Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Бәйләнешкә керү 

“Әбиләр чуагы” башланды Күпме дәвам итәр?

“Әбиләр чуагы” башланып тора. Халыкта әлеге чорга бәйле сынамышлар да бар. Әгәр “әбиләр чуагы” вакытында күктә салават күпере хасил булса, көз җылы һәм озын килә. Әгәр бу чорда һавада пәрәвезләр күп очса, кыш бик салкын булачак, ә көз аяз киләчәк икән. Сынап карарбыз.
“Әбиләр чуагы” төрле елда төрле вакытта башлана, озынлыгы да төрлечә. Ул сентябрьдә, октябрь башында да килергә мөмкин. Бу вакытта һава җылынуга тәэсир итүче тотрыклы антициклон урнаша. Ник көзнең бу матур вакытына “әбиләр чуагы” дип исем кушканнар соң? Бу уңайдан төрле фаразлар бар. Беренчесенә ярашлы, янәсе бу чорда өлкән яшьтәге әбиләр суыклар алдыннан соңгы мәртәбә кояшта җылынып кала. Икенчесе буенча, бөтенләй өмет бетте дигәндә дә, бер ышаныч кала – әби җылысы, ул гына нык итеп җылыта ала. Өченче версиягә ярашлы, басу-кырларда эшләр тәмамлангач, авыл апалары башка эшләргә тотынган: киндерне суга батырганнар, аны талкыганнар, тукыма тукыганнар. Салкыннар башлангач, шул тукымалардан, кич утырып, җырлый-җырлый, кием-салым тек-кәннәр, җеп эрләгәннәр, кыскасы, кул эшләре белән шөгыльлән-гәннәр. Әйткәндәй, бу атама башка халыкларда да очрый. Мәсәлән, көньяк славяннар бу чорны “чегән җәе” дип йөртә, немец телендә сөйләшүче илләрдә ул “карчыклар җәе” дип атала. Көньяк Америкада – һинд җәе, Голландиядә җәйдән соң килә торган җәй дип исемләнә.
“Әбиләр чуагы”н иң көтеп алучылар, мөгаен, авыл халкыдыр. Алар бу чорның бер минутын да әрәм итмәскә тырыша. Аеруча быел. Чөнки ай башында булып үткән көчле яңгыр кыр-бакча эшләрен туктатты. Җил белән яуган көчле яңгыр тулышкан башакларны екты. Чабылып, җыеп алырга өлгермәгән игеннәрнең су эчендә ятуын күреп, авыл кешеләренең йөрәге әрнеде. Ялан-басуларда техника тавышы тынды.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңгырлар аркасында 53 районда уңыш җыю эшләре туктап калган булган. Бары Хәйбулла районына гына яңгыр артык зыян салмаган. Уңыш җыю күрсәткечләренең соңгы санна-рына күз салсак, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1276 мең гектарда чабып алынган (71 процент), 1232 мең гектар-дагысы суктырылган (69 процент). БР авыл хуҗалыгы буенча консультацияләр бирү үзәге мәгълүматларына караганда, рес-публикада 2748 мең тонна иген сугып алынган, гектардан уртача 22,3 центнер уңыш чыга. Инде “әбиләр чуагы” озаккарак сузылып, көннәр җылы торып, үстергән уңышларны югалту-ларсыз җыеп алырга язсын иде. Алдагы берничә көндә һава температурасы көндез 19-24 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итә синоптиклар. Әмма җылы көннәр бер атна тирәсе генә торачак, аннары янә салкынайта башлый дип фаразлый алар. Иң мөһиме, яңгыры яумасын. Югыйсә, 4 сентябрьдә явып үткән койма яңгырның зыяны авыл хуҗалыгы өчен дә, шәһәрләр өчен дә бик зур булды.
Сынауны үтә алмадылар...
Әйе, кеше үзен никадәр көчле һәм акыллы дип күрсәтергә тырышса да, табигать һәлакәтләре алдында ул, барыбер, мескен бер хәлдә кала. Көчле яңгыр, давыл, буран ише казалар янәшәсендә адәм баласы гына түгел, хәтта техника да куәтсезгә әйләнә. 4 сентябрь яңгыры исә Уфаның табигать һәлакәтләренә әзер түгеллеген янә бер дәлилләде. Шәһәрдә явым-төшем сулары агып китү урыннарының камил булмавы хакында аерым тәнкыйтьләр ишетелеп торса да, моңа кадәр игътибар үзәгеннән читтә кала килделәр. Яңгыр сулары агып китәр өчен һәр җирдә җай-ланмалар булырга тиеш. Әмма кайсыбер чакта, проектта, кәгазьдә күрсәтелсә дә, төзелеш бары-шында, әллә акчаны экономияләү максатында, әллә башка бер сәбәп аркасында, алар эшләнми кала. Хәер, булганнарының бер өлеше дә, вакытында чистартып, төзәтеп тормаганлыктан, чүп-чар белән тыгыла. Нәтиҗәдә, көчле яңгырлар вакытында, агып китү җайлан-маларыннан юл таба алмаган су биналарга бәреп керә. Алай гына да түгел, бу юлы хәтта эчәр су да пычранган дип курку салдылар. Заводлардан, Төньяк зираттан, чүплекләрдән коточкыч пычрак сулар елгаларга агып төшкән дигән хәбәрләр таралды. Халык арасында эчәр суның чисталыгына бәйле шик-шөбһәләр куерды. Шулай да “Уфаводоканал” оешмасы җитәк-челәре, борчылырга кирәкми дип, башкала халкын тынычландырды.
Зыянны санадылар
Шәһәрнең коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре урамнарны тәр-типкә китерү эшләрен тәмамлады, әлбәттә. Су баскан биналардагы оешмалар да гадәти эш режимына кайтты. Ләкин “яңгырлы дү-шәмбе”не Уфа халкы озак оныта алмас әле. Хәтергә төшереп торучы сәбәпләре байтак. Эшлисе эшләр дә бихисап. Тәү чиратта явым-төшем сулары агып китү җайланмалары мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. “Кызганычка каршы, урамнардагы махсус дренаж системасы ташкынга каршы тора алмады. Киләчәктә, кайсыбер көньяк шәһәрләрдәге кебек, арыклар булдыру турында уйларга кирәк”, – диде башкала мэры Ирек Ялалов. Әйткәндәй, әлеге яңгыр шәһәр хуҗалыгына 41,6 миллион сум зыян салган. Иң күп зыян асфальтбетонлы япмалы җирләргә килгән: аларны төзек-ләндерүгә 14,8 миллион сум кирәк. Трамвай юлларын ремонтлауга – 12 миллион тирәсе, тышкы яктырту җайланмаларын һәм светофорларны ремонтлау өчен 2,6 миллион сумнан артык акча таләп ителәчәк. Әмма, әйтергә кирәк, бу суммага муниципаль милек кенә кертелгән. Шәхси торакларга килгән зыянны да исәпләсәң, ул күпкә артык булачак. Ә бит шәһәрнең кайсыбер йортларында яңгыр белән килгән су әле һаман китеп, кибеп бетмәгән. Әгәр яңгыр суы агып китү җайланмалары тиешенчә эшләсә, әгәр аларны вакытында чистартып торсалар, ул кадәр зыян килмәс иде. Бу мәсьәләгә бәйле бүген шәһәрнең канализация системасы тирәсендә бәхәс куера. Кем гаепле? Хуҗасы кем? Тикшерә торгач, явым-төшем сулары агып китү системасының 43 километры хуҗасыз булганлыгы ачыкланган. Башкортстанның табигатьне саклау прокуратурасы Уфа хакимиятенә аларны үз балансына алуны таләп иткән.
Яңгырга эләккән автомобиль хуҗалары өчен дә мәшәкать артты. Машиналарына зыян килүчеләр аны төзәтү турында баш вата. Кайсыбер водительләр күрелгән зыян өчен компенсация алуны хәстәрли.
Автоюристлар әйтүенчә, ОСАГО полисы буенча компенсация алу мөмкин түгел, чөнки ул – водительләрнең юл хәрәкәтендә катнашучылар алдындагы граж-данлык җаваплылыгы. КАСКО полисы буенча исә барысы да килешүдә күрсәтелгән шартларга бәйле булачак, чөнки табигать казасы барлык страховкаларга да кертелмәгән. Экспертлар кисә-түенчә, табигать казаларының страховкалау очрагы икәнлеген исбатлау да ярыйсы катлаулы. Шуңа, әгәр машина КАСКО буенча страховкаланган икән, суга эләккән очракта, тәү чиратта страховкалаучы компаниягә хәбәр итеп, зыянны каплату мөмкинме икәнлеген ачыклау хәерле.
Авариядә шәһәрнең коммуналь хезмәтләре гаепле икәнлеген (мәсәлән, каза яңгыр сулары агып китү системасы торышы начар булу сәбәпле урамнарны су басу аркасында килеп туган) дәлилли алган очракта зыянны каплату аларга йөкләтелә.

***
Азагы хәерле булсын, диләрме әле. Табигать моннан артыгы белән сынамасын иде инде. Һәрхәлдә уңыш җыю чорында.

Язгөл САФИНА.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>