Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Туган якта җыр да моңлырак

 

Гәзитебезнең беренче яртыеллыкта игълан иткән “Өмет” бүләк ит” акциясенә милләт җанлы, эшлекле якын дусларыбыз бик теләп кушылды һәм гәзитне алдырырга теләп тә, мөмкинлеге булмаганнарга аны уку бәхете бүләк итте. Бу изге гамәлгә яраткан җырчыбыз - Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты –Айдар Галимов та кушылды.

Ялгызы 4 бала тәрбияләүче  Ләйсән Сөләймановага Айдар  “Өмет” гәзитенә язылу бүләк итте.

Гомумән, популяр җырчы белән редакциябез коллективын күпьеллык дуслык һәм үзара иҗади элемтәләр бәйләп тора. Уртак чаралар оештыру, бер-беребезнең төрле проекларында катнашу матур йола булып дәвам итә. Айдар әфәнденең “Өмет” бүләк ит” акциясенә кушылып туган авылы Олы Кәркәледә биш гаиләгә – тәү чиратта күп балалыларга–подписка бүләк итүе дә шуның ачык мисалы. Әйтик, Нургалиев Гали, Сөләйманова Ләйсән, Сөләйманов Вәсим һәм Гөлдәр, Галимова Лилия һәм гәзитебезне озак еллар алдыручы Әхмәтшина Лилия йортларында инде бүгеннән безнең басмабыз үз урынын алгандыр. Шушы хәбәрне ишетүгә бер куансак, инде Айдарның безне үз авылына бик матур очрашуга чакыруы, шушы ук чарада үзе яздырган гаиләләргә тантаналы квитанцияләр тапшыру булачагы турында хәбәр итүе, шулай ук шатлык өстенә шатлык булды.
Кәркәледә исә гади генә чара түгел, ә бәлки, танылган җырчыбыз үзенең якын дусты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны туган авылына кунакка чакырып кайтарган һәм биредә шушы ике зур талант иясе җыр һәм шигърият кичәсе оештырасы икән! Белүебезчә, Айдар Галимов белән Роберт Миңнуллин бик якын дуслар, иҗатта да, тормышта да һәрвакыт аралашып, бер-берсе өчен терәк булып яшиләр. Айдарның репертуарында күренекле әдип сүзләренә язылган җырлар да күп. Шуңа да, бу ике зур шәхеснең очрашу кичәсе күңелле узачагына шигебез юк иде, чакыруны бик теләп кабул иттек, Без очрашуның концерт өлешенә барып җитсәк, Миякә халкы өчен бу көн, район хакимияте башлыгы Ришат Габдрәшит улы Актуганов әйтүенчә, иртәннән үк чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган –район китапханәсендә язучы белән әдәбият сөючеләр арасында ихлас аралашу булып узган. Бу төбәктә шагыйрьнең иҗатын беләләр, яраталар, шигырьләрен яттан сөйлиләр икән. Роберт әфәнде дә һәрвакыттагыча иҗат җимешләре белән мулдан бүлешкән.
Авылга килеп керүгә үк безне таң калдырганы – искиткеч җанлылык: яше-карты, бала-чагасы шау-гөр килеп клуб ягына агыла. Зур кунаклар көткәндә генә була торган ниндидер аерым бер дулкынлану бар һәркемнең йөзендә. Югыйсә бит, Айдар да шул ук гомерлек Айдар, үзен авылда даими күреп, җырларын ишетеп торалар. Әллә сере Роберт Миңнуллинны күрергә теләүдәнме икән дип аптырасам, соңыннан барысы да ачыкланды – Айдарны һәм аның әти-әнисен – Бибинур апа белән Миңнегани абыйны – монда бик-бик хөрмәт итәләр, алар белән чиксез горурланып яшиләр икән. Роберт Миңнуллинны түземсезләнеп көтүләре дә аңлашылды – шигъри сүзгә гашыйк якты күңелле кешеләргә бай икән Кәркәле! Кыскасы, тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде.
Без исә шулай ук бик күркәм вакыйга шаһитлары булдык – Олы Кәркәледә Айдар ярдәме белән сугыш ветераннарына багышлап моннан берничә ел элек кенә обелиск ачылган иде – менә шушы күркәм һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы узды. Аннары инде бәйрәмнең төп өлеше – мәдәният йортында узачак концерт-очрашуга юнәлдек. 

Обелискка чәчәкләр салу тантанасы.
Концертны, табигый инде, Айдар Галимов үзе ачып җибәрде. Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән “Җырлыйм туган якта” дигән җыры белән килеп чыкты ул якташлары алдына. Айдар бу җырны кайда гына булса да, бик яратып башкара. Ә монда инде – җырны аның авторы һәм якыннары алдында җырлау бөтенләй башкача җаваплылык өсти – дулкынлануы тавышына ук чыкты яраткан җырчыбызның:
–Бүген шулхәтле шатландым, – диде ул, –Безнең арабызда район җитәкчесе Ришат Габдрәшитович та бар. Безнең авыл өчен ул барыбызга да якын, белгән кеше. Без бүген район китапханәсендәге очрашуда да бергә булдык. Шул тиклем күңелгә рәхәт булды. Белмим, Роберт абыйның үзенә ничек булгандыр, мин аңардан да ныграк шатландым шикелле – безнең Миякәдә шулхәтле шигъриятне яраталар икән, аның иҗатын яраталар икән, шигырьләрен беләләр, аның турында бик күп беләләр икән. Мин үзем өчен дә бүген бик күп яңалык ачтым.Үзем дә шигърияткә битараф булмадым. Балачакта хәтта язган шигырьләрем бар иде, ниндидер газета-журналларга җибәргән чакларым бар иде. Басылып чыккан бер куплет шигырем дә булды әле. Дөресен әйткәндә өч куплет җибәргән идем “Ялкын” журналына, шуның икесен калдырганнар, бер куплетын бастырып чыгарганнар”, –дип көлдереп алды Айдар һәм чыгышын дәвам итте – Авыл тарихында зур вакыйга бүген – көн саен монда халык шагыйре килеп тормый. Үзем һаман ышанып бетә алмыйм, төштәге кебек кенә бу хәлләр. Роберт абый, кайчан да булса синең якларда йөреп кайтсам иде, дигән иде һәм менә бу көн туды. Бу – минем кичә генә түгел, халык шагыйре кичәсе дә!

Укучылар чыгышы.

Кичәнең алып бару-чысы да, иҗат төркеме белән иң-иң матур җырларын башкаручы да Айдар үзе булды.
Сәхнәгә, каникулда булуларына карамастан, мәктәп укучылары килеп чыгуга тамаша тагын да ямьләнде. Бер төркем балалар Роберт Миңнул-линның иҗат юлын барлады, аның шигырь-ләрен укыды, җырларын җырлады. Кыскасы, авыл халкы күренекле әдип-нең үткәннәре, бүгенге-сенә тагын бер кат күз салды, аның язганнарын тыңлап күңел рәхәтлеге алды.
Укучылар чыгышыннан соң мине шәхсән иң нык тәэсирләндергәне – Айдарның беренче укытучысы Нәсимә ханымның чыгышы булды. Без танылган җырчыбызның тор-мышта да, сәнгатьтә дә тәрбияле, кешелекле кеше икәнлеген беләбез инде. Шушы тәрбия орлыкларын кечкенә балалар күңеленә салуда Нәсимә Хәмзә кызының да өлеше зур булганлыгын аңладым мин. Айдар үзе дә; ”Нәсимә апа бирде безгә дөрес юнәлешне”, –дип мәктәп елларын искә алып үтте. Прог-рамма бик күңелле дә, кызыклы да дәвам итте. Җырчыбызның быел алтын юбилей елы икәнлеген дә онытмаган мәктәп коллективы, җылы теләкләре, чәчәкләре, истәлекле бүләкләре белән ихлас зурладылар. Халык җырчысының ярдәме һәм инициативасы белән клубка яхшы аппаратура алынган икән һәм нәкъ шушы аппаратурага Айдар, аның классташы Галия Камалова, шулай ук Гүзәл Сафиуллина һәм оста баянчы Илдар Зариповның бергәләп “Кызыл розалар” җырын башкаруы искиткеч күңелле мизгелләр бүләк итте. Мәдәният учагының чын хуҗасы Илдар Зарипов гармунчылар бәйгесендә җиңеп, бүләккә алган гармунында халык көйләрен дә сыздырып җибәргәч, талантлары бар, мәдәнияте яши икән әле Кәркәленең дигән уйлар йөгереп үтте күңелдән.
Аннары инде сәхнәгә көтелгән зур кунак – Роберт Миңнуллин күтәрелде. Сүзен һәрвакыттагыча җиңелчә шаярту белән башлады ул: – Бүгенге игътибардан, җылы сүзләрдән күңелем нечкәреп китте әле. Кулымдагы “Күңелләр нечкәр-гәндә” дигән китап та очраклы түгел. Бүген мин сезгә шушы китабымнан берничә шигыремне дә укып китәрмен. Сезнең авылга күптән киләсем килгән иде. Айдар очрашуны суза килде, авылга әйбәт юл салсыннар әле, диде. Әлегә юл салынмаган икән (әйткәндәй, чынлап та монда асфальт юл килеп җитмәгән), әмма булыр дип өметләник. Килдем, күрдем, күңелем булды– миякәләр дә Айдар кебек үк тырыш, чибәр, акыллы микән дип уйлый идем мин. Нәкъ шулай – Айдар кебек үк тырыш, матур халык яшәгәнлеген күрдем. Үземнең алган тәэссоратларым белән Казанда да уртаклаша-чакмын,– диде ул.
Бу очрашуга Айдарның иң якын кешеләре – тормыш иптәше, балалары, оныгы һәм, әлбәттә инде, газиз әти-әнисе җыелган иде. Сәхнә остасы үзен бик бәхетле хис итте, әти-әнисе белән чиксез горурланып яшәве турында җылы итеп: “Әнием авылдагы ихтирамлы укытучы булды. Әтием “Чулпан” колхозында гомер буе шофер булып эшләде. Үзе әти җылысы күрми үсеп тә, миңа әти тәрбиясе бирде”, –дип сөйләде. Чынлап та авылдагы иң ихтирамлы, абруйлы парларның берсе икән Галимовлар гаиләсе. Алар турында бик күп матур фикерләр ишетеп кайттым мин. Улларының шундый үрнәкле һәм дәрәҗәле булып җитешүе гаҗәп тә түгел, димәк.
Сәхнәгә бу кичтә чакырылган зур-зур кунаклар күтәрелде. Алар барысы да шушы чарага карата үз мөнәсәбәтен белдерде, авыл халкына онытылгысыз бәйрәм бүләк иткәне өчен Айдарга рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашудан соң Роберт Миңнул-линнан биредә алган тәэссорат-лары турында белештем: ”Мин монда икенче көн инде, –диде ул, – Бәләбәйдә, Бишбүләктә булдым. Күптән күрәсе килгән җирләрем бар иде. Шуларның берсе – Слакбаш авылы –чуваш әдәбия-тының классиклары Константин Иванов, Яков Ухсайны биргән төбәк. Яков Ухсайны бик якыннан белә идем. Мин анда бик шатланып бардым. Күптән түгел генә мин бер китап чыгардым – кечкенә бер чуаш әдәбияты антологиясе – анда Иванов, Ухсай һәм башка шагыйрьләр әсәрләре, үзем тәрҗемә иткәннәре дә бар. Шул китапны бүләк иттем. Чабаксарда – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең аерым-аерым шигырьләре чуаш телендә чыккан иде. Аларны алып барып бүләк иттем, аларда ул булмаган. Шаккаттылар. Безнең шагыйрь-ләрне чуашча да укырга тиешләр. Бишбүләктә Фатих Кәримнең туган авылы Аетта булдым. Барып күрергә бик хыяллана идем. Фатих Кәрим минем өчен бик кадерле, яраткан шагыйрем. Зур шагыйрь, балалар шагыйре, оста публицист. Авылда музее зшли. Мин канәгать булып кайтам – Кәрим Хәкимовның һәм якын дустым Римзил Вәлиевның туган авылы Дүсәндә дә булдым. Кәрим Хәкимов музеен карадым. Гомумән, мондый сәфәрләрне бик яратам. Бу якта бик булганым юк иде – рәхәтләнеп, иркенләп йөрим. Айдарның туган авылында, нигезендә, әти-әнисен, авылдаш-ларын күреп үз сүземне әйттем, якташлары да ишетсен дидем. Шагыйрьнең, җырчының кем икәнен беләсең килсә, аның туган җиренә барырга кирәк. Анда бөтенесе дә күренә, ачык. Бу тәэссоратлар озакка җитәр әле. Нәрсәдер язылыр, болай гына калмас дип уйлыйм”.
Әйе, шагыйрьнең күңелен хисләндерерлек вакыйгалар, дулкынландыргыч очрашулар күп булган монда. Бөек шагыйрь һәм акыл иясе Мифтахетдин Акмул-ланың туган төяге Туксанбай авылы музеенда булып, ул Акмулланың Казахстанда балалар укытуы, чәчәнлек эшчәнлеге турында кызыксынган. Музей хезмәткәрләре белән Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар турында үзе белгән яңа мәгълүматлар белән уртаклашкан.
Без – “Өмет” журналистлары да шундый ук матур тойгылар, якты кичерешләр белән әйләнеп кайттык Олы Кәркәледән. Бу якларның гүзәл табигатенә сокландык, ачык йөзле, киң күңелле халкы белән рәхәтләнеп аралаштык. 15 ел авыл хакимияте белән җитәкчелек итүче, үз эшенә мөкиббән бирелгән Азат Вәзыйх улы Хәмидуллин белән сөйләшеп, бу яклар турында шактый мәгълүмат тупладык. Әйтик, Олы Кәркәле авылы биләмәсенә тугыз авыл берләшкән. Шуларның бишесе – татар, дүртесе – чуаш авылы. Авылда урта мәктәп эшли, балалар бакчасы, фельдшер – акушерлык пункты бар. Өязе-башта да урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер пункты, Бәләкәй Кәркәледә исә фельдшер-лык пункты даими эшләп тора, авыллар үзара дус яши, чәмләнеп бер-берсеннән уздырырга тыры-шып эшли, матур дөнья көтәргә омтыла. Эшчән дә, хисчән дә халкы булган Миякә тарафларына сәфәребез күңелләребезгә хуш килде.

Елена Фатыйхова.
Фәнил Абдуллин фотолары.
Уфа-Миякә.

 

   

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>