Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Дүртөйледә, тоташ Башкортстанда халкыбызның олуг шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллыгы киң билгеләнде

“Шагыйрьне заман тудыра, диләр. һәр заманда яши алар. Тик сирәкләргә генә үз чорының зур шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелә алу бәхете тия. Зур шагыйрьләрнең дә язмышлары бердәй түгел. Берәүләре исән чагында дан-шөһрәткә коенып, үлгәч онытылса, икенчеләре, киресенчә, исән чагында кагылып-сугылып, бакыйлыкка күчкәч йолдыз булып балкый.
Башкортстанның халык шагыйре Наҗар ага Нәҗми бу җәһәттән бик тә бәхетле шәхес дияр идем. Исән чагында да аны хөрмәтләделәр, үлгәч тә исемен зурлап искә алалар. Һәм бу сөю юкка түгел, юктан түгелдер. Халык мәхәббәтен яулар өчен шагыйрь үзе аңа мәхәббәтле булырга тиеш. Наҗар ага милләтен, якташларын яратып яшәде. Туган Миңештесен “патша авылы” итеп күтәрде. Якташларының кадер-хөрмәтен тоеп, чал башын горур күтәреп яшәде. Сабантуйлар, зур-зур бәйрәм чараларының уртасында булды ул һәрчак. Аны чакырып кайтардылар, ә ул ашкынып, талпынып кайтты. Үзе әйтмешли, җыр алырга, моң алырга, яшәү суты алырга кайтты ул туган якларына. Әйтегез әле, күпме олуг шагыйрьләр исән чакларында үзләренең йорт-музеен күрү шатлыгын кичерде икән?! Бик тә, бик сирәк андыйлар. Наҗар Нәҗми исә бу бәхетне тойды. Гомеренең соңгы айларын Миңештедәге йорт-музеенда яшәп иҗат итте. Үлгәч тә олылаячакларын күзаллаптыр, үзен авыл читендәге үргә күмәргә васыять әйтеп калдырды.
Зур шагыйрьләрне әүлиягә тиңләүләре хактыр, күрәсең. Узган атнада әдипнең йөз еллыгына багышлап үткәрелгән чаралар моны мең кабат раслый. Нәкъ дүртөйлелеләрчә зур ихласлык, киң колач белән үтте алар. Шәһәр
уртасындагы Наҗар Нәҗми урамында куелган шагыйрь

һәйкәленә чәчкә салудан башланып китте тантаналар. Аннары иҗади очрашулар Наҗар Нәҗми исемен йөрт-кән гимназиядә дәвам итте. Укучылар кар-шында Башкортстан һәм Татарстан әдип-ләре чыгыш ясап, шагыйрьгә кагылышлы истәлекләре белән ур-таклашты. Һәр хатирә кабатланмас булуы белән мавыктыргыч иде. Әлеге чыгышлар укучыларга Наҗар Нәҗмине шәхес була-рак тагын да киңрәк ачарга ярдәм иткән-дер. Наҗар ага шигырьләре кебек хисле, ярсу шагыйрь иде шул. Аралашырга, хатлар язышырга, кызык хәлләр сөйләп кешене көлдерергә маһир булды. Дуслары Башкортстанда да, Татарстанда да күп иде аның. Шул аралашулар бүген инде тарих, сагынып сөйләрлек хатирәләргә әверелгән. Алар бергә тупланып, аерым китап булып та дөнья күрер әле берчак.
Шагыйрь кабере янындагы митинг хәтер чарасының иң дулкынландыргыч өлеше булган-дыр. Миңештегә кергән юлның уң ягында калкулыкта җирләнгән ул. Якташлары аны мемориаль комплекс итеп эшләгән. Шагыйрьнең мәрмәр ташка уеп эшләнгән сурәте һәркемне елмаеп сәламли төсле. Бу җирдән Ми-ңеште авылы, түбәндәге Агыйдел буе болынлыклары уч төбендә-гедәй күренә. Шушы тауның астында шагыйрь җырлап туйма-ган Акчишмә агып ята. Үлгәч тә шушы хозурлыкларга карап, шул чишмәнең челтерәп агышын тыңлап ятарга хыялланган иде бит ул. Шагыйрь кабере янында каләмдәшләре – Башкортстанның халык шагыйре Рәвил Бикбаев, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Наҗар аганың кызы Алсу ханым сүз әйтте.
Йорт-музейга сәфәр кылганнан соң кунаклар авыл мәдәният йортына шагыйрьнең авылдаш-лары белән очрашуга ашыкты. “Гомеремнең һәрбер тарафы – йөрәк белән йөрәк арасы” дигән әдәби-музыкаль кичә әзерләгән иде миңештелеләр. Районда яшь башлап язучыларның Наҗар Нәҗми исемендәге фестивале үткәрелеп килә икән. Аның быелгы җиңүчеләрен билгеләделәр. Нигездә алар мәктәп укучылары иде. Дүртөйле җирендә талант чишмәләре кипмәгән, Наҗар аганың варислары үсеп килә, димәк, шунысы сөендерде. Аларның бер-икесе генә, бәлки, шагыйрь булып китәр. Әмма иң мөһиме: алар рухлы булып үсәчәк.
Районда Наҗар Нәҗми премиясе булдырылган. Шагыйрь туган көнне Миңештедә ел саен тапшыралар аны. Быел бу мәртәбәле бүләккә районда яшәп иҗат итүче, драмалары, хикәяләре белән республика әдәбият сөючеләренә киң билгеле язучы Мөдә-рис Мөсифуллин лаек булды. Афәрин, Мөдә-рис! Район мәдәниятен үстерүгә, районнан чыккан шәхесләрне пропагандалауга зур өлеш керткән шәхес буларак ул моңа лаек!
Наҗар Нәҗмине искә алу чаралары кичен район мәдәният йортында үткән зур тантана, музыкаль кичә белән тәмамланды.
Олуг шагыйрьнең олуг юбилеен шушылай колачлап уздыру җиңел түгел. Дүртөйле район хакимияте, җәмәгатьчелек аны лаеклы үткәреп җибәрде. Наҗар агай исән булса, ихлас елмаеп: “Рәхмәт егетләр, булдырдыгыз!” дип әйтер иде. Әле инде рухы куангандыр! Якташлары, дүртөйлелеләр шулай зурлады бит. Монысы иң мөһиме!

Мондый зур шәхеснең – Башкорт-
станның халык шагыйре, М. Горький исемендәге РСФСР, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премия-
ләре лауреаты Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилеен республика күләмендә дә зурлап билгеләделәр. Дүшәмбе көнне башкаланың “Родина” кинотеатрында әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Янудан һәм хистән коелган” дигән фильм күрсәтелде. Ә кичен Башкорт дәүләт филармония-
сендә Хәтер кичәсе узды. Зур концерт залының шыгрым тулы булуы Наҗар Нәҗминең бүген дә миллионнарның яраткан әдибе – чын халык шагыйре булуын дәлилләде.
Аның сүзләренә язылган “Кышкы романс”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Таулар юлы”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Уфа юкәләре” һәм башка үлемсез җырлары яңгырады бу кичәдә. “Уфа юкәләре” дигәннән, ул халык күңелендә күптән башкалабыз гимнына, аның визит карточкасына әверелгән җыр. Һәм шул сүзләр авторының исемен йөрткән урамның Уфада булмавы күпләрнең күңелен кыра иде. Ниһаять, гаделлек тантана итәргә охшаган. Хәтер кичәсендә чыгыш ясап, республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов бу мәсьәлә буенча шәһәр властьларына мөрәҗәгать итүләрен белдерде. Шәһәр советы әлеге тәкъдимне хуплап карар кабул итсә, башкалабызның зур бер урамы Назар Нәҗми исемен йөртәчәк. Амин, шулай булсын. Шагыйрь үзе “барысы да соңлап килде миңа” дисә дә, соң буса да, әйдә, уң булсын диясе килә.
Битараф кеше шагыйрь була алмый торгандыр. Наҗар ага да һәрчак тормышның үзәгендә кайнап яшәде. Һәр вакыйгага сизгер, һәр нәрсәгә үз фикере, үз мөнәсәбәте булды аның. Шигырьләргә сыймаган хисләрен, карашларын публицистик мәкаләләре белән халыкка җиткерде. Турысын әйтергә курыкмады ул. Утны-суны кичкән фронтовик шагыйрь булуы шундый кыюлык, шундый хокук биргәндер аңа. Ә шигырьләре, пат-
риотик рухтагы шигырьләре ни тора! Алардагы тирән фикер, образлар, драматизм беркемне дә битараф калдырмас, туң йөрәкләрне дә ялкынга чорнар. Аның бер “Татар теле” дигән шигыре генә дә мең шигырьгә торыр-
лык. Татарны да, башкортны да бертигез яратты ул. Аларның телен, тарихын бүгенгесен кимсетеп, мыскылларга җөрьәт итүчеләргә аяусыз, рәхимсез булды. Телләр тирәсендә бүген дә тыныч түгел. Исән булса, Наҗар ага дәшми калмас, беренче булып ярсып шигырьләр яисә мәкалә язар иде.
Еллар узар, гасырлар да узар. Шигъриятле, моңлы җиребездә яңа шагыйрьләр үсеп чыгар. Ләкин алар Наҗар Нәҗми була алмас. Зур шагыйрьләрнең исеме дә, шигырьләре дә кабатланмас. Алар үз заманының киләчәккә илчеләре.

Рәдис Ногманов.
Илдус Тимерханов төшергән һәм архив фотолар кулланылды.