадәр. Ә менә кайнаткан вакытта ящур 4-5 минут эчендә һәлак була, ул шулай ук кояш яктысын да өнәми. Селтеле һәм формалинлы эремәләр шулай ук чиргә каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып исәпләнәләр.


Чынлап та, бүген тилчә дигән чирнең таралуы, аның никадәр хәвефле икәне хакында барысы да чаң кага, тик менә аның турында мәълүмат чынлап та бик аз. Шунлыктан халык арасында паника көчәя, хәтта төрле уйдырмаларга җирлек барлыкка килде. Мәсәлән, мәгълүмат чараларында карантин игълан ителгән урында 400 баш яндырылачак диелсә, халык арасында: 800-1000 баш сыерны харап итәчәкләр икән дигән сүзләр таралды.
Чынлап та, нәрсәдән гыйбарәт соң ул тилчә, ягъни ящур авыруы? Аның билгеләре нинди һәм аннан ничек сакланырга мөмкин? Чир кешегә малдан гына йогамы, әллә аның кешедән-кешегә күчү очраклары да бармы? Бүген без әнә шулар хакында сөйләргә булдык.
Башкортстанда тилчә авыруы соңгы тапкыр моннан 40 ел элек, ягъни 1977 елда теркәлгән булган. Ә чирнең тарихына килгәндә, ул кешелеккә 400 елдан артык таныш. Хайван авызыннан көчле селәгәй бүленү билгесе булган әлеге чир Европа илләрендә XVII-XIX гасырларда ук теркәлгән булган.

Тилчә турында

Хайваннарда вирус чирләренең тәүгесе булып исәпләнгән ящур вирусын 1897 елда немец галимнәре Лефлер һәм Фрош ачкан. Чирне иң кечкенә күләмле, ләкин шул ук вакытта көчле зарарлауга сәләтле вирусларның берсе – РНКлы Dermaphilus вирусы китереп чыгара.
Ящур – пар тояклыларның: эре мөгезле малларның, сарык һәм кәҗәләрнең, дуңгызларның хәвефле, инфекцияле вируслы авыруы. Ул дөньяның күпчелек илләрендә очрый. Халыкара хайваннар саулыгын саклау оешмасы (МЭБ) биргән мәгълүматларга караганда, ел саен җитмешләп илдә (!) тилчә авыруы буенча карантин теркәлә. Русиядә исә әлеге авыру очрагы турында мәгълүматлар Х1Х гасыр урталарында барлыкка килә. 1989 елдан алып Русия ящурдан азат илләр исемлегенә кертелгән, ләкин шулай да вакыт-вакыт чирнең кайсыбер илләрдән чикне үтеп кергән очраклары булып тора. Бүгенге көнгә эшләнгән һәм уңышлы файдаланылган стратегия чирне башлангыч чорында җиңәргә ярдәм итә, әлбәттә.

Чирнең билгеләре

Тилчәнең клиник билгеләре: мал хәлсезләнә, аның тән температурасы 41 градуска кадәр күтәрелә, аппетиты югала, сөте кими, борыныннан һәм авызыннан селәгәй ага, имчәкләрендә, тояк араларында, авыз эче куышлыгында, телендә эренле яралар барлыкка килә. Инкубация чоры сыер малында 2-3 атнага кадәр, дуңгызларда 7-8 тәүлек тәшкил итә. Бу чорда борчылырлык сигналлар сизелми, тик чир үзен озакламый белдертәчәк инде...
Төрле малда чир төрлечә уза. Мәсәлән, эре мөгезле терлек, чирнең яшерен чоры үткәннән соң (1-3, кайчак 7-20 тәүлек), ашаудан тулысынча баш тарта, көйшәүдән туктый, тән температурасы күтәрелә. Чир активлашканнан соң, 2-3нче тәүлектә ирен эчендә, яңакларның лайлалы тышчасында эренле яралар барлыкка килә.
Дуңгызларда ящур авыруы күпкә кискен уза. Олы дуңгызлар да озак – 20-25 көн дәвамында авырый, ә кечкенәләр өчен тилчәне үлемечле чир дияргә мөмкин.
Кәҗәләргә килгәндә, алар белән эш җиңелрәк тора. 2-7 көн дәвам иткән яшерен чордан соң малкайның температурасы күтәрелә, аксый башлый, бу вакытта аның авызын ачтырып булмый, ул тешләрен шыгырдата.
Җәрәхәтләр имчәктә, иреннәрдә, тоякларда күзәтелә, имчәкләрдән лайлалы сыекча ага. Ләкин кәҗәләр, башкалардан аермалы буларак, тилчәгә бирешеп бармый. Чир аларда, гадәттә, катлаулануларсыз уза: ике атнадан соң тереләләр.
Сарыклар. Билгеләр кәҗәләрдәге кебек үк, 10-12 тәүлектән соң савыгалар. Ә менә бәрәннәр чиргә нык бирешә, алар арасында үлем очраклары еш.

Дәвалау алымнары

Вирусларның төрлелеге аркасында сәнәгать әлегә кадәр универсаль дәвалау препараты җитештерми. Шуңа да дәвалау чирнең билгеләрен дәвалауга кайтып кала. Авыру малны шунда ук аерып ябалар, урын-җирен алыштыралар һәм күп итеп чиста су бирәләр. Азык җиңел үзләштерелә торган булырга тиеш.
Һәрхәлдә, ящур кебек хәвефле чиргә каршы үзаллы көрәшү мөмкин түгел, малларны дәвалауны тик ветеринар гына үз җаваплылыгына алала. Әгәр аның тырышлыгы гына уңай нәтиҗә бирми һәм зарарлану массакүләм рәвеш ала икән, санэпиднадзор органнарына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Алар карантин кертү турында карар кабул итәр.

Ящур кеше өчен куркыныч тудырамы?

Бәхеткә, вирус кешегә артык йогып бармый. Ләкин аны куркыныч тудырмый дип әйтеп булмый. Хәвеф төркеменә аеруча малчылык белән бәйле тармакта эшләүчеләр керә. Болар – ветеринарлар, савымчылар, көтүчеләр, сугым цехында һәм ит комбинатында эшләүчеләр. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда да, чирле малның итен яки сөтен куллану сәбәпле, чирләү очраклары теркәлә.
Кешеләрдә ящур шулай ук үзен тире, лайлалы тышчалар зарарлану белән белдерергә мөмкин. Инкубация чоры 2-4 көн дәвам итә (2 атнага кадәр). Кискен формага күчкән очракта түбәндәге билгеләр күзәтелә:
*тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә;
*өшетә һәм калтырата;
*мускуллар авырта;
*аппетит югала;
*2-3 тәүлектән соң костыра башлый, күзләр кызара, авыз эче яна, кече йомышны үтәгәндә авырту сизелә.
Терелеп бетү вакыты 2 атнага кадәр сузыла. Авыруны дәваханәгә салып дәвалыйлар.

Гомум искәртү чаралары

Алар малкайлар артыннан контрольлек итүгә, итләрне, сөтләрне (5 минут дәвамында) кайнатуга һәм вакыт-вакыт киемнәрне алыштырып торуга кайтып кала. Исегездә тотыгыз: чирле маллардан алынган ризыклар, чир нинди стадиядә булуына карамастан, бик тә хәвефле!
Башкортстанда тилчә чирен башлангыч чорында чикли алдык. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, бу яман чирне бетерү өчен кимендә 35-40 миллион сум акча сарыф ителәчәк
–Килеп туган хәл җитди тикшерү таләп итә. Без аңларга тиеш: бу хәл ни өчен килеп туды, тиешле хезмәтләр кая караган, республикага бу инфекция чыганагы ничек килеп кергән? Бу хәл кабатланмасын өчен чаралар күрергә кирәк,– диде республика җитәкчесе оператив киңәшмәдә. – Һәм, әлбәттә, зарарланган бу хайваннарны фермер төнлә алып кайткан дип акланырга да кирәкми. Килеп туган хәл өчен тиешле хезмәткәр җавап бирергә тиеш, алар җаваплы.
Бер гамьсез кеше аркасында ике авыл халкы шулкадәр югалтуларга дучар булсын әле!
Әлбәттә, контроль көчле булырга тиеш. Мондый чирләрне республикага үткәрмәс өчен бүген безнең махсус оешмалар, хезмәтләр дә җитәрлек, аларның заманча җиһазлары, препаратлары да бар. Тик тәртип, үз эшләренә җитди караш кына сорала алардан.
Гөлара Арсланова.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>