Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Юл салынды, бәлки, яшьләр дә кайтыр...

Шуңа өметләнә Мотабаш авылы биләмәсе халкы
Башкортстанның Свердловск өлкәсе һәм Пермь крае чикләрендә урнашкан, 63 процент өлешен урманнар каплап торган Аскын районы – заманында респуб-
ликаны агач белән тәэмин иткән төбәкләрнең берсе буларак та-
нылды. Агач ташу өчен су юллары файдаланыла иде: аеруча Тере Танып һәм Төй елгалары аша агачларны сал белән агыздылар.
Заманында бу якларда безнең гәзит-журналларны да күп алдыралар иде. Соңгы елларда алар бу биеклекне югалттылар. Анда безнең укучыларыбыз саны да берничә тапкырга азаеп, 200 гә генә калды. Сәбәбе бардыр дип, кызыксынып, шул тарафларга юл алдык. Борчылуыбыз юкка булмаган икән.
– Кызганычка каршы, яшьләрнең күпләп читкә китүе күзәтелә, – дип хафаланулары белән бүлеште район хакимияте башлыгының социаль проблемалар буенча урынбасары Фатхуллин Фаат Нурулла улы. – Яшьләр хәзер үзләрен сарайга малга бәйләп куймый, читкә китеп эшләүне хуп күрә. Мал-туарны олырак яшьтәгеләр, электән тотып өйрәнгәннәр генә асрый. Районның икътисадта макта-
нырлык зур казанышлары юк. Кызганычка каршы, бөтен республикага булган горурлыгыбыз – урман хуҗалыгы юкка чыкты, таралды. Бу эш белән күбрәк шәхси эшкуарлар шөгыльләнә. Районның икътисады – авыл хуҗалыгы һәм урман-агач юнәлеше. 65 фермер хуҗалыгы эшләп килә, шәхси хуҗалыкларда күпләп мал тотучылар бар. Бездә табигать кырыс – елның 88 көне генә җылы. Бодай үстерер өчен 120 көн кирәк. Каты сортлары өлгереп тә җитә алмый.
Аскын районының икенче авырткан проблемасы – бу яклар гомер-гомергә юлсызлыктан газап чиккән. Аскын районында беренче асфальт юл 1980нче елларда барлыкка килә. Безнең юлыбыз да урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасы буенча авыл урамнарының юлларын төзек-
ләндергән Мота-Елга авылына дәвам итте.
Яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара, диләр. Мота-Елга авылында яшәүчеләр моны яхшы аңлый. Юл юк, салыгыз, акча бирегез дип төрле дәрәҗәдәге түрәләрне селкетеп, күз яше түгеп кенә юллы булып булмасын алар күптән аңлаган һәм бу эшкә үзләре тотынган.
Мотабаш авыл биләмәсе башлыгы Азат Галимҗан улы Фәйзуллин белән Мота-Елга авылына юлланабыз.
– Безнең Мотабаш авылы биләмәсенә җиде – Төпрәле, Янкисәк, Чат, Яңа авыл, Яңа Мотабаш, Иске Мотабаш һәм Мота-Елга авыллары керә, – дип юлда таныштырып барды Азат Галимҗан улы. – Бу якларда юлсызлыктан гаҗиз булып, бик җәфаланган авыллар. Былтыр урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасына ярашлы, Мота-Елга авылында 1 чакрым 600 метр юлны төзекләндердек. Авыл халкы бу эшкә дәррәү кушылды: өй башыннан икешәр мең сум акча җыйдылар. 9 майда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә стелла эшләп куйдык, урамда балалар мәйданчыгы төзедек. Ниятебез – бу программа белән тагын Иске Мотабаш авылында Җиңү һәм ял паркы эшләргә, Мота-Елга авылында дүрт урамның юлын төзекләндерергә.
Азат Галимҗан улының уң кулы, авыл советы депутаты, авыл биләмәсе фельдшеры Фәвия Нәгыймҗан кызы Хәйруллина бу эшне оештыруда беренчеләрдән булып йөри.
Фәвия ханым үзе тумышы белән Кыйгазы авылыннан. Бөре медицина училищесын тәмамлагач, моннан 34 ел элек, яшь кыз шушы авылга фельдшер булып эшкә юллана.
– Бөредә укыганда каникулга кайтып барганда автобуста бер егет белән таныштым. Ул армиядән кайтып бара иде, – дип елмаеп искә ала Фәвия ханым. – Мота-Елга авылына эшкә килсәм, бу егет шушы авылдан булып чыкты. Язмыш безне икенчегә очраштырды...
Районның беренче комбайнчысы булган Рифат Риф улы белән хәзер алар өч дистә елдан артык гомер юлыннан бергә атлыйлар. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
– Әтинең хыялы мине табиблыкка укыту булды. Миннән соң сеңелем дә Бөредә, кызым да, улым да белем алды һәм медицинада хезмәт итә башладылар. Бу авылда бөтен кешенең хыялы – яхшы юл төзетү иде, – ди Фәвия ханым. – Ул юлсызлыкны сөйләп-аңлатып бетерү мөмкин түгел. Авырып киткән кешеләрне Аскынга Балтач, Мишкә аша берәр тәүлек трактор белән дәваханәгә илтә идек. Биләмәдә җиде авыл, ул авыллар арасында ничек йөргәннәремне үзем генә беләм... Хәзер урамнарыбызда ут та бар, юлы да булды...Кыш көне юлны элек я туй булса, я кеше үлсә генә ачалар иде. Юл ачылган булса, бөтен кеше белеп тора иде – авылда бүген я туй, я берәрсен соңгы юлга озаталар...
Яңгыр яуган саен шәһәрдән кайтканнарның машиналарын сугыш башлангандагы кебек үкертеп авылдан качулары гаҗәп түгел. Машина батып аны трактор арбасына такта буйлап мендереп алып чыккан очраклар монда еш күренеш булган.
Фәвия Нәгыймҗан кызы белән Азат Галимҗан улы икесе бер булып: “Бу авылда уңышсыз гаиләләр, исәптә торган балалар юк”, – диделәр. Халык тырыш, уңган. 2000 нче еллар башындагы кебек башын югалтып эчкән кеше дә юк хәзер. Күбесе машиналы, йөреп эшли. Халык каяндыр кемнеңдер китереп биргәнен көтеп утырмый, вахта ысулы белән йөреп эшләүчеләр күбәйде. Свердловск, Пермь, Себер якларына йөреп эшлиләр. Бер акча тәмен белеп алган кешенең кире фәкыйрьлеккә төшәсе килми. Күршедә генә яшәгән хат ташучы Ралия Мәснәви кызы һәм Гадельян Муллаян улы Хәсәновларның хәлләрен белештек. Йорт хуҗаларының тырыш, уңган булулары капкаларыннан ук күренеп тора: ихата тулы чәчкә, пөхтәлек. Өй эчләрендә Ралия апаның үз куллары белән чигелгән мендәрләрен, пәрдәләрен, диван япмаларын күреп тагын бер исебез китте. Оста куллы апа дүрт кыз тәрбияләп үстергән, аларның да кулларыннан килмәгән эшләре юк, дип мактады Фәвия ханым.
“Авылга юл булса, яшьләр кире кайтып, яңа өйләр төзерләр һәм авыл тулы канлы тормыш белән яшәр иде”, – дип күңелләрендә йөрткән хыяллары, бәлки, чынга ашар мота-елгалыларның.

Ралия Мәснәви кызы һәм Гадельян Муллаян улы.

 

Мота-Елга авылының урамнары элек...

 

Һәм бүген...

Эльвира Әсәдуллина.
Уфа-Аскын.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>