Нурлы картлык

1 октябрь – Өлкәннәр көне – Русия календарендә ныклы урынын алды. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки без бүген “өлкән яшьтәгеләр” дип атаган кешеләр төрле елларда илебез куәтен һәм данын арттырган, аны яклаган. Без, яшьләр һәм урта яшьтәгеләр, өлкәннәр алдында баш иябез, ихтирам һәм рәхмәт хисләребезне белдерәбез!

Фәйхүнә Габдрахман кызы Кыямованы үз авылында гына түгел, тирә-яктагылар да чын-чынлап ярата: авылдашлары аны нурлы йөзле кеше, диләр. Фәйхүнә әбинең кунакчыл өе һәрвакыт ачык, ул алар өчен – җан яраларын дәвалаучы кеше. Аңа киңәш сорап та, ярдәм сорап та, гомумән, күңелләрен бушатыр өчен дә мөрәҗәгать итәләр. Ул барысын да кабул итә, чәй эчкән арада акыллы киңәшләре, тәмле теле белән тынычландыра. Аның яныннан кешеләр тыныч күңел белән кайтып китәләр. Фәйхүнә әби Аллаһы Тәгаләне теленнән төшерми, барлык догаларны да яттан белә, бер генә көне дә догасыз үтми.

– Тормыш иптәшем белән 58 ел гомер иттек, – дип тормыш йомгагын сүтте Фәйхүнә әби. – 7 бала үстердек. Гомер буе колхозда сыерлар савып лаеклы ялга чыктым. 41 ел каенанам белән яшәдем. Ул 95 яшендә якты дөньядан китте. Алты ел урын өстендә ятты, каенанамны тәрбияләдем, безгә ризалыгын, хәер-фатихасын биреп китте... Ике тапкыр игезәк балалар таптым.
– Әби бик тә нечкә күңелле кеше, барысын да кызгана, кешеләргә булышу – аның тормыш халәте. Авылда аны “ак инәй” дип йөртәләр, – диде авылдашы, “Ак инәйләр” клубы җитәкчесе, укытучы Фәнирә Мәүули кызы Нәбиуллина. – Мәктәптә укучылар белән очрашуларга еш килә, тәрбия, әхлак дәресләре бирә.
Фәйхүнә әби 80 яшендә дә тик утырмый: гөрләтеп дөньясын көтә. Чебиләрен карый, бакча үстерә, биш намазын калдырмый, Коръән укый, үлгәннәр рухына 41 “Йәсин” чыга. Оста куллы чигүче дә: аның өен үз куллары белән чиккән әйберләре бизи.
Фәйхүнә әби кечкенәдән үләннәр белән дәваланырга өйрәнгән. Бакчасында үскән мелисса, бөтнек, карагат яфракларын җыеп, шулар-дан мендәр ясап йоклый .
– Әрем суы эчәм,– ди ул озак яшәвенең серен сорагач. – Аллаһы Тәгалә миңа шулчаклы гомер биргән икән, димәк кешеләргә ярдәм итүемне тели. Димәк, мин кешеләргә кирәк әле.
Гаилә серләрен аңа ышанып сөйләүче хатын-кызлар аның өендә бик еш кунак булалар. Чит серне саклый белүче әби яшьләргә үтемле киңәшләрен бирә.
Бик игелекле, беркем белән әрләшми, саф күңелле, акыллы кеше диләр аның хакында.
– 36 оныгым бар. Барысына да хәерле озын гомер теләп
41 “Йәсин” укыдым, Коръән чыккан, күп “Йәсин” укылган тозларым, Зәм-зәм суы кушылган суларым бар. Балаларыма, килгән кешеләргә шуны бирәм, – ди ул. – Күз тимәсен, укыган догаларымның файдасы тия, диләр. Бәләкәйдән догалар җыйдым. Дога – бөтен авырудан дәва.
Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина: “Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән һәм пычак”, – дигән.
Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан тартып алып калулар да – гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнең үзен генә кулла-нудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Ә менә сүз?
Догаларның авыруларны дәва-лауга ярдәме зур булуын хәзер инде бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Санкт-Петербургтагы В.М.Бехтеров исемендәге психо-неврологик фәнни-тикшеренү институтының нейро һәм психо-физиология лабораториясендә профессор Валерий Слезин җитәкчелегендә кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр 2002 елда ук ышанычлы дәлилләр белән исбатланды: дога, чынлап та, дәвалый. Безнең ата-бабаларыбыздан калган «өшкерү»-ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>