Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Бердәмлек – дуслык – спорт бәйрәме

 

Уфада җиденче тапкыр зур спорт бәйрәме – “I BIKE UFA”  дип аталган халыкара велосипед фестивале үтте. Ул быел Экология һәм аеруча сакланучы табигый территорияләр елына багышланды.

Велосипед фестивалендә катна-шучылар саны елдан-ел арта бара. Быел бәйрәмгә килүче уфалылар үзләренең “тимер аты” белән генә түгел, хәтта костюмнары белән дә шаккатырдылар да, сокландыр-дылар да. Катнашырга теләүчеләр бу көнне иртүк Шәһәр советы каршындагы Ленин мәйданына җыела башлады, мәйданда җыр-моң, уен-көлке яңгырап торды. Әйткәндәй, инде традициягә әверелгән фестивальдә Баш-кортстан халкы гына түгел, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләреннән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан да кунаклар катнашуы билгеле булды.
Бу юлы да маршрут, гадәттәгечә, иртәнге 11 сәгатьтә “Гор-совет”тукталышыннан старт алды: ике тәгәрмәчле транспортны үз итүчеләрнең зур дулкыны конгресс-холл ягына юл алды. Финиш анда планлаштырылган иде. Маршрутның арасы – 10 чакрым!
Алты ел дәвамында әлеге чарада республика Башлыгы үзе катнаша. Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, бу инде аның өчен традициягә әверелгән һәм дистанцияне ул җиңел уза. Республика Башлыгы Уфа халкын үз сәламәтлекләрен сакларга, һәр иртәдә зарядка ясарга чакырды.
–Без бу мәйданга үзебезнең бердәмлегебезне, тугандашлы-гыбызны, дуслыгыбызны күрсәтү максатында җыелдык, – диде төбәк башлыгы. – Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән чын йөрәктән кайнар котлыйм, күңел күтәренкелеге телим. Тимер атларыбыз ватылмасын һәм безгә аларны сирәгрәк ремонтларга туры килсен дигән теләктә калам.
Фестиваль барышында Рөстәм Хәмитов велохәрәкәт акти-вистлары белән шәһәр велосипед инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышырга да вакыт тапты.
– Барсы да шәһәрләрдә вело-сипед инфраструктурасын үсте-рүне сорый. Велосипед юллары, велосипедта йөрү, узышу өчен урыннар җитешми, – диде ул.– Монда без меңнәрчә кешенең велосипед хәрәкәте юнәлешендәге инфраструктура белән кәнәгать булмавын күрәбез. Безнең мэрлар вәгъдә бирә, вәгъдәләр тормышка ашырылыр дип ышанам. Ләкин бу юнәлештә Уфа гына түгел, башка шәһәрләр дә эшләргә тиеш.
Старт барышында күпләр өчен бер көтелмәгән хәл дә килеп туды: чараның иң кызган мәлендә, велопарад “Үзәк базар” тукталы-шына якынлашканда, велосипед-чылар колоннасын җитәкләүче Рөстәм Хәмитов хәрәкәтне кинәт туктатырга була. Күргән кешеләр белдерүенчә, Башкортстан Баш-лыгы, юллар ябык булу сәбәпле, туктап калырга мәҗбүр булган “Ашыгыч ярдәм” автомобилен күреп калган икән. Чынлап та, фестиваль барышында Уфаның мөһим булган урамнары ябылды, бу автомобильчеләр өчен билгеле кыенлыклар тудырды. Республика Башлыгы медикларны үткәреп җибәрергә тәкъдим иткән. Хәмитов белән барсы да килешкән, әлбәттә. Хәзер күпләр фестиваль барышында урамнарны ябу буенча артык тырышып ташлаганнары өчен патруль полициясенә эләгерме-юкмы дип баш вата.
Әйткәндәй, “I BIKE UFA” халыкара велосипед фестивале моңа кадәр “1000 велосипедчылар көне” фестивале буларак үткәрелеп килде. Беренче тапкыр ул Уфада 2011 елның маенда үтте һәм Сочидагы Олимпия уеннарына багышланды. Фестивальдә 1000 уфалы һәм якын районнар халкы катнашты. 2012 елда катнашучылар саны – 2 мең кешегә, 2013тә – 3,5 меңгә, 2014тә – 5,5 меңгә, 2016да 15 мең кешегә җитте.
Фестиваль Русиядә иң эре велосипед чарасы булып тора һәм Башкортстаннан читтә дә аның турында яхшы беләләр. Чараны үткәрүнең төп максаты – Башкортстанда велохәрәкәтне үстерү һәм күбрәк халыкны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга чакыру.
Гөлара Арсланова әзерләде.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>