Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Чакмагышта Гаилә елы «Игезәкләр-бизәкләр» бәйрәме белән ачылды

Без тормышны үзебез бизәп яши белүебез белән бәхетлебез. Бер очрашып, аралашып, тыйнак кына уйнап-җырлап алу да күңелне шулкадәр баетыр, рухландырыр көчкә, ия.
Күңел җылысы салып оешты-рылган чаралар гадәти тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, кешегә үзенең кадерле бер зат булуын искә төшерергә ярдәм итә. Игътибар, хөрмәт билгесе тойганнарның күңел канатлары ныгып китә, яшәү дәрте арта. Ә кеше җиргә яшәргә, яшьнәргә килә. Чакмагышта гөрләп үткән “Игезәкләр-бизәкләр” бәй-рәме әнә шундый рухны баета торган чара булды. Күпләрне илһамландырды ул. Бер шатлыкны ике иттеләр. Игезәкләр бәйрәме булганга да шулай килеп чыкты ул, минемчә. Ике тамчы судай бер-берсенә охшаш, бер вакытта туган, бер җирдә яшәүче һәм эшләүче дә гадәти булмаган туганнар – игезәкләр – арасында булу үзе бер кызык, “дежавю” дип әйтерлек иде...
Гаиләдә бала туу – иң истәлекле вакыйга, иң зур бәхет ул. Ә инде берне көткәндә ике сабый туса – монысы икеләтә шатлык, икеләтә бәхет һәм икеләтә җаваплылык. Хәзер исә бармакларына кадәр санап, туасы көне-сәгатен әйтеп бирәләр. Карында яткан сабый бик хәйләкәр генә булмаса, малай көтәргәме, кызмы – беләбез. Иге-зәкләр көтүчеләрнең дә сере шунда ук ачыла. Элек кем һәм ничә бала туасын алдан белмәгәндә бигрәк тә кызык иде ул.
Чакмагыш районында 2005 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр 29 пар игезәк туган. Узган ел “Чаткылар”да дәвам иткән “Игезәк-ләр-бизәкләр” конкурсында район-нан алты пар бизәк катнашты. Бакчага йөрүче 4 парны бәйгегә үзәк китапханә кызлары тәкъдим итте. Китапханә мөдире, “Ак калфак” һәм район хатын-кызлар советы җитәкчесе, актив җәмә-гатьче Эльвира Әхәт кызы Газизова җитәкчелегендә дәртләнеп эшләүче сәләтле хезмәткәрләр берсе дә читтә калмый, шушы күңелле чараны оештырды. Бәйрәмгә 18 (!) пар игезәк килгән иде. “Кояшкай”, “Шатлык”, “Әкият” балалар бакча-сында тәрбияләнүчеләр, гимназия һәм мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары кечкенәләр төркемен тәшкил итте. Бөтен игътибар аларда булды. Сабыйларның холык-гадәт-ләре, кыланышлары, охшашлыклары – бар да кызык иде.
Кайбер игезәкләр бик охшаш була, ә кайсыберләре бер-берсеннән йөз чалымнары белән аерыла. Әмма алар һәркайсы аерым кеше бит. Үрнәк китапханәсе хезмәткәре Зөлфия апа Низамованың игезәк оныклары, мәсәлән, икесе ике вакытта йоклый, ике вакытта елый икән... Шулай итеп, без дә китапханә хезмәткәре Гөлнур Сая-пова оештырган уеннар вакытында сабыйларның кайсысы ботка, кайсысы токмачлы аш һ.б. яратуын белдек. Бу кадәр игътибар, караш-лардан бераз аптырап калган сабыйларны (иң кечкенәләре 2,5 яшьлек иде) берләштереп, бәйрәм ясап, ял иттерде ул. Берсе елаган, берсе көлгән, шаярган игезәкләрне (бу эмоцияләр дә игезәк иде) җыеп, дәртләндереп, аларны ике командага бүлеп уйнаткан Гөлнур тәрбияче ролен бик яхшы үтәп чыкты.
Ахырда “Чаткылар”да катна-шучыларга үз бүләкләребезне тапшырсак, китапханә хезмәт-кәрләре сабыйларга тәмле күчтә-нәчләр, Габдулла Тукай әкиятләре язылган дисклы матур китаплар бүләк иттеләр.
Уртанчы төркем игезәкләр мәктәп һәм СПТУ укучыларын берләш-терде. Алар белән бәйрәм өлешен Илсөяр Әһәдуллина апалары оештырды. Бу игезәкләр дә бик үзенчәлекле, җор телле, сәләтле булып чыкты. Азалия белән Алмаз Сәлимовлар гитарада матур уйный. Лира һәм Лида Бакировалар сөйкемле, шаян һәм бик татулар. Безнең конкурста катнашкан Дилара белән Динара Нәбиул-линалар ике тамчы су кебек охшаш булгач, берсе өчен икенчесе җавап биреп, укытучыларын шаяртканнар икән. Бәйрәм барышында менә шундый кызыклар ачыкланды.
Чакмагыш якларында моң чишмәсе мулдан. Сәләтле игезәк яшьтәшләрен котлап, Ильяс Гай-саров дигән яшь дустыбыз “Санду-гач” җырын Фирдус Тямаев көнләшерлек итеп җырлады.

Без – игезәкләр!
Бер беребезгә шундый
охшаганбыз,
Аера алмый хәтта якыннар.
Бергә үстек, бергә булгач,
Куркытмады сынау, ялкыннар.
Без бит икәү, куллар – кулда,
Йөрәкләр дә тибә бер булып.
Терәк булып яшик әле шулай,
Бизәкләре булып тормышның.
Бу шигырь юллары игезәк ханымнарга атап язылган кебек яңгырады. Урта яшьтәге 4 пар залга җыр-моң, күңелле кәеф алып килде.
Тумышлары белән бөек җырчы-быз Илфак Смаков туган Рапат авылыннан Лена һәм Лида Баты-ровалар үзләре дә җыр-моңга әвәс икән.
Икесе дә бер төрле һөнәр сайлап, гомерләрен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган, ике тамчы су кебек охшаш Ризидә һәм Ризилә Тимерҗановалар тумышлары белән Бүздәк якларыннан. Алар да бик моңлы тавышлы булып чыкты. Игезәкләр, гадәттә, бер буын аша туа дип уйласак, ялгышабыз. Ризидә апабыз үзе дә игезәк кызлар үстергән әни икән.
Көчле, моңлы күкрәк тавышына ия җырчыбыз Айсылу Такиянузова Чакмагышта яшәсә дә, аны Башкортстаннан читтә дә күпләр белә һәм ярата. Ә аның Айгөл исемле, шулай ук моңлы тавышлы игезәк сыңары булуын белә идегезме?
Рәҗәп авылының пар санду-гачлары – Альбина һәм Алинә Нур-галиевалар кайда да бергә. Һәр бәйрәмнең бизәге ул берсе кыз, берсе малай үстергән Нурга-лиевалар.
Урта яшькә җиткән игезәкләр белән танышканда һәр пар төрле сорауларга җавап бирде. Алар, хәтердә калган кызыклы вакый-галарны искә төшереп, яраткан ризыклары, яшь чакта егетләр белән очрашканда шаяртулары турында сөйләп үтте. Әйтик, күңеленә ошамаган егет килеп сызгырганда, үзе генә өйдә булган игезәк кызлар нишли алган? Әлбәттә, үзе чыккан һәм үзе турында: “Ул өйдә юк”, – дип гыйшык утында янган егетне капка төбеннән борып та җи-бәргән...
Алсу Радик кызы оештырган блиц- сорауларга җавап биргәндә дә аларның кызыксынулары нык туры килүе ачыкланды. Ничә яшьтә булуга карамастан, мавыгулары, шөгыльләре белән бүген дә бер-беренә бик якын алар.
Шунысы кызык, игезәкләр бер-берсенә охшаш кына түгел, аларның тавышлары да бер үк яңгырашта. Барысы да җырчы бу игезәкләр, Айсылу, Айгөл һәм апалары Ләйсән Такиянузовалар кебек. Ә инде сәхнә өчен яратылгандай чибәр һәм сәләтле Айсылу бәйрәмне башын-нан ахырына кадәр бизәде. Апа-ларының игезәк сеңелләре булып яшәү рәхәтен, җырдагыча бәхетле өч кыз булуларын үрнәк итеп сөйләде һәм җырлады. Аблай авылыннан пенсионер укытучы Нәфига апа Габдуллинаның игезәк-ләргә багышланган альбомы, укучы Алинә Мөхәммәтьярованың “Иге-зәкләр охшаганмы, юкмы?” дигән эзләнү эше дә кызыксыну уятты.
Бер йөрәктә ике бала яралуын тасвирлаган эмблеманы бәйрәм башында ук һәр игезәккә бүләк итеп, парлап куйганнар иде оеш-тыручылар. Киләчәктә дә алар бергә типсен дип телибез. Гаиләләрнең пар кояшлары, карашларны парлап җылытучы, күңелләргә пар бизәк салучы игезәкләр-бизәкләр, котлый-быз сезне.
Алсу Төхвәтуллина.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.