Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Иң яхшы бал – Башкортстанда

“Балы тәмлеме?”, “Чәчәк балымы?”, “Карабодайныкы күпме тора?”, “Кайсы якныкы?” Чәршәмбе көнне Уфаның “Акбузат” ипподромы каршысы “баллы” сорауларга һәм җавапларга күмелде. Чөнки биредә бал ярминкәсе үтте. Ул “Һөнәре буенча иң яхшы” Бөтенрусия конкурсының “Иң яхшы умартачы” бәйгесе кысаларында оештырылган иде.

Сатып алучылар, эреле-ваклы банкаларга салынган, кояш нурында ялтырып, үзләренә чакырып торган төрле төр балларны тәмләп карый-карый, кайсысын сайларга икән дип, ярминкәне бер урап чыккач, янә бер тапкыр үтеп, күңелләренә хуш килгәненә тукталалар. Берәүләре, балның хакы белән риза булса, икенчеләре күпсенә. Сатучылар исә, хаклар бер дә югары түгел дип дәлилли. Аңлашыла да: кемнең инде үзенең хезмәт җимешен очсыз хакка сатасы килсен. Өстәвенә, балы йөз проценты белән чын, тәмле һәм экологик чиста булса. Ә югары сыйфатлы продукт алыр өчен йөз кат тиреңне түгәсе бар. Балның төренә карап, 3 литрлы банкадагысын 2 мең сум тирәсенә – кемдер 100-200 сумга кыйммәтрәк, кемдер азрак – тәкъдим иттеләр бу көнне.

Мең чиргә дава булган татлы ризыкны тәмләп караганга кадәр күпме хезмәт салынуын балчы үзе генә беләдер. “Бал ашыйсың килсә, тәү чиратта үзеңә бал корты кебек, хәтта аннан да артык тырыш булырга кирәк”, – диләр “балабыйлар” һәм “балапалар”. Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылыннан килгән Әфгать Хәлитов та: “Үзеңә тырыш булырга кирәк”, – ди. Ул үзе умартачылык белән туганнан бирле шөгыльләнә икән. Һәрхәлдә, үзе шулай дип сөйләде. “Әтием дә, картәтием дә бал кортлары тотты, – ди әңгәмәдәшем. – Бәлки, шуңа да бәләкәй чактан ук умартачылык эшенә тартылганмындыр. Сайлаган һөнәрем дә шул юнәлештә булды. 1978 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтының зоотехник факультетының умартачылык белгечлеген тәмамладым”.

Бүгенге көндә Хәлитовлар 200гә якын умарта тота. “Урманда аерым участок бар, – дип сүзен дәвам итә Әфгать Латыйп улы. – Нектар җыю вакытында умарталарны күчереп йөртәбез. Быел Чиләбе өлкәсенең Әшә районы Миньяр шәһәре ягына барып, юкә балы җыеп кайттык. Аннары Чишмә районында донникта утырдык. Әле карабодайда утырабыз. Көненә 4 килограмм бал килеп тора. Аллага шөкер”. Тормыш иптәше Нәзимә – Әфгать абыйың алыштыргысыз ярдәмчесе. Шулай ук уллары һәм аларның гаиләләре дә ярдәм итеп торалар. Бердәм булып эшләгәнгә күрә, бал да алалар, аның файдасын да күрәләр һәм акчалата табыш алып та куаналар. Хәтта төрле ярыш-бәйгеләрдә дәртләнеп катнашып, мактаулы исемнәр, призлы урыннар алырга өлгерәләр. Мәскәүдә үткән “Алтын көз” конкурсында алтын медаль яулаганнар. Берничә ел рәттән Санкт-Петербургта үткән чарага да барганнар. “Ай ахрында барып, Гран-при алып кайтасы бар”, – ди балабый.

Быел кыш озын булды, җәй салкын килде. Табигатьтәге мондый күренешләр бал кортлары өчен файдага түгел. Яз башында кайсыбер кешеләрнең бал кортлары күпләп үлгәнлеге турында билгеле булды. “Кыш озын булгач, кортларның хәлләре нык яхшы түгел иде”, – ди Әфгать абый да. Шулай да умарталарны тиешенчә тәрбияләп, ярдәм итеп торгач, ярыйсы уңыш алуга ирешкәннәр.

“Кортларга тәрбия кирәк. Көчле кортлар аералар”, – ди Яңавыл районыннан Нәзил һәм Гөлфирә Минәҗевлар. Алар моннан 17 ел элек бер умарта белән эш башлаган булсалар, бүген аларның санын 50-60ка җиткергәннәр. Алар да, калган балчылар кебек үк, берничә төрле бал алып килгәннәр иде.

“Башкортстан – Русиянең баллы төбәге” ярминкәсендә тәкъдим ителән бал һәм аның продуктлары белән Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та танышты, балчылар белән аралашты. Аннары ул ипподром территориясенә үтте. Биредә бу көнне, алда телгә алынганча, “Иң яхшы умартачы” Бөтенрусия бәйгесенең нәкъ кызган чагы иде.

Балдан татлы җиңү тәме

Әлеге бәйгедә катнашырга Уфага илнең 19 төбәгеннән умартачылар җыелды. Адыгей, Дагыстан, Кырым, Марий Эл, Татарстан, Алтай крае, Байкал аръягы, Пермь крае, Калининград, Мәскәү, Новгород, Оренбург, Ульяновск, Пенза, Тула һәм башка өлкәләрдән килүче вәкилләр – барысы да үз төбәгендә һөнәри осталык буенча җиңүчеләр. Башкортстан данын исә Ишембайдан Илгиз Шәнгәрәев яклады.

Бәйге кызу барды. Аның беренче өлешендә теория буенча көч сынаштылар. Монда биология фәне, бигрәк тә бал кортларына кагылышлы сораулар буенча белемле булу зарур иде. Икенче өлешендә исә умартачылык буенча гамәли осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгечеләрне эксперт төркеме белгечләре бәяләде. Һәм бу эш аларга бик җиңелдән бирелмәде. Чөнки катнашучылар һәрберсе җентекле әзерләнгән. Шулай да “Һөнәрендә иң яхшысы” I Бөтенрусия һөнәри осталык бәйгесенең “Иң яхшы умартачы” номинациясендә җиңүче дип, Башкортстан данын яклаучы Илгиз Шәнгәрәев табылды. Ул мөмкин булган 100 баллның 98ен җыюга иреште. Әйткәндәй, Илгиз Шәнгәрәев Ишембай районында крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. 300гә якын умарта тота, чолыкчылыку белән шөгыльләнә, кәрәз, балавыз җитештерү буенча шәхси цехы һәм умарта кирәк-яраклары кибете бар. Икенче урынны, бер генә баллга калышып, Дагыстан Республикасыннан Абдусамат Магомедов яулады. Өченче урынга Адыгейдан Олег Кубиков чыкты.

Бәйге җиңүчеләрен 300, 200 һәм 100 мең сумлык акчалата приз белән бүләкләнде.

2016 ел йомгаклары буенча, республикада 355 мең бал корты гаиләсе исәпләнгән. Ел саен уртача 5-6 мең тонна товар балы җитештерелә. Башкортстанның Русиядә товар балын җитештерүгә керткән өлеше – 7,7 процент, Идел буе федераль округында – 23 процент. Ел саен республикадан читкә 1,5 мең тонна чамасы бал сатыла. Шул исәптән, чит илгә экспортка 400 тонналап китә.

 

Ни сәбәпле Уфада?

Әлеге конкурсның нәкъ Уфада үткәрелүенең сәбәбе дә бар. Ул Русиянең 2021 елда “Апимондия” умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе үткәрәчәк 47нче конгрессын Башкортстанда уздыруга гариза бирүе кысаларында үтте. Федераль дәрәҗәдә оештырылган бәйгедә “Апимондия” Халыкара федерациясе президенты Филип Маккейб, оешманың генераль сәркатибе Рикардо Джаннони-Себастианини, Русия умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов һәм башка рәсми вәкилләр дә килгән иде. Алар дөнья дәрәҗәсендәге чараны үткәрүгә Башкортстанның мөмкинлекләрен бәяләде. “Без хәзер 2021 елда республикада бөтендөнья умартачылар форумын үткәрү өчен көрәшәбез”, – диде бу уңайдан БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Әйтергә кирәк, бу көнне республика дәрәҗәсендә чолыкчылар, яшь умартачылары, умартачылар нәселе, умартачы хатын-кызлар конкурслары да үтте. Бездә умарта эшенә яшьләрнең дә кызыксынуы зур булуын чит ил кунаклары югары бәяләде.

Филип Маккейб: “Башкортстанда бал югары сыйфатлы. Күп илләргә бу дәрәҗәне узып китү авыр булачак. Халыкара базарда ышаныч яулау өчен башкорт балының мөмкинлеге бик зур”.

 

Йомгаклап

Бал инде күп еллар буена Башкортстанның визит карточкасы – йөзе булып санала. Галимнәр әйтүенчә, тәме, дәвалау сыйфатлары һәм микроэлементлар составы буенча республика балына дөньяда тиңнәр юк. Бу, әлбәттә, Башкортстан табигатенең үзенчәлегенә бәйле.

Борынгы фикер ияләре балны гомерне озайтучы һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халыкларда да киң кулланылган. Табигатьтә микроэле­ментларга балдан да бай продукт юк. Аның составында 300дән артык матдә, 30 микроэлемент бар. Ә иң күп микро­элементлар – карабодай балында.

Сер түгел, бүген базарда балның нинди төрен генә сатмыйлар. Аның сыйфатын тикшереп карау өчен, агач кашыкка салып, агызырга кушалар. Ул җайлап кына сузылып агып торырга тиеш. Өлгермәгән бал булса, ул туры гына акмый, өзелеп торачак, дигән киңәшләре белән дә бүлеште бу көнне балчылар.

Язгөл САФИНА.

Фәнил АБДУЛЛИН фотосурәтләре.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>