Без яшәгән җир

Аның нинди булуы үзебездән тора

16 сентябрьдә Бөтенрусия тирә-якны чистарту, төзекләндерү – „Яшел Русия” өмәсе – үтәчәге алдан бәян ителгән иде.

Өмәгә Балтач районы оешма, предприятиеләре хезмәткәрләре, тирә-як мохит чисталыгына битараф булмаган барлык халык актив кушылды. Район буенча "Яшел Русия" өмәсендә 1400 кеше катнашты.
Район хакимияте, ”Шифа” аптекасы, үзәк район дәваханәсе, район мәдәният сарае, үзәкләштерелгән китапханә, Иске Балтач 1нче санлы сәнгать мәктәбе, ”Бердәм Русия” партиясе, муниципаль милек белән идарә итү комитеты „Романтик” үсмерләр клубы, „Уфа Газпром газораспределение” җәмгыяте Бөре филиалының Балтач хезмәтләндерү участогы тирәсендә эш аеруча кайнап торды. Берәүләр кулында себерке, кемдәдер тырма, чалгы... Кемдер урам, тротуарлардагы чүп-чарны җыештыра, ә кемдер чәчәк клумбаларын тәртипкә китерә.
Иске Балтач авыл җирлеге аппараты хезмәткәрләре „Сагышлы ана” мемориаль комплексы территориясен тәртипкә китерделәр. Әйтергә кирәк, өмәләрне экология инспекторы белән берлектә оештыруда алар һәрвакыт башлап йөриләр.
Район үзәгендә йөреп чыккач, экологик өмәләр барган нокталарны барлап, Танып елгасы буена сәяхәт кылдык. Гидроузел төбәген район хакимияте хезмәткәрләре тәртипкә китерү белән шөгыльләнә иде. “46 кеше өмәгә чыкты, 3 гектар җирне тазартып, 10 кубометр калдыклар җыйдык”, – дип сөйләде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Шамил Муллагалиев.
Полиция хезмәтеннән 50 кеше өмәгә чыккан иде, араларында унысы хезмәт ветераннары, өчесе яшь курсантлар. Алар 5 гектар җирне ял итүчеләр калдырган чүп-чардан тазарткан. Бу коллективның эшне оештыру, буыннар бәйләнеше барышында экологик культураны үстерүгә игътибар итүен күрсәтә.
Акцияга авыл җирлекләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә кушылды. Бердәм өмә көненең максаты – тирә-якта экологик хәлне яхшырту һәм яшьләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Безнең карашка, бу максатларга ирешелде.
“Яшел Русия” өмәсе 30 сентябрьгә кадәр дәвәм итәчәк. Район хакимияте, полиция хезмәткәрләре бу эшне дәвам иттерәчәкләрен белдерде.
Рифат Сафин,
БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Бөре төбәк комитетының әйдәүче белгеч-эксперты.


Радим Гыйләҗев фотосы.
Балтач районы.

 

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>