Очрашу урыны бер – көзге ярминкәләр

Көз җиттеме, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Аларны бигрәк тә шәһәр халкы көтеп ала. Экологик чиста, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенең күңелеңә хуш килгәнен табарга була монда.
Көзге муллыктан күзләр йөгерә. Бәрәңгесе дә, кишере дә, суганы да кирәк. Берәүләр, барысын да алсам акчам җитәр микән дип, уйдан гына булган акчаларын барлыйлар. Сайланып йөри торгач, кышкылыкка запас туплап куярга теләүчеләрнең кайсыберләре уфтанып, “әй, бигрәк кыйммәткә саталар” дип көрсенеп тә куя. Соңгылары инде, кибет хаклары белән чагыштырып карап, шулай ди. Ә бит төптән уйлап карасаң, зур сәүдә кибетләрендә сатылган бәрәңгенең кайда үстерелгәне дә, нинди ашламалар сибелгәне дә, сыйфаты нинди икәнлеге дә билгеле түгел. Авыл кешесе исә һәр бәрәңгесен күз карасыдай карап, коңгызларын чүпләп, яхшылап утап, сукалап, күмеп, кадерләп кенә үстерә. Табигый ашлама кертелгән туфракта гөрләп үскән бәрәңгенең хакы да, билгеле ки, сыйфатына тап килергә тиеш. Өстәвенә, аңа күпме вакыт, кул хезмәте салынган. Авыл халкы болай да уңышын очсыз хакка сатучан.
Шәһәр халкы арасында да төрлесе бар. Үткән ялларда башкалада үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә берәүләрнең, сатулашып тормыйча, сатучы куйган хакка риза булып, яшелчәләрне мулдан сатып алулары күренде. Икенчеләре исә, сатулашып-сатулашып, уфтана-көрсенә генә акчасын чыгарып бирә. Әйе, аңлашыла: һәр тиенен санап, мохтаҗлыкта яшәүчеләр Уфа халкы арасында бихисап. Аларның да сыйфатлы авыл уңышын авыз итәсе килә. Әмма базарның үз кануннары: сатучы югарырак бәягә сатарга тырыша, сатып алучы акчасын экономияләргә омтыла. Шулай да, сөйләшә-гәпләшә торгач, уртак тел табыла. Уңыш төяп килгән машиналарның әрҗәләре җайлап бушый бара, ә кишере, суганы, бәрәңгесе, кәбестәсе, кабагы һәм башка яшелчә-җимешләр салынган авыр сумкаларын күтәргән шәһәр халкы өйләренә юл ала тора.
Ярминкәләрне күзәтеп торү бик мавыктыргыч ул. Монда сатучы белән сатып алучыга аралашу мөмкинеге зур. Бу да мөһим фактор. Әнә кайсыбер фермерларның үз сатып алучылары барлыкка килгән. “Миңа фәлән яшелчә кирәк иде” дип, заказ биреп куючылар да бар. “Шушы кешеләрдән генә сатып алам”, дигән сүзләр дә ишетелеп кала. Игътибарга алсаң, сатып алучылар бераз үзгәргән кебек. Элек капчык-капчык бәрәңге сатып алсалар, хәзер исә юылган кишер, юылган бәрәңге сорыйлар һәм аз-азлап кына алалар. Заман белән бергә зәвык та үзгәрә, күрәсең.
Сыйфатлы, экологик чиста азык-төлеккә сорау һәрвакыт зур булып калган һәм бүген дә шулай. Бу уңайдан колакка чалынган бер кире күренеш күңелне кыра. Ул да булса, кайсыбер алыпсатарларның, билгесез җирдән сатып алып, үзебез үстердек дип, алдашу очраклары да булгалый. Шуңа шикле кебек күренсә, ул кешедән сатып алмавың хәерле. Әлбәттә, ярминкәләргә алыпсатарлар да күпләп килә. Чөнки авыл халкының барысының да, уңышын ярминкәнгә алып килеп, сатып җибәрү мөмкинлеге юк. Шуңа күпләре капка төбеннән килеп алучы алыпсатарларга сатып җибәрү ягын карый. Ә алары, билгеле, юл чыгымы дип, уңыш бәясенә үз хакын да өстәп куя әле. Шуңа ярминкәдә тәкъдим ителгән кайсыбер хаклар югары килеп чыга.
Ничек кенә булмасын, ярминкәләрдәге продукция сыйфаты ягыннан югары булырга һәм санитар нормаларга туры килергә тиеш. Иң мөһиме шул. Ә хакларга килгәндә, үткән ялларда башкалада оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңгенең килосын – 18-25 сумга, суганныкын – 15-20 сумга, кәбестәнекен – 20-25 сумга, кишер һәм кызыл чөгендернекен – 15-20 сумга, сарымсакныкын 80 сумга сатып алырга мөмкин булды. Балның килограммы 350-600 сумга тәкъдим ителде. Ярминкәгә барлыгы 30 тонна бәрәңге, 7,8 тонна суган, 2 тонна кишер, 1,7 тонна кәбестә, 1,2 тонна чөгендер китерелгән иде. Шулай ук көнбагыш мае, бакча яшелчә-җимешләренә, кымыз, сөт һәм ысланган продуктларга да сорау күп булды.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре башкалада, Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан, 8, 9 һәм 10нчы октябрьдә үтәчәк. Бу көннәрдә республика районнарыннан көзге уңыш төялгән 400-500 машина килүе көтелә.

Язгөл САФИНА.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>