Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Күмәкләгән – яу кайтарган

Зур, көчле хуҗалыклар гына илне туендырырга сәләтле, дип исәпли Дүртөйле районы игенчеләре

Район территориясенә килеп керү белән олы юлның ике ягында да күзләрне камаштырып иксез-чиксез алтын иген басулары җәйрәп ята. Мин, игенче игътибарын көтеп ятимләнеп яткан
басуларны шактый күргән кеше буларак, биредә һаман булса совет елларындагыча бер колач җирне дә әрәм итмичә, иген үстерүләренә чиксез сокландым.
Дүртөйле — авыл хуҗалыклары уңышлы эшләгән республика районнарының берсе. Бүген район җирлегендә ике дистәгә якын күмәк хуҗалык санала. Аларның барысы да “җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять” атамасын йөртсә дә, барыбер колхозларны хәтерләтәләр.
Районда фермер хуҗалыклары аз. Эре хуҗалыклар бер-берсе белән чәмле ярышта көннән-көн алга бара. Бәлки шуңа күрә дә авыллары зур, төзек һәм гөрләп яши. Бүген без районның шундый алдынгы хуҗалыкларының икесенә тукталдык.

“Игенче” хуҗалыгы
Исеме җисеменә туры килеп торган бу хуҗалык әле уңыш җыеп алу буенча районда беренче урында бара. Гектарыннан 32 центнерга кадәр икмәк уңышын ала. Күләме буенча артык зур булмаган бу хуҗалык Түбән Аташ һәм Таштау авылларын берләштерә. 3400 гектар чәчүлек җирләре бар. Әлбәттә, иң төп культуралары арыш, бодай, арпа. Кукуруз һәм борчак басулары да бар.
Хуҗалыкта 80-ләп кеше эшли. Урак вакытында исә аларның саны йөзгә кадәр җитә. Хуҗалык терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Ике авылда да мал фермасы бар. Барлыгы 1300 баш мөгезле эре терлекләре булып, шуларның 370-е – савым сыеры. Һәр көнне 5 тонна сөт саталар. Һәр сыердан 19 килограммга кадәр сөт савып алалар. Бусы да районда иң зур күрсәткеч. Димәк, авыл кешеләре эшле. Бу — туган җирендә яшәргә теләгән кеше өчен зур бәхет.
— Безнең бөтен максат шул — авыл кешесе эшле булырга тиеш,— ди алдынгы хуҗалык җитәкчесе Фәгыйть Зәки улы Галиев.
Уртача айлык хезмәт хакы буенча хуҗалык районда икенче урында тора. 19,5 мең сумга кадәр җитә. Хезмәт хакы түләнгәч, кешеләр дә чит җирләргә акча эшләргә чыгып китми. Өстәвенә, уттай кызу чәчү һәм урак вакытында механизаторлары һәм белгечләрнең эш хаклары бермәбер артып китә.
—Илдә инфляция булганлыктан, механизаторларның расценкасы ел саен карала. Ипи-сөткә хак арта икән, шуңа ярашлы хезмәт хаклары да артырга тиеш,— ди хәстәрлекле җитәкче.
Әгәр дә хуҗалык үзе җитештергәнне тиешле бәядә сата алса, авылда яшәүченең хезмәт хакы тагын да зуррак, хуҗалык тагын да баерак булыр иде... Игенче тирен тамызып кара яздан кара көзгә кадәр басуда икмәк үстерә, тырышып малын асрый, әмма җитештергәнен сата башласа, проблемага килеп төртелә. Икмәген дә, сөтен дә тиенгә дигәндәй сатарга мәҗбүр. Кибетләрдә сөт хакы ел саен артып тора, ә сатып алу хакы артмый. Кышын 22 сум белән сатсалар, җәй җитсә 18 сумнан кыйммәтрәккә озата алмыйлар. Ә бит җәй җитте дип кибеттә сөт хакы төшми. Аерма кем кесәсенә керә? Һәрхәлдә, авыр эшне башкарган җитештерүче кесәсенә түгел. Нишлисең, сыкранып булса да бирелгән хакка риза булалар. Чөнки сөт тиз бозыла торган продукт. Ә менә ашлыкны, тәҗрибәле һәм барысын да алдан күрә белүчән хуҗа, хаклар күтәрелә башлагач кына келәтеннән сатуга чыгара. “Игенче” чыгым чыгарып ашлыкны элеваторга салып мәшәкатьләнми. Үзләре үстергән ашлыкны саклау өчен үз келәтләре җитә. Шуңа байтак кына акчаларын экономиялиләр.
—Бүгенге көндә ашлыкны тамырыннан ук сатарга мәҗбүр булган хуҗалыклар бар. Ягъни хуҗалыкның акчасы юк, ә уракны башкарып чыгарырга кирәк. Шулчак хуҗалык бурычка керә, икмәкне тамырында үсеп утырган чагында ук сатарга мәҗбүр була. Ә урак вакытында ашлыкның иң арзан чагы. Андый хуҗалыкның ашлыгы очсыз хакка китә,—ди Фәгыйть Зәки улы.
Ә “Игенче”, әйткәнебезчә, базарда сорау туа башлагач кына сатуга чыгара. Мәсәлән, былтыргы уңышын быел тоннасын 8 мең сумнан июнь аенда гына сатып бетергән. “Чагыштырмача яхшы бәя”,—дип канәгать елмая алдынгы хуҗалык җитәкчесе.
Барысын да алдан күрергә һәм кайгыртырга күнеккән җитәкче борчак һәм карабодаен да керемле сата алган. Чөнки бу базарда да хаклар туктамый бии. Мәсәлән, карабодайның килосы былтыр декабрьдә 20 сумга кадәр җиткән. Игенче өчен бусы начар хак түгел кебек, әгәр кибетләрдә карабодай хакының килосы 60 сумга кадәр җитүен искә алмаганда. Борчак бәясе да матур булган — 14 сум. Бәлки, борчактан табыш кергәнгә, хуҗалык һәр елдагыча быел да борчак культурасын чәчүгә өстенлек биргән. “Аннары, борчак үзеннән соң басуда азот калдыра, аның артыннан уҗым культурасын чәчәбез”,—ди Фәгыйть Зәки улы. “Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгы чыгымнарын субсидияләве дә шатландыра”,—ди һәр эшкә икътисадчы күзлегеннән чыгып карарга күнеккән хуҗалык җитәкчесе.
Фәгыйть Зәки улы “Игенче” хуҗалыгын 2010 елдан алып җитәкли. Шул вакыттан алып, хуҗалыкның машина-трактор паркы 60 процентка яңартылган: 10 трактор сатып алганнар. Шуның берсе — куәтле К-744. Фәгыйть Зәки улы хуҗалыкка килгәндә кукуруз игү техникасы булмаган, анысын да булдырганнар. Чәчү, пресслау, печән җыю корылмалары тулысынча яңартылган. Техникалары үзебезнең илдә һәм Белоруссиядә җитештерелгәннәр. Чөнки хуҗалыкның зурлыгы буенча шушы техникаларның җитештерүчәнлеге җитә.
Бер комбайнның 6 миллион сум торуын исәпкә алсак, аны кредитка алу отышлырак, чөнки хөкүмәт процент ставкасын субсидияли. Кредитны түләп беткәч, хөкүмәт процентның шактый өлешен кайтара. “Уйлап эшләгәндә, керемле эшләп була”, – ди Фәгыйть Зәки улы.
Гомумән, бик кызыклы шәхес ул. Бөтен нәрсә акчага, коры табыш алуга гына корылган бу шаукымлы заманада халыкны кайгырткан җитәкчеләрне еш очратып була дип кем әйтә ала?!. Алтын күп табылмагандай, гади хезмәт кешесе турында кайгыртып эш итүчән җитәкчеләр дә хәзер сирәгәйде. Фәгыйть Зәки улы авыл халкы турында уйланмаса, хуҗалыкны алдынгылар сафына чыгара алыр идеме икән? Әнә ул авыл халкы ихатасында мал саны кимүгә кадәр борчыла. “Авылда яшәгән кеше мал асрарга тиеш, мае, каймагы, ите-сөтеннән аерылмаска тиеш”,—ди авылда яшәп тә мал асрарга теләмәгән кешене аңламавын белдереп.
Сүзен һәрчак эше белән исбатлый. Авыл халкы малын ишәйтсен дип малын дә тәкъдим итә. Авыл кешесе кышын эштән бераз бушабрак кала. Мал карау өчен шәп вакыт. Чөнки авылда мал асрау өчен шартлар да тудырылган. Терлеге булганнарга печәнне өенә үк китереп аударалар. Ким дигәндә бер тонна. Саламын да рәхим итеп ал, малыңны кара гына! Менә, ичмаса, кайда җәйге эссе кояш астында печән чабу һәм җыюның ни икәнен белми яшиләр!
Хуҗалыкның басуларын да барып күрдек. Тук башаклы бодай басуында урып-җыю эшләре бара иде. “Игенче”дән уңай тәэссирләргә баеп, юлыбызны арытаба дәвам иттек.

Вәлиев исемендәге хуҗалык

Районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып саналган “Вәлиев исемендәге токымчылык заводы”на юнәлдек . Без килгәндә бу хуҗалык басуында да комбайннар һәм машиналар умарта күчедәй гөжләп тора иде. Авыл хезмәтчәне кылны кырыкка ярырдай булып тир түккәндә хуҗалык рәисе Гали Мирзаһит улы Миркасыймовны эшеннән аерырга туры килде. Ул киң күңеллелек күрсәтеп безне басуга алып китте. Монда шушы сортлы бодай үсә, бу басуда арыш иде, җыеп бетердек, бусында борчак, аның уңышы инде келәтләрдә ята, бу басудан фәлән кадәре уңыш алдык дип таныштыра башлады.
Хуҗалыкның чәчүлек җире 5 мең гектардан артып китә. Быелгы ел катлаулырак килсә дә, уңыш сөендергән. Бодай уңышы 30 центнерга якын. Арыш уңышы 28 центнерга кадәр җитсә, карабодай белән борчак гектарыннан унҗидешәр центнер уңыш биргән. Хуҗалык бер үк вакытта уҗымга чәчү эшләрен дә алып бара: 300 гектардан артык җирне чәчеп тә куйганнар. Кыскасы, көннәр аяз торганда уңыш җыю эшләрен төгәлләп киләләр иде. Басуда эшләр бер минутка туктап тормый: берсендә җыйсалар, икенчесендә көзге кыр эшләре бара. Бер үк вакытта салам һәм силос әзерләү эшләре дә башланган.
Басуда йөргәннән соң тау-тау булып өелеп яткан игеннәрне дә кереп күрик әле дип, амбарга юлландык. Анда ник бер бөртек әсәре булсын?!. Баксаң, алтын бәясенә тиң берничә төр элиталы һәм суперэлиталы бодайларны бер-берсе белән бутамыйча, шунда ук җиренә җиткереп эшкәртеп, ягъни чүбеннән арындырып һәм киптереп, бөртеген дә югалтмыйча, солдатлар сыман тезелешеп киткән, эче дә тышы да акланган келәтләргә саклауга илтеп салалар. Вакыты җитү белән алар сатуга китәчәкләр.
Әйе, орлыкчылык белән шөгыльләнгәч, бөтен таләпләргә җавап бирерлек саклау келәтләре дә булырга тиеш. Акчасын түләп элеваторга илтеп салсаң, аның чыгымнары күбрәк. Әйткәнебезчә, Вәлиев токымчылык хуҗалыгының бу җәһәттән кайгы-мәшәкате юк, басуда үстергән уңышны сыйдырырлык үз келәтләре җитә. Өстәвенә, ел саен яңасын төзеп куялар.
Безнең кырысрак табигатьле Башкортстанда җирдән уңыш алу өчен байтак көч салырга туры килә. Ә сортлы бодайлар үстерү бигрәк зур тырышлык һәм түземлек таләп итә — аларның җирлеккә яраклыларын сайлап үстерергә, югалтмыйча җыеп алырга кирәк. Гел генә табигать көйсезлекләре белән алышып эшләргә туры килә. Ләкин бу хуҗалык җитәкчелеге авырлыклар каршында каушап кала торганнардан түгел. Үз көчләренә ышанмасалар шундый катлаулы эшне башкара алырлар идеме икән? Шулай ук чит ил тәҗрибәләрен дә файдаланып эшләргә өйрәнәләр. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе Гали Мирзаһит улы Канада, Финляндия кебек илләрдә тәҗрибә туплап кайткан. Алар тәҗрибәне тупас рәвештә күчереп алмыйлар, бәлки, акыл белән үзләрендә сынау аша уңышка ирешәләр. Мәсәлән, эшне башта аз гектарларда башлыйлар. Ел саен орлыкны яшәртү, сыйфатын яхшырту белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә хуҗалык өч сортлы борчак, ике сортлы карабодай, өч сортлы бодай, бер сорт арыш һәм арпа үстерәләр. Алдагы елда карабодайның ике: “Светлана” һәм “Инҗәр” сортларын чәчәргә дип торалар. Хуҗалыкта җитештерелгән орлыкларны мактый-
лар, даны күрше өлкәләргә кадәр барып җиткән. Элиталы сортлы орлыкларны Башкортстан хуҗалыкларыннан тыш, Татарстан, Чувашстан, Киров, Пермь һ.б.өлкәләрдән килеп алалар.
Табигать көйсезлекләренә яңа технологияләр ярдәмендә яраклашалар.
— Табигатьне тиргәүдән файда юк, җир кешесе аның көйсезлекләренә алдан әзер булырга тиеш. Соңгы ике елны гына мисалга алганда, былтыр корырак булды, быел исә айдан артык яңгырлар койды. Бүген без табигать көйсезлекләренә яраклаша беләбез. Орлыкларны алдан яңа препаратлар белән тиешенчә эшкәртәбез. Тамырында чагында үсемлекләрне саклаучы соңгы чараларны кулланабыз,—ди Гали Мирзаһит улы.
Белоруссиядә язгы чәчү юк дәрәҗәсендә икән. Анда яшелчә, кукуруздан башка барысын да көзен чәчәләр. Вәлиев исемендәге хуҗалыкта да соңгы елларда 300-ләп гектарны гына язгы чәчүгә калдыра башлаганнар.
—Агротехник таләпләрне саклап чәчкәндә иген үзенең уңышы белән сөендерә. Бүген гектарыннан 36 центнерга кадәр уңыш биргән басуларыбыз бар. Хуҗалыкның киләчәге — уҗым культураларында,— дип саный хуҗалык җитәкчесе. – Атап әйткәндә, бодайда. Әле арыш хакы түбән, әгәр хакы үсеп китсә, аңа да яраклашачакбыз.
Бодайның хакын 7—9 сумнан сатсалар, суперэлиталы сортлары 13—14 сумга кадәр җитә. Борчак—10 сум торса, аерым элиталы сортлары 25 сум тәшкил итә.
— Борчак әле “модага” гына кереп бара, чөнки аның мәшәкате күп, техникасын да булдырырга кирәк, аны саклау мәсьәләсе дә шактый четерекле,—диде Гали Мирзаһит улы. Әйткәндәй, хуҗалыкта борчак өчен һәр елны мең гектар җир бүленә.
Эшләре җырлап бара, зарланып утырырга вакытлары юк. Маллары кышка каралты-курага кертелгән. Терлекчелек тармагы да районда иң үрнәклеләренең берсе. 286 баш аты бар. Хуҗалык чуар токымлы мал үрчетү белән дә шөгыльләнә. Әле 2270 баш эре мөгезле маллары бар. Һәр көнне диярлек 10 тонна сөт саталар. Гомумән алганда, бүгенге көнгә 2 мең тоннадан артык сатканнар. Хуҗалыкта эшләр гөрләп баргач халкы да мул тормышта шат яши. Вакытында хезмәт хакы түләнә, урак вакытында йөзәр мең сумга кадәр җитә. Малчылык тармагында эшләүчеләрнең дә хезмәте тиешле югарылыкта бәяләнә. Мондый хуҗалыклар булганда республикабызның икътисады — ныклы, табыннарыбыз икмәкле булачак.
...Без хушлашканда кояш офык артында кызарып байый башлаган иде. Шәфәкъ нурлары басу өстен алсу нурга манчыды. Кичке тынлыкта техникалар гөрелтесе яңгырый. Җир йөзендәге иң изге һөнәр иясе — игенчегә — авыр хезмәтендә уңышлар теләп кайтыр якка кузгалдык.
Резеда Кадикова.
Фәнил Абдуллин фоторәсемнәре.
Уфа—Дүртөйле—Уфа.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>