Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Җәйне кем урлаган?

Июньне яңгыр юды, июльдән ни көтәргә?

Кышны кышладык, җәйне дә кышлап чыгып барабыз кебек тоела: өстән – җылы күлмәк, аяктан итек төшми. Яңгырсыз, җылы көннәр көтә-көтә көтеккә әйләнеп беттек. Себер тарафларында адашып йөргән җәй безнең якларга кайчан килеп җитәр икән? Бүген күпләрне шушы сорау борчый.

Быелгы июнь ник көйсез әле, сытылып еларга гына тора дип, берәүләр аның сәбәпләрен эзләсә, юмор хисенә бай икенчеләр бу темага карата кызык-мызыклар уйлап чыгара да башлады. Мәсәлән: “Русиядә яңа сынамыш: июнь ае җиткәнче җылы киемнәрне алып кую – яхшыга түгел”, “Синоптиклар ял көн-нәрендә 30 градус җылы вәгъдә итә: шимбә – 15, якшәмбе 15 градус көтелә”, “Җәйне яратам: пәлтә төймәләрен эләктермәсәң дә була”, “Әлдә МЧС бар әле, көн дә искә алып, кесә телефонына хәбәр җибәрә – үземне кирәкле кеше итеп тоя башладым”. “Ябыгырга кирәкми, барыбер куртка киеп йөрисе”дигәне яз башыннан диетага утырган гүзәл затларга ишарә.
Әйткәндәй, юмор хисенә бай ил Президенты Владимир Путин да һава торышына карата шаян җавап бирә башлады. Петербургта узган халыкара икътисадый форумда ул, АКШның климат буенча Париж килешүеннән чыгуына аңлатма биреп, хәзер Мәскәүдә начар һава торышы булуын Дональд Трампка “сылтарга” мөмкин, дип шаяртты.

Хафаландыра

Шаярту шаярту белән. Әмма һава торышының быелгы кыланышы бер дә юньлегә түгел кебек. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында эшләүче-ләрне, бакчачыларны хафага салды ул. Яз соң килү сәбәпле, хуҗалыклар чәчү эшләрен кичек-терде. Соңгы елларда май, июнь айларының артык җылы булуына тәмам ияләшкән халык бакча эшләрен май бәйрәмнәрендә төгәлләргә гадәтләнгән иде. Әмма быелгы яз барысын да туктатты, кыраулары белән куркытты. Аннары яңгырлар җанга тия башлады. Күпләр, җиләк-җимеш, яшелчә булмас инде дип, кайгыга батты, хәзер инде булганы да череп куймагае дип борчылабыз. Әнә бит кайсыберләрнең бакчаларында суган чери башлаган. Бәрәңгесез калмасак ярар иде дигән сүзләр дә колакка чалына башлады. Чөнки туктаусыз яңгыр яуганлыктан кайсыбер урыннарда су җиргә сеңә алмый ята. Хәлләр болай дәвам итсә, бәрәңгенең чери башлавы да ихтимал. “Икенче икмәк” өчен иң уңай температура 22 градус дип санала. Шуңа кояшы әллә ни кыздырмаса да, яңгыры туктап торса, бәрәңге шәбәеп китәр иде дигән өмет бар. Төп икмәк үстерүчеләр дә бүген аптырашта. Майдагы салкыннар, июньдәге өзлексез яңгырлар культураларның өлгерүенә начар йогынты ясады. Бүген исә кайсыбер басуларда игеннәр су эчендә утыра. Мал азыгы хәзерләү дә тоткарлана. Экспертлар әйтүенчә, күп кенә районнарда җирнең артык юешләнүе аркасында агрегатлар басуларга чыга алмый. Ә бит туклыклы матдәләре булган мал азыгын хәзерләүнең һәр сәгате кадерле.
Басулар болай тездән суда утырса, киләчәктә дөге чәчү эшенә күчәргә туры килмәгәе.

Песигә көлке – тычканга үлем

Яңгырлы июнь икътисадка да үз йогынтысын кертте: берәүләрнең бизнесына аяк чалса, икенчеләрнекен үстереп җибәрде. Әйтик, ял итү йортлары хуҗалары чак утырып еламый: кеше ялга йөрми, су керми, кайбер кунакханә хуҗалары бәяләрен төшерергә мәҗбүр. Туңдырма сатучылар да зарлана: узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәмле сыйны 2-3 тапкыр азрак алалар. Сусынны баса торган эчемлекләр дә әллә ни сатылмый, хәтта ки сыра сатучыларның да кереме төшкән. Әзер күмер сатучылар сукрана – беркем шашлык пешерми, күмер сатып алмый. Яздан складлар ничек шыпылдап тутырып куелган булса, һаман шулай торалар. Конди-ционер, җилләткеч сатучылар да җылы көннәр килүен түземсезләнеп көтә.
Аның каравы яшелчә-җимешкә хак арта. Гадәттә, җәй башында аларның бәясе төшә торган иде. Әмма иртә өлгерә торган уңыш соңлау аркасында, яшелчә-җимеш хаклары күтәрелә. Бигрәк тә кәбестә, кишер, бәрәңге һәм алманың бәясе нык арткан.
Шулай ук кулчатыр, резина итекләр, яңгырдан саклану чаралары һәм җылыну корылма-лары сатучылар өчен уңай булды быел июнь. Ә җәйге җиңел кием, су керү костюмнарын сатучылар товарларын тизрәк җылы киемнәргә алыштырып куйды.

Җәйне кем урлаган?
Әллә ахыр заман якынлаша, әллә башка сәбәпләр бар: һава торышы елдан-ел холыксызлана. Берәүләре бу хәл – глобаль җылынуга, икенчеләре – глобаль салкынаюга, өченчеләре кешелек факторына бәйле дип фикерли. Хәтта Кытайның космоска очырган “Мо-Цзы” юлдашы гаепле диючеләр дә табылды.
РФ Гидромет үзәге башлыгы Роман Вильфанд, мәсәлән, җәйнең салкын килүенә глобаль җылыну сәбәпче дип белдерә. “Койма яңгырлар һәм корылыклар, җимергеч давыллар, тропик циклоннар алып килгән көчле җилләр кебек экстремаль күренешләрнең алмашынып торуы арта бара. Һава температурысының бертуктаусыз түбәнәеп һәм күтәрелеп торуы, табигатьтә гадәттән тыш хәлләрнең саны арту – болар барысы да глобаль җылыну билгеләре, – ди ул. – Глобаль җылыну – чынбарлык. Киләчәктә без күнеккән нормаль температура аз булачак. Салкын, яңгырлы көннәр, киресенчә, күбәячәк”.
Ә “Фобос” һава торышы үзәге белгече Александр Синенков быелгы җәйнең ни өчен җәйчә түгеллеген болай аңлата: “Кояш җирне тигез җылытмый. Эква-торда һәрчак эссе, полюсларда салкын. Әмма һәрвакыт бер җирдә эссе генә, ә икенче җирдә салкын гына була алмый. Бу аерма үсә дә үсә, ләкин ул кайчан да булса тигезләнергә тиеш. Шуңа, беркөн килеп, җылы төньякка таба тарала башлый. Узган елны алсак, поляр түгәрәк артында бер ай чамасы 28 градус җылы торды, бозлыклар эреде. Шушы җирдә җылы һава агымы көньякка таба юнәлде, ул җайлап салкынайды. Шул рәвешле, температура бераз тигезләнде”. Ә һава массаларының көньяктан – төньяккамы яки төньяктан көнь-якка таралырмы икәнлеген алдан фаразлау бик четерекле эш икән. Әмма һава торышының озайлы вакытка характерын нәкъ шушы җылылык алмашыну процессы билгели ди метеорологлар.
Башкортстандагы быел салкын һава торышы кайдан килгән? Башгидромет синоптигы Гөлназ Заһитова: “Русиянең Европа өлешендә төньяк һәм төньяк-көнбатыш агымнар өстенлек итә. Шуңа төньяк диңгезләрдән безгә салкын һава массасы килә”, – ди.

Гаепле, гаепсез...

Әйтергә кирәк, фаразлар булдыру механизмы бик катаулы нәрсә. Һава торышы температура, дымлылык, атмосфера басымы, һаваның тыгызлыгы, җил юнәлеше һәм көченнән чыгып билгеләнә. Әмма күрсәткечләр бер үк төрле булганда да, урындагы табигать шартларына карап, фаразлар төрле булырга мөмкин дип аңлата бу өлкә белгечләре. Ә менә әлегә кадәр Америка тирәсендә генә булган, хәзер инде безнең илдә дә күренгәли башлаган коточкыч өермә, ягъни торнадоларны күп очракта әллә ни алдан кисәтеп тә булмый икән. Чөнки алар кинәт кенә пәйда булучан. “АКШта өермә башланырга 5-7 минут кала гына хәбәр итә алалар, – ди метеоролог Ольга Мокеева. – Бездә бу уңайдан прогнозлар бирү күрсә-ткече күпкә яхшырак”.
Шулай дисәләр дә, май ахырында Мәскәү шәһәре һәм аның өлкәсендә булып үткән давыл турында алдан кисәтү җибәрел-мәгән. Исегезгә төшерәбез: әлеге гарасат 15 кешенең гомерен өзде, 208 кеше каза күрде. Кәрәзле телефон операторлары МЧСтан хәбәр бик соң килде, шуңа абонентларны вакытында искәртә алмадык дип белдерде. Ә коткару ведомствосында давыл буласы көн алдыннан Росгидрометтан алынган прогноз “гадәттән тыш хәл” категориясенә туры килми иде дип аңлатканнар. Эт – эткә, эт – койрыкка, дигәндәй. Өстәвенә, МЧС башлыгы Владимир Пучков төгәл булмаган прогноз биргән өчен синоптикларга штраф салырга кирәк дип тәкъдим итте. Берәүләр, хаталар өчен җәза булмаганлыктан метеорологка түбән квалификацияле, тиешле белеме булмаган кешеләр дә киләләр дип, аның фикере белән ризалашты, икенчеләре, һава торышын билгеләгәндә җибәрелгән төгәлсезлекләр өчен аерым кешеләрне гаепләү дөрес түгел, бәлки ул табигать хатасыдыр дип, килешмәде.
Әйе, соңгы чорда табигатьтә дә ялгышлыклар китә. Гадәттә, иртән чык төшсә, явым-төшем булмый торган иде, быел чык кибеп тә өлгерми, яңгыр сибәли дә башлый. Кешеләр генә түгел, табигать тә ялгыша, күрәсең. Әллә инде ул үзен пычраткан һәм сакламаган өчен кешелеккә шул рәвешле җавап кайтара микән?

Йомгаклау урынына

Ничек кенә зарлансак та, Башкортстандагы быелгы июнь иң салкыны түгел. Соңгы 80 елда алып барылган метеорологик күзәтү-ләрдән күренүенчә, моңардан да салкынрак июнь 1979 елда теркәлгән. Мәсәлән, Уфада шул елны 5 июньдә төнлә минус 2 градус булган, ә иң салкын көн 3 июньдә күзәтелгән: термометр көндез 10 градус күрсәткән. Шулай ук 2002 һәм 2003 елларда да чагыштырмача салкын булды.

Июньне “кышладык” инде. Бөтен өмет июльгә. Синоптиклар алдагы ай җылы булачак дип фаразлый.
Язгөл САФИНА.

 

   

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>