Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Әлхәмдүлилләһи, Рамазан ае хәере белән үтә. 25 июнь – шәүвәл аеның беренче көнендә Ураза гаетен бәйрәм итәчәкбез

Сәдака күләме күпме?

Төзәлмәслек авырулары аркасында ураза тота алмаучылар мохтаҗларны ашату өчен бер көнгә бирелә торган фидия сәдакасы – 200 сум. Зәкәт түләү өчен нисаб күләме – 198 000 сум. Бер кешегә фытыр сәдакасы: арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап – 600 сум.

Фытыр сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. “Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, – ди дин әһелләре. Фытыр сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.
Зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 198 мең сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган 198 мең сум акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 198 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Мөселманнар бер ел дәвамында зарыгып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Бөтен серлелеге, ниндидер бер рәхәтлеге, күңелләргә шифа һәм тынычлык, эшләгән изге гамәлләребездән алган канәгатьлек хисе белән узып бара ул.
Уфа шәһәрендәге бар мәчетләрдә ай буе ифтар мәҗлесләре оештырылды. Дим бистәсенең “Мәдинә”, Тукай урамындагы Беренче Җәмигъ, Сипайлово бистәсендәге “Хәмзә”, Киров районында урнашкан “Ихлас” һәм башка мәчетләрдә әледән-әле ифтарлар узып торды. “Ихлас” мәчетендә эшләүче Афзалетдин хәзрәт әйтүенчә, ифтар мәҗлесләренә, тәравих намазларына йөрүчеләр елдан-ел күбәя. 

“Ихлас” мәчетендә көне буе, төне буе кешенең өзелгәне юк. Күпләр тәравих намазы беткәннән соң, иртәнге намазга да кала, шунда ук сәхәр ашап, уразага керәләр. Килүчеләр арасында тыйнак кына гыйбадәт кылып утырган бер егет игътибарымны җәлеп итте. Үземнең гәзит хәбәрчесе булуымны әйтеп, сөйләшергә рөхсәт сорадым.
Ул үзен Илмир дип таныштырды. Уфа шәһәрендә яши. Берничә ел элек Кырмыскалы районында яшәгән картәнисе белән картәтисенә кайткач каен миллегенә бара һәм агач башыннан егылып төшә. Ул кадәр биек тә булмый, әмма умыртка сөяге сына. Башта хастаханә, аннан корсет белән яшәү... Илмир бу көннәрне искә алырга яратмый: сызланулар аның җанын телгәли. Картәнисе Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек бирүен сорап “Йәсин” сурәсен укырга куша. Илмир укый-укый үзенә чынлап та җиңеллек килүен сизә башлый. Сызланулары азая. Ул акрынлап намазга баса. Бүген инде ул бер намазын да калдырмый. “Намаз укыганда умыртка сөягең авыртмыймы соң?” – димен. “Юк, киресенчә, намаз укыганда сызлануларым басылып тора”, – ди ул. Аллаһының хикмәтләре күп. Табиблар дәвалый, шифаны Аллаһы Тәгалә бирә. 

Дим бистәсенең “Мәдинә” мәчетендә дә тәравих намазларында кешеләрнең күплеген күрдем. Хатын-кызлар арасында бер намазны да калдырмый йөргән апалар бар. Якын-тирәдәге Александровка, Баланово авылларыннан такси белән йөриләр. Еллык ялларын махсус рамазан аена калдыралар икән. “Рамазан аен мин кадерле кунак көткән кебек ашкынып көтеп алам”, – ди хастаханәдә табибә булып эшләгән Гайшә апа. “Әлхәмдүлиллә, бер тәравихны да калдырмадым. Гыйбадәт йортына ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да агыла. Аларның мәчетләргә җыелышып, саф булып гыйбадәт кылулары, Коръән укып хозурланулары Рамазан аеның зиннәте түгелмени? Көне буе Аллаһы ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелып, авыз ачканнан соң, озак итеп намазда басып торырга, әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә көч бирә. Раббыбыз тәравих намазларында басып торуларыбыз белән Кыямәт көнендә торуларыбызны җиңеләйтсә иде”, – диде Гайшә апа.

Күрше Татарстан Республикасында исә 10 мең кеше катнашлыгында республика, Казан шәһәрендә дин турында язучы каләм әһелләре – журналистлар – өчен зур ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә катнашты. Әлеге ифтарга Татарстанда чыгучы дәүләт һәм шәхси матбугат чараларыннан 50дән артык журналист барган.

Аллаһы насыйп итеп, Рамазан ае авыру күңелләргә килеп, аларга шифаларын бирсә, Рамазан шәрифебез гөнаһ һәм саташуга бирелгән бәндәләргә тәүбә һәм Аллаһка кайту юлларын тануга, изгелек һәм хәйрәт юлларына күнегергә, шуларда йөрергә сәбәп булгандыр дип уйлыйбыз. Рамазан шәриф бозылган холыкларны иң зур дару, иң зур тәрбия – ачыгу камчысы белән, сусау таягы белән тәрбияләргә, холыкларыбызны да төзәтергә, тыйнаграк булырга, башкаларның да хәлен аңларга, фәкыйрь, ачыккан, сусаганнарның хәлен белергә, мосафирның да хәлен аңларга, Коръән ашларының әһәмиятен аңларга ярдәм иткәндер.
Гаетләребез мөбарәк булсын, барчабызга хәерле гомер, балаларыбызга тәүфыйкъ, дин һәм милләтебезгә хәерле хезмәтләр мияссәр кылып, Аллаһы Тәгалә барчабызның күңелләрен пакь, иманнарыбызны сәламәт кылсын. Гаид шәриф бәйрәмнәребез барчабызга мөбарәк булып, киң ризык, дин һәм дөньяларыбыз тереклегендә Җәнабе Аллаһ тәкрарларын күрергә насыйп әйләсен!
Эльвира Әсәдуллина.

Диплом алдылар

9 июньдә Казан Югары Мөселман Мәдрәсәсе «Мөхәммәдия»дә көндезге бүлекне тәмамлаучыларның чыгарылыш чарасы узды.
Мәдрәсәне тәмамлаган, бүгеннән ислам нигезләрен укытырга әзер 15 мөгаллимгә, гарәп теленнән тәрҗемә итү белеменә ия имам-хатыйпларга дипломнар тапшырдылар.

 

   

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>