Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Басудагысы түгел, келәттәгесе икмәк

Быелгы ел җиңелләрдән булмады – язгы чәчү эшләрен төгәлләп, мул уңыш алырга өметләнгән игенчене июньдә һәм июль башларында барган яңгырлар тирән борчуга салды. Әмма курыккан эш хәерле була, диләр бит. Шөкер, көннәр ачылып, кояш үзенең бәрәкатле эшен башкару белән игеннәр дә үсте, башаклар да тулышты. Игенче күңелендә яхшы уңыш алуга өмет уянды. Һәм менә ничә көннәр инде республика басуларында туктаусыз эш кайный – урып-җыю эшләре бара.

Урак барышын, гөрләп торган басуларны карап, комбайнчыларны, шоферларның тырыш хезмәтен күреп кайтыйк дип,без Илеш районына, атап әйткәндә, “Илеш” МТСы басуларына юлландык. Безнең белән бергә Илеш район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин, хакимиятнең аналитика-мәгълүмат бүлеге җитәк-чесе Рамил Кәүсәр улы Нуртдинов, “Өмет” гәзитенең якын дусты, БР Дәүләт Җыелышы- Корылтайның аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитет җитәкчесе Рәсүл Үзбәк улы Госманов та юлланды. Әйткәндәй, Рәсүл Үзбәк улы Илеш һәм Дүртөйле районнарыннан сайланган депутат буларак, бу биләмәләрдә авыл хуҗалыгы торышы, урак барышы белән даими кызыксынып тора.
Безгә хәбәр итүләренчә, Илеш районында әле уртача уңыш – 27,1 центнер. Район буенча тулаем җыем – 28 789 тонна. Иң югары уңышны “Урожай” хуҗалыгында алалар – гектарыннан 36 центнер уңыш чыккан. “Ялалов” крестьян-фермер хуҗалыгы да калышмый – гекта-рыннан 35 центнер тәшкил иткән. Шундый ук уңыш алып, районда иң тотрыклы хуҗалыклардан саналган “Ихсанов” КФХы да башкаларга үрнәк булып тора. Бу хуҗалыкның 4646 гектар җире генә булуы күп нәрсә турында сөйли. Фермер өчен бу зур мәйдан!
Район буенча иң күп табыш китерә торган культура дип борчак-ны һәм рапсны атыйлар. Район хакимиятендә урып-җыю эшләре турында сүз чыккач, борчак буенча әлегә кадәр мондый уңыш – гектарыннан 35 центнер – алуы-бызны хәтерләмибез, диделәр.
– Язгы эшләр көзен кайтаваз булып кайта: кем язын җитезлек күрсәтеп, өч көн генә булса да алдан чәчкән, аның көзен барыбер уңышы югарырак була, – дип үз фикерен җиткерде Илеш районы хакими-ятенең аналитика-мәгълүмат бүлеге мөдире Рамил Кәүсәр улы Нуртдинов та. – Быел дымның артык күп булуы аркасында бераз яшелрәк утырган басулар да бар. Әмма көннәр кояшлы, коры торса, үз вакытында өлгәрәчәк ул. Һәр конкрет басуның үзенең конкрет уңыш алу срогы бар, шуны онытмаска кирәк.
“Илеш” МТСы турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Бу хуҗалык бүгенге көндә Илеш районының горурлыгы санала. Табигатьнең көйсез җәенә карамастан, хуҗалык басуларыннан һәр гектардан 38 центнер уңыш алуга ирешкәннәр. Урып-җыю барышын карап кайтыйк дип шушы хуҗалык басуларына юлландык. Солы басуы гөр килеп тора! Без килгәндә комбайнчылар, шоферлар төшке ашка тукталган иде. Кәефләре яхшы, эшләренең көйле баруы күренеп тора.
Илеш” МТСы җаваплылыгы чикләнгән оешма иң алдынгы, көчле хуҗалыклардан санала. Җитәкчесе, район советы депутаты Зарипов Рәвис Газизҗанович, республикада рапс культурасын иң нәтиҗәле үстерүчеләрнең берсе: басуларны, орлыкларны тиешенчә әзерләп, бу җәһәттән ил күләмендәге белгечләр, галимнәр белән хезмәттәшлек итә, аларның фикерен белә. “Ни өчен нәкъ рапс?” дип соравыбызга аның башка культураларга, әйтик, шул ук бодайга караганда бер үк мәйданнан табышны ике тапкырга күбрәк бирә дип аңлаттылар.
Хуҗалык агрономы Вилданов Рәзил бу вазыйфада бер елдан артыграк кына эшләсә дә, хуҗалык эшләренең нечкәлекләрен тоярга, алган белемен, туплаган тәҗрибәсен кулланып, югары уңыш алу өчен бу басуларга күп көч салырга өлгергән белгеч. Рәзил – Исәнбай авылы егете. Агрономлык тәҗрибәсе – ун елдан күбрәк. Без аны эшләр тәмамлануга барган 300 гектар мәйданлы солы басуында очраттык.
– Биредә эш беткәч, башка басуларга күчәчәкбез, – дип планнар белән уртаклашты ул. – Аннан бодай һәм рапс басулары кала. Хуҗалыкта башлыча рапс үстерәбез. Дөрес, ул катлаулы, нәзберек, игътибар таләп итүче культура. Әмма үстерә белсәң, уңышны да мул бирә. Моннан тыш, 2 мең гектар мәйданда бодай чәчәбез, 1 мең гектарда – чиста пар.


БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитет җитәкчесе Рәсүл Үзбәк улы Госманов:
– Бүген республикада урып-җыю эшләре буенча лидерлар исемлеген Чакмагыш районы җитәкли – биредә уңыш гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Икенче урында – Стәрлетамак районы – 34,5 ц, өченчедә – Мәләвез районы – 31 ц. Игенчеләрнең кәефе яхшы, эшләргә теләкләре зур.


– Рәзил, быел урак эшләре соң-лап башланды дип әйтеп буламы?
– Июнь, июль айларында көн-нәрнең ничек торганын күргәнсез-дер. Шуңа да урып-җыю эшләре бераз соңарды. Һава шартлары безне тагын да ныграк тырышырга, җитезрәк булырга, әйбәт көннәрдән шәбрәк файдаланып калырга кирәк-леге турында кисәтте. Һәм без шул темпта эшләргә тырышабыз. Быел салам күп, комбайннарга авырга төшә. Солы гектарыннан – 32,5, арпа – 28 центнер белән бирә. Бодайдан да ким дигәндә гектарыннан 28 центнер көтәбез. Югары уңыш алырга күп көч салынды – ашламалар вакытында кертелде, агулар вакытында сибелде. Техника сынатмый. Кешеләребез җитә. Уңган комбайнчыларыбыз – Умурьянов Александр, Умурьянов Андрей, Фәррәхетдинов Иршат, Качубаев Алексей. Шоферлар Гыйлемханов Равил, Исхаков Вячеслав, Шафиков Рүзил, Хәйрет-динов Фәнүрләр – сыналган, тырыш кешеләр.
– Басуда эш ничәдә башлана?
–Иртәнге сәгать сигездә без басуда инде.
–Кичен ничәгә кадәр эшлисез?
–Анысы һава торышына карап. Чык төшмәсә, 12ләргә кадәр эш туктамый. Чык төшсә, эшне кичен сәгать унда, унберенче яртыда туктатабыз.
– Бүген район игенчеләре кыр культураларын җыеп алуны тәмам-лап килә, – дип әңгәмәгә кушылды Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. – Район буен-ча уңышның гектарыннан уртача 27–28 центнер булуына канә-гатьбез. Бүгенгесе көндә арпа, солы, арыш культураларын җыюны тәмамлап киләбез. Кайсыбер хуҗалыклар бодай культурасын җыюга да күчтеләр. Әле районда алдагы уңышка нигез салына – арыш культурасын чәчүне башладык. 30 мең тонна иген җый-нап өлгердек. Бу – безнең чәчүлек җирләренең биштән бер өлеше.

***
Ындыр табагында да булдык без. Басудан кайткан игенне көрәп, элеваторга озатучы, йөгергәләп эшләп йөрүче кызларны-апаларны күреп, алар белән танышып, хәлләрен белешеп киттек.
– Әле солы кайта. Юеш түгел, сыйфаты әйбәт, – дип сөйләде ындыр табагы мөдире. – Елның елында бер тәртипкә салынган эшне башкарабыз. Техникалар һәм һава торышы гына сынатмасын. Кызлар-апалар ике смена эшли.
Илеш районының тырыш игенчеләренә зур хезмәт салып үстерелгән уңышны югалтмый, кадерләп җыеп алуларын телибез. Аяз көннәр, дәрт-дәрман бирсен үзләренә.

 

Руфина Таҗиева.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.

 

   

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>