Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Җәй дә үтеп бара...

Быел су керү сезонын күпләр ачып тормый гына япты, дисәк тә буладыр. Чөнки су коену сезоны рәсми рәвештә июньдә ачылды дип игълан ителсә дә, су керерлек көннәр булмады, диярлек.

Җәй башының салкын һәм яңгырлы булуы сәбәпле, кешеләр су коенырга йөрмәде. Пляжда кызынып яту түгел, җылы киемнәргә төренеп йөрдек. Июльнең икенче яртысыннан соң эссе көннәр булды-булуын, әмма төннәр салкын тору сәбәпле, кайсыбер елгаларның суы артык җылына алмады. Шуңа су коенырга баручыларның бәгъзеләре кояшта кызыну белән генә чикләнде. Шулай да, берничә көн генә торган эссе көннәрдә су кереп калучылар булган. Һәрхәлдә, социаль челтәрләрдәге фотолардан елга-күл буйларында ял итүчеләрне күрергә мөмкин.
Гади халык коенырга да рәт юк дип уфтанса, коткаручылар мондый һава шартларына, киресенчә, сөенгәндер. Хәер, кешеләр су керсә дә, кермәсә дә, алар ял итәргә рәсми рөхсәт ителгән урыннарда көн саен иртәнге 11дән кичкә кадәр кизү торырга тиеш. Әйткәндәй, су керү сезоны август башында ябыла дип исәпләнсә дә, коткаручылар әлеге айның соңгы көненә кадәр дежур итәчәкләр. Ә аларга эш салкын җәйдә дә җитәрлек. Ни кызганыч, быелгы кебек салкын-яңгырлы җәйдә дә суга батып үлүчеләр саны аз түгел. Мәсәлән, Мәләвез районындагы Иштуган күлендә 25 яшьлек ир һәлак булды. Әлшәй районының Трунтаиш авылындагы су керүгә махсус җайланмаган буада 10 яшьлек малай батып үлде. Гомумән, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән алган рәсми мәгълүматларга караганда, республика сулыкларында агымдагы су керү сезонында 24 кешенең гомере өзелгән, ә ел башыннан исәпләгәндә, 28 кеше су корбаны булган.

Үзебез гаепле

Бәхетсез очракларга күз салсак, аларның барсы да диярлек кеше факторына кайтып кала. “Бәхетсез” дип аталган вакыйгалар статистикасы саннарына карасак, юл-транспорт һәлакәтләре һәм янгыннардан кала, суда үлүчеләр саны өченче урында килә.
Төп сәбәпләрнең берсе – рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену. Кешеләр кайчак, алдын-артын карап та тормый, якындагы сулыкка чума. Кайда инде аның рөхсәт ителгәнме-түгелме икәнлеген уйлап тору. Нәкъ әнә шундый билгесез урыннарда күпләр бәлагә тарый да инде. Уйлап җиткермәү, саксызлык нәтиҗәсендә кайвакыт гомерең белән түләргә туры килә.
Быел республикада су керергә рәсми рөхсәт ителгән 82 пляж теркәлде. Аларның 11е – Уфада. Эшләп килүче пляжлар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында тора. Ләкин, төптән уйлап карасак, республика өчен 82 пляж аз түгелме? Ярый, Уфа халкы өчен су коенырга дистәдән артык урын тәгаенләнгән. Ә калган 71 пляжны башка шәһәр-районнарга бүлсәк, һәрберсенә 1-2 генә туры килә. Димәк, авыл халкы, телиме-юкмы, үзенә якын елга-күлгә йөрергә мәҗбүр була. Анда инде, билгеле, коткаручылар саклап утырмый. Гомумән, республикада халык күпләп йөргән, җиһазландырылмаган 400дән артык су керү урыны барлыгы билгеле. Шуңа шәһәр-район хакимиятләренә бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр байтак әле.
Кеше гомерләрен өзгән төп сәбәпләрнең тагын берсе – исерек килеш су керү. Безнең илдә һәммә бәлаләрнең диярлек башы аракыга барып тоташа. Ни кызганыч, соңгы чорда су буйларында ял итүчеләр, хәмер кулланып, кәеф-сафа корырга күнегеп китте. Берәүләре эссе көнне су коену белән салкын сыра чөмерүне аерылгысыз гамәлләр итеп исәпли. Икенчеләре уттай кызу көнне дә 40 градуслы “шайтан суы”н читкә куймый.
1 август көнне 27 яшьлек бер ир-ат Уфимка елгасын йөзеп чыгарга уйлаган. Әмма елганың уртасына җиткәндә бераз салмыш егетнең хәле бетә башлаган. Икенче очракта хәмер капкан 40 яшьлек ир кеше үзенә һәм дусларына Агыйдел елгасын аркылы йөзеп чыга алуын исбат итәргә тырышкан. Ә 54 яшьлек хатын, Агыйдел елгасын йөзеп чыга алам дип, ахирәте белән бәхәсләшеп, елга уртасына кадәр җиткән. Ләкин хәле бетеп, агым белән агып китә. Ярый әле бар очракта да коткаручылар ярдәм итә алган. Ә бит әлеге хәлләрнең ахыры бик аяныч тәмамлануы да мөмкин иде.
Әйе, хәмер йоткан кешегә диңгез – тубыктан. Суның салкынмы-түгелме икәнлеге дә мөһим түгел. Батыраеп китеп, суга сикерәләр. Нәтиҗәдә хәлсезләнгән тәнне су астында көзән җыерырга мөмкин. Ераккарак йөзеп кереп киткән кайберәүләрнең аннан инде башкача әйләнеп кайтмау очраклары да аз түгел...
Суга батып үлүчеләр исемлегендә тагын бер җанны өшетә торган күренеш – балаларның су корбаннарына әверелүе. Монда төп җаваплылык – әти-әниләр, өлкәннәр җилкәсендә, әлбәттә. Карап бетермәү, күз уңыннан ычкындыру аркасында ел саен елга-күлләрдә әле яшәргә дә өлгермәгән җаннар өзелә. Сабыйларны караучысыз калдыруның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Кызганычка каршы, балаларда курку хисенә караганда кызыксыну көчлерәк шул. Июль ахырында Авыргазыда булган хәлне генә искә төшерик. 8 һәм 9 яшьлек кызлар Өршәк елгасында батып үлде. “Кыргый” пляжга су керергә барган кызларны көчле су агымы алып китә...
Сулыклар корбанына әйләнүнең болардан башка да сәбәпләре байтак. Әҗәлеңне табарга ялгышлык та этәрергә мөмкин. Әйтик, эсседән кинәт салкынга керү сәбәпле көзән җыеру, тирән суда йөрәкнең кинәт какшап китүе, паникага бирелү, ярдан сикереп, төпкә баш белән бәрелү һ.б. Шуңа да, суга батып үлүчеләрнең статистикасы ел саен яңарып тора. Әле бер җәйнең дә су корбаннарыннан башка узганы юк. Хәтта салкын җәйләрнең дә...

Оешкан яллар

Соңгы елларны мөмкинлекләре булганнар ял итү базаларына йөрүне үз итә башлады. Андый урыннар республикада байтак. Туроператорлар билгеләвенчә, бигрәк тә Абзак, Павловка, Ирәмәл кебек курорт зоналары күпләрне әсир итә. Кандракүл, Асылыкүл, Яктыкүл, Нөгеш күле кебек сулыклар да – халыкның яраткан ял итү урыннары. Ростуризм мәгълүматлары буенча, экологик маршрутларга өстенлек бирүче сәяхәтчеләр саны соңгы 2 елда 10 процентка арткан. Ә “Кандракүл” милли табигый паркы экологик туризмның иң популяр юнәлешләренең берсе дип билгеләнде.

Әйткәндәй, быел Кандракүлдә ял итүчеләр күпме булган икән? Шушы сорау белән БРның аеруча саклана торган табигый территорияләре буенча дирекциясенә караган “Кандракүл” табигый паркының директор урынбасары Локманов Айдар Кәшфулла улына мөрәҗәгать иттек:
– Безнең эш, әлбәттә, һава шартларына бәйле, – дип сүзен башлады ул. – Җәйнең салкын килүе үзен ярыйсы сиздерде. Узган елгы сезонда (10 июньнән 31 августка кадәр) 98 мең кеше Кандракүлдә ял иткән иде. Быел әлегә бу сан 34 800гә якын. Ял итүчеләрнең күпчелеген республика халкы тәшкил итә. Шулай ук Татарстан, Самара, Оренбургтан күпләп киләләр. Себердән туган якларына кайтып, бездә ял итеп китүчеләр дә шактый.

Республика эчендә туризмны үстерү кирәклегенә БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов та басым ясый. “Бүген бик күп халык республика территориясе буенча сәяхәт итә. Алар барысы да ял итәргә, табигатьнең матурлыгын күрергә тырыша. Без туристик кластерлар өстендә эшлибез. Этнотуризмны да, агротуризмны да һәм сәнәгать туризмын да үстерербез дип уйлыйм. Болар барсы да кызыклы юнәлешләр”, – дигән иде ул.
Бу чакта инде чит илләрдә түгел, ә республикада ял итәргә теләүчеләр саны тагын да артыр иде. Ә әлегә мөмкинлекләре булганнар, хәтта акчалары булмаган кайсыберләр, кредитлар алып, диңгез ярларына ашыга. Быел Төркиягә юл ачылгач, бик күпләр шул илгә юл тотты. Кырым белән Сочи тарафына юлланучылар да бихисап. Ни дисәң дә, кояшта кызыну, диңгездә су коену теләге һәркемдә дә бардыр, мөгаен. Әмма экзотик илләрдән йогышлы чирләр алып кайту куркынычы да бар. Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина әйтүенчә, бүген республикадан ике кеше чит илләрдән чирләп кайткан. Берсе – денге лихорадкасы, икенчесе малярия йоктырган. “Әлеге чирләрдән махсус иммун профилактикасы юк, шуңа без хәвеф турында кисәтә генә алабыз”, – ди ул. Бигрәк тә Вьетнам, Шри-Ланка, Таиланд һәм Һиндстан йогышлы чирләр йоктыру мөмкинлеге зур булган илләр дип санала.

Нәтиҗә

Әйе, ял итү – күңелле. Ял итәргә кирәк. Юкка гына отпуск бирмиләр. Физик яктан да, рухи яктан да кешегә ял кирәк. Әмма ял итү бар дөньяңны оныту дигән сүз түгел.
Бәла аяк астында гына. Шуңа чит илләргә чыкканда да, үзебезнең елга-күлләр буенда ял иткәндә дә саклану чаралары турында онытырга һич ярамый. Быелгы кебек салкын җәйнең дә югалтусыз һәм чирләрсез үтмәгәнлеген күрәбез. Ә бит бездән гап-гади булган кагыйдәләрне үтәү генә таләп ителә.

Язгөл ЮНЫСОВА.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>