Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Табиб язмышы

 

Берәүләр, язмышлардан узмыш юк дисә, икенчеләр, үз язмышың үз кулыңда, ди. Бер-берсенә капма-каршы тоелган бу фикерләрнең икесендә дә хаклык бар.
Язмыш җилләре адәм баласын кайчак һич уйламаган тарафларга илтеп ташлый, хыялында да йөртмәгән һөнәр иясе итә, тормыш кыйбласын билгеләр шәхесләр белән очраштыра, дуслаштыра. Бусы инде – тәкъдир, маңгаеңа язылганы.

Тормыш зилзиләләренә бирешми, адашмый, барыр сукмагын таба алган кеше язмышы дилбегәсен үз кулларына ала. Хәзер инде барысы да аның үзеннән тора: аның акылына, намусына, тырышлыгына, кешелеклелек сыйфатларына бәйле. Тәкъдир сызган тормыш юлын башкаларны сокландырырлык матур, чагу итеп, илгә, халыкка игелекле хезмәт күрсәтеп, мәгънәле үтә алганнар зур шәхескә әверелә. Күренекле табиб Марат Идият улы Сәетовны һич икеләнми шундыйларның берсе дип атарга була. Саулык саклау өлкәсендә 45 елга якын эшләгән бу шәхеснең исеме республикабызда гына түгел, аннан читтә дә киң билгеле. Ә шушы дәвер эчендә ул дәвалап савыктырган кешеләрнең санын исәпләп чыгару мөмкин түгел. Аларның шатлыклы күз яшьләре аша аңа әйткән рәхмәт сүзләре бер түгел, ун гомергә җитәрлектер.

Марат Идият улы да медицинага тәкъдир кушуы буенча килә. Табиб булырмын дигән уй бала чагында ике ятып бер төшенә дә керми аның. Әтиләренә охшап балаларның барысы да математиканы шәп беләләр. (Әйткәндәй, Марат абыйның бер энесе Раил бүген математика- физика фәннәре докторы.)
–Мин математиканы су кебек эчә идем. Мәсьәләне тәүдә мин чишәм, аннан бөтен класс миннән күчерә торган иде, – дип шул чакларны искә ала табиб.
Ләкин сигезенче класстан хәл кискен үзгәрә. Туган авылы Өршәкбаш Карамалыда мәктәп җидееллык кына була. Марат абый җиденчене бетергән елны ул сигез класслыга, аннан – тугыз, аннан – ун, аннан унбер класслыга әверелә. Балалар күп, сыйныфлар саны арта, ә укытучылар җитешми.
Бер укытучы әллә ничә фәнне укытырга мәҗбүр. Билгеле ки, шундый шартларда сыйфатлы белем алу турында хыялланырга гына кала.
Иң яраткан фәне математика да чиле-пешле генә укытыла башлый. Арытабангы язмышлары ничек булып бетәр иде икән, бәхетләренә, унынчы класста укыганда мәктәпкә практика үтәргә ике яшь кыз килә. Алар үз фәннәрен – физиканы һәм химияне төпле, мавыктыргыч итеп укыталар. Унберенче класска күчкәндә ВУЗга керү белешмәсе белән танышкач, Марат абый үзенең я авыл хуҗалыгы институтына, я медицина институтына гына керә алачагын аңлый. Чөнки физика белән химиядән генә белеме төпле.Ул медицина институтын сайлый.
– Медицина институтына керү имтиханнарын физикадан да, химиядән дә татарча бирдем. Икесен дә бишлегә. Әнә шулай үземне медик булырга күндердем, – ди Марат Идият улы хатирәләргә бирелеп. – Гаиләдә бердәнбер табиб мин. Кем белә, әгәр мәктәбебездә сызым белән математиканы яхшы укыткан булсалар, бәлки, инженер һөнәрен сайлаган булыр идем.
Ләкин язмыштан узмыш юк. Марат Сәетовка нәкъ медицина өлкәсендә эшләргә насыйп булган. Үкенми ул моңа. Гомере кешеләр сәламәтлеге хакына хезмәттә үткәнгә чиксез горурлана. Табиб язмышы җиңелдән булмаса да, мактаулы, игелекле. Аның казанында кайнаган кеше генә бу халәтне тоя аладыр. Марат абыйга, кем әйтмешли, тормышның төбеннән күтәрелергә, дәвалар өчен шартлары да булмаган авыл җирлегендә эш башларга туры килә.
Институттан соң Плесецкидагы ракета гаскәрләре частендә хәрби врач булып хезмәт иткән чагы. Курсташ дусты Фәнәви Газизовтан хат килеп төшә. Тәтешле район хастаханәсенә баш табиб итеп үрләткәннәр икән үзен, армиядән туп-туры үзе янына эшкә кайтырга чакыра. Яшь чак – тәвәккәл чак, ике уйлап тормый ризалаша Марат Идият улы. Әнә шулай 1973 елның яңгырлы пычрак көзендә яшь белгеч ап-ак костюмнарда Тәтешлегә килеп төшә.
Урман төпкелендәге Бигәнәй участок хастаханәсенә тәгаенлиләр аны. Чын мәгънәсендә чирканчык алу, чыныгу мәктәбе була биредә эшләү. Теш ямау һәм операция ясаудан тыш, бөтен төр медицина хезмәтләрен дә үзенә башкарырга туры килә.
– Гадәти шартлар да юк. Еш кына уты сүнеп җәфалый. Елына иллегә якын ана бәбили иде. Ходай саклагандыр, күрәсең, бер үлем очрагы да булмады. Ләкин болай ярамаганлыгын җаным-тәнем белән аңладым. Яшь әниләр, яңа туган бәбиләр гомере өчен куркыныч иде мондагы шартлар. Шуңа күрә дүрт елдан Тәтешле район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп тәгаенләгәч, райкомның беренче секретаренә кереп сораган тәүге үтенечем участок хастаханәләрендәге бала табу бүлекләрен яптыру булды. Шөкер, беренче секретарь мәсьәләнең асылын аңлады, авылларда бала табу бүлекләрен ябарга рөхсәт бирде. Махсус машина беркетеп, авырлы әниләрне бала табарга үзәк хастаханәгә китерә башладык. Иң сөендергәне шул булды: безнең башлангычны өйрәнеп, Сәламәтлек саклау министрлыгы берникадәр вакыттан соң махсус фәрман белән барлык районнарда да участок хастаханәләрендәге бала табу бүлекләрен япты.
Моннан дүрт дистә ел элек булган шул чакларны исенә төшереп Марат абый канәгать елмаеп куйды. Шул мәлдә кыю адым ясап дөрес эшләгән бит. Тоташ медицина өлкәсендә борылыш ясаган. Иң мөһиме, кешеләр хәвефсезлеге хакына.
Дөресен әйткәндә, ул чорда район үзәк хастаханәсенең үзендә дә шартлар яхшыдан булмый. Биналары агачтан, суык. Җитмәсә, төрле җирдә урнашкан. Подвалга койкалар урнаштырып булса да, шуларны бер урынга туплауга ирешә Марат Идият улы. Аннары җылылык үткәреп, аларга үз көчләре белән ремонт ясыйлар.
Санитар машиналары өчен кирпечтән гараж төзетә. Ашханә салдыра. Баш табиб башы белән төзекләндерү, үзәк дәваханәнең дәвалау шартларын яхшырту эшенә чума. Тәтешледә булмаса, Уфага чаба, хәтта күрше Пермь өлкәсенә барып төзелеш, медицина кирәк-яракларын хәстәрләп кайта.
Ләкин үзенең иң беренче чаратта табиб икәнлеген дә онытмый. Авыруларны кабул итә, дәвалый. Тәтешле районында кардиолог бөтенләй булмый, авырулар Балтачка йөрергә мәҗбүр. Шушы хәл Марат Идият улының җанына тынгы бирми.
Сәламәтлек саклау министрлыгына хатлар юллап, кардио тикшерүе үткәрү җайланмаларын кайтаруга ирешә. Ул аппаратларда эшләрлек белгеч булмауга да аптырамый, өйрәнеп, үзе авыруларга тикшерү үткәрә башлый. Һәр нәрсәгә өлгерә. Район җитәкчелегенә дә сүзе үтә. Абруе зур була баш табибның.
Халык та хөрмәт итә үзен. Җиң сызганып эшләргә дә эшләргә. Әмма язмыш галиҗанәпләре тормыш сукмагында янә кискен борылыш ясый. Көннәрдән бер көнне Миякә районының беренче секретаре шалтыратып: – Чит җирдә озак эшләдең. Җитәр, туган ягыңа кайт. Син безгә кирәк, – ди. Ун ел буе бергә эшләп өйрәнгән коллективны, Тәтешлене ташлап китәсе килмәсә дә, шактый уйланганнан соң Миякәгә кайтырга ризалык бирә. Әти- әнисе дә олыгая, аларга якын булырмын дип тә уйлый ул.
Зур тәҗрибәгә ия баш табиб Миякәдә дә шул ук дәрман белән эшен дәвам итә, яңа дәвалау корпусы төзетә.
Ашыгыч ярдәм машиналарын авылларга да йөртүне җайга сала. Югыйсә, авырулар элгәре район үзәгенә очраклы машиналарга утырып килергә мәҗбүр булган. Марат Идият улы туган ягында да шул ук принцип белән эшли: тиешле медицина ярдәмен һәркем алалсын, хәтта иң төпкел авылларда яшәүчеләр дә. Миякә районының медицина базасын ныгытуга күп көч сала баш табиб. Туган районым, туган халкым, шушында пенсиягә чыкканчы эшләрмен дип уйлый ул. Тик бер очрак янә барсын да үзгәртә дә куя.
Узган гасырның туксанынчы еллар уртасы. Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе баш табибы Марат Шакир улы Сәетов Миякәдән депутат булып сайлану нияте белән районга килә.
– Адаш, ничек уйлыйсың, сайлана алырмынмы? – дип сорый ул Марат Идият улыннан.
– Һичшиксез үтәчәксез.
– Ай-һай, бик ышанычлы әйттең. Каян беләсең? – ди аптырап Уфа кунагы.
– Исемебез дә, фамилиябез дә бер үк.
Районның ярты халкы сез дип, яртысы мин дип тавыш бирәчәк.
Бер ай дәвамында Миякә районы авыллары буйлап очрашулар үткәреп йөриләр. Нинди генә дәгъвалар белдерми халык. Әмма медицина хезмәте начар оештырылган дигән бер генә канәгатьсезлек сүзе дә яңгырамый.
Олы Кәркәле авылындагы очрашу бүгенгедәй хәтерендә уелып калган. Җыелыш инде тәмамланды дигәндә бер апа кул күтәреп урыныннан тора да урак мәлендә улының ничек комбайнга кысылып имгәнүе турында сөйли башлый. Хәзер врачларны тирги башлар инде дип көтә Марат Идият улы. Әмма апа көтелмәгән нәтиҗә ясый:
–Ашыгыч ярдәм машинасы район үзәгеннән басуга 15 минутта килеп җитте, ә милицияне көн буе көттек. Врачлардан үрнәк алсын иде алар.

Миякә халкы врачларның эшеннән кайда да канәгатьлек белдерә. Республика клиник хастаханәсе баш табибы Марат Шакир улы Сәетов башка көндәшләрен күпкә артта калдырып җиңеп чыга һәм... адашын Уфага үзенең урынбасары итеп эшкә чакыра. Унике ел, 2008 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр шушы вазифаны башкара Марат Идият улы.
Җитәкчеләр алышына. Үзен Уфага чакырып китергән адашы Марат Шакир улы да күптән вафат була. Әмма Марат Идият улын берсенең дә эштән җибәрәсе килми. Менә ун елга якын инде ул биредә статистика бүлеген җитәкли. Оештыру, документация эшләренең күбесе аның иңендә. Баш табиб урынбасары ялга яисә командировкага киткәндә урынына Марат абыйны калдыра. Ышанычлы. Эшне белә.
– Мин һәр кушканны намус белән үтәргә күнеккәнмен. Тиргәгәннәрен, миңа тавыш күтәргәннәрен өнәмим. Гомумән, эшләү дәверемдә аңа сәбәп бирмәдем, – ди Марат Сәетов эчке бер горурлану белән.
Марат Идият улының кабинетыннан кеше өзелми. Табиблар да, шәфкать туташлары да керә. Авырулар да еш ишек шакый. Марат абый аларны үзенә генә хас йомшак елмаю белән каршы ала, аһ-зарларын тыңлый, тиешле кабинетларга шалтыратып белешә, юллый. Һәркемгә ярдәм итәргә тырыша ул. Кешеләр монда тикшерелергә, дәваланырга йөзәр чакрым юл үтеп килгән бит.
Авыруны сезнең кебек тыңлый, аның хәленә керә белгән табиблар сирәктер бүген, Марат абый, – дидем бер очрашуыбызда.
– Гадәттә, авырулар табибларның дорфалыгына зарланучан. Бу сыйфатлар нәрсәдән килә?
– Холык тумыштан киләдер ул . Әмма табиб хезмәтен сайлагансың икән, этиканы үтәргә бурычлысың. Табиб үзенең төп бурычы авыруларны дәвалау икәнен онытмаска тиеш. Чын табиб – психолог та, артист та ул.
Югары технологияләр заманында яшәсәк тә, диагноз куйганда авыру белән аралашу, сораштыру мөһим. Арабызда тупас, тәккәбер белгечләрнең булуы һөнәребезне бизәми. Андыйлар һәр өлкәдә бар, – диде ул.
– Ә шулай да, гел авырулар белән эшләү җиләтә торгандыр. Көн буена аһ-зар, уфтану, сыкрану... Боларга түзәргә дә кирәк бит.
–Шул һөнәрне сайлагач түзәсең инде. – Марат абыйның елмаюлы йөзе җитдиләнеп киткәндәй тоелды. – Врачларда һөнәри яну дигән нәрсә бар. Чирлеләрнең шул аһ-зарыннан алар кайчак нык җили. Шуннан котылу, ял итү чараларын эзлиләр. Кемдер юанычны урманда гөмбә җыеп таба, кемдер балыкка бара, сәяхәткә чыга. Яшьрәк чакта мин ауга йөредем. Бигрәк тә Тәтешледә эшләгән чагымда нык мавыктым. Андагы калын урманнар кыргый җанварларга бай иде. Берзаман шулай районны бүреләр басты. Өерләре белән авылга кереп сарыкларны кыра башладылар. Уфадан махсус рәвештә аучылар чакырып китердек. Алар миңа улап бүреләрне чакырып китерү ысулын өйрәтте. Соңыннан үзем дә шул рәвешле 13 бүре атып алдым. Аларның саны нык азайды, авыллар иркен тын алды.
Аучы дигәч тә, ул бит җәнлек атып йөрүче генә түгел. Мылтык асып урманнан урап кайту күңелгә ләззәт, җанга ял бирә, иммунитетны ныгыта.
Талантлы кеше бар яклап та талантлы була дигәннәре Марат Идият улына да тап килә. Буш вакытларында бар дөньясын онытып иҗат дәрьясына чума ул. Башта аучы маҗаралары турында кечкенә хикәячекләр яза. Алар матбугатта басылып, укучыларда зур кызыксыну уяткач, чәмләнеп зуррак әйберләр язарга җөрьәт итә. Балачак хатирәләре, авылдашлары белән бәйле кызыклы хәл-вакыйгалар Марат абыйның тылсымлы каләме белән мавыктыргыч сурәтләмәләргә әверелә. Кыска итеп, сүзнең тәмен, мәгънәсен тоеп яза ул. Һәр кечкенә хикәядә тулы бер язмыш, олы бер вакыйга. Шушы язмалар бергә тупланып “Агач сәгатьләр”, “Иске йорт”, “Ак елан теше” исемле китаплар булып дөнья күрде.
Безнең “Өмет”челәр, аның күпмеңләгән укучылары өчен Марат абый күптән үз кеше. Озак еллар дәвамында “Өмет” табибы” рубрикасын алып баручы буларак та яхшы беләләр аны. Укучыларыбызның теге яисә бу авыруга кагылышлы сорауларына һәрчак төпле җавап бирә ул. Чирне дәвалауга караганда искәртүе мең артык икәнен яхшы аңлый табиб. Бу эштә матбугатның ролен югары бәяли, мөмкинлектән киңрәк файдаланып калырга омтыла.
Гомумән, иҗат кешеләренә зур хөрмәт белән карый Марат Идият улы. “Без – табиблар, тәнне савыктырсак, сез – иҗат кешеләре, рухны дәвалыйсыз”, ди ул. Әлбәттә, бу аның үзенә дә кагыла. Иҗат итүче табиб тәнне дә, җанны да дәвалый.
–Язмышыма рәхмәтле мин, табиб иткәне өчен. Кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен, –ди Марат Идият улы тормышыннан, башкарган эшеннән канәгатьлек кичереп.
Афәрин, Марат абый! Афәрин, табиб! Савыгырга өмет иткән, Сездән ярдәм көткән мохтаҗлар күп әле бу дөньяда. Тәннәрне, җаннарны дәвалар сезнең кебек чын табиблар кирәк әле илебезгә.
Үзегезнең башкаларга кирәклегегезне тоеп озак яшәргә насыйп булсын, диясе килә матур юбилеегызны каршылаган бу көннәрдә. Кешеләр сәламәтлеге сагында торудадыр табиб язмышы.
Рәдис Ногманов.
Фәнил Абдуллин фотосы.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>