Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Туган якның тарту көче

Борай районы Калмык авылы үзенең 320 яшензур җыен итеп үткәрде.

Зурдан кубып үткәрелгән шау-шулы рәсми чаралар да җиләтә икән кайчак. Шул мәлләрдә күңел ихласлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торган гади авыл бәйрәмнәренә тартыла. Юк, юк сабантуйларга гына түгел. Алар күп җирләрдә үзләренең асылын җуеп, кемузардан читтән дәрәҗәле кунаклар чакырып хөрмәт күрсәтү йоласына әверелеп бара, кызганычка каршы. Ә менә авыл җыеннарында, шәҗәрә кичәләрендә бәйрәмнең төп хуҗасы, күңел ачучысы – халык үзе. Дәрәҗәң дә, исем-шәрифләрең кем булу да мөһим түгел анда.

Узган ялларда безгә –бер төркем “Өмет” журналистларына – нәкъ шундый күркәм чарада катнашу бәхете елмайды. Элекке хезмәттәшебез, билгеле рәссам Кәүсәр Әминев туган авылы Калмыкның 320 яшен билгеләү җыенына дәште безне. Кәүсәр Вәсби улының пенсиягә чыккач та туган авылына ешлавын, анда өлкәннәрне туплап төрле чаралар үткәрүен ишетеп белә идек. Мавыгып китеп, әнә нинди зур чарага – авыл җыенын оештырырга җөрьәт иткәннәр бит!
Калмык авылы район үзәге Борайдан әллә ни ерак түгел, Дүртөйле-Борай юлы читендә урнашкан. Безне ул дәүләт әләмнәре җилфердәтеп тантаналы рухта каршы алды. Җыен башлануга әле иртәрәк, шуңа бәйрәм үтәсе мәйданда оештыручылар гына кайнаша иде. Авылның бер як читендәге аланда кечкенә сәхнә, тактадан эскәмияләр ясап куелган,.
– Безнең бәйрәм ачылуга вакыт бар әле. Әйдәгез, шул арада күрше Бадрак авылы сабантуен күреп килик. Анда да безне көтәләр, – диде Кәүсәр Әминев.
Бадрак – Калмык авылы караган биләмә үзәге икән. Ленин исемендәге хуҗалык та шунда урнашкан.
Хуҗалык җитәкчесе Булат Сәяховның тәбрикләү сүзләреннән үк бәйрәмнең төп хуҗалары авыл уңганнары икәнлеге аңлашылды. Басу эшләрен матур төгәлләгәннәр, шуңа сабан туена да тыныч күңел, бәйрәм кәефе белән җыелганнар. Ялан батырларын бүләкләү – бәйрәмнең иң рәсми, әмма иң күркәм мизгеле булгандыр.
Әлбәттә, вакыт тар булу сәбәпле, сабантуй уеннарын карый алмадык. Калмык җыенына ашыктык. Чара үтәсе мәйданга барып җиткәнче авылның бар башыннан икенчесенә үтәргә кирәк булды. Танышыр, авылны күздән кичерер өчен яхшы форсат иде бу.
Калмык авылы шактый таушалган, картайган. Йорт-куралары, каралтылары иске. Ара-тирә генә төзекләндерелгән йортлар күзгә чалына. Боларын җәйгә авылга ял итәргә кайтучылар салгандыр, мөгаен. Урамнарның озынлыгы, биләгән мәйданының иркенлеге Калмыкның кайчандыр зур авыл булуына ишарәли. Безнең игътибарны бер як читтәрәк тезелешеп үскән мәгърүр тупыллар җәлеп итте.
–Юныс бай утырткан аларны, – диде Кәүсәр Вәсби улы соравыбызны да көтеп тормыйча. – Бик хәлле, уңган кеше, авылның тоткасы булган ул. Революциядән соң җыйган мал-мөлкәтен ташлап чыгып качкан, диләр. Нигъмәтҗан байны да шундый язмыш көткән. Менә бу 105 ел элек төзелгән бина да аныкы.
Без авыл уртасында ятимсерәп утырган ике катлы таш бина янына килеп туктадык. Гасырдан артык вакыт узса да, аның нигезе, стеналары ныклы иде. Түбә шиферлары ватылып, су агып кына урыны-урыны белән уала башлаган. Озак еллар бу бинада мәктәп булган, соңрак картлар йорты итеп файдаланганнар. Хәзер ул ташландык хәлдә. Эчендә – бай эшләткән купшылыкның эзе дә калмаган, бүлмәләре ярым җимерек.
– Ә бит 1992 елдан ул тарихи-мәдәни бина санала. Димәк, дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш, – ди Кәүсәр Вәсби улы, борчылуын яшерми.
Без авыл буйлап сәяхәт кылып йөргән арада бәйрәм үтәсе мәйдан халык белән шыгрым тулган иде. Ул машиналарның күплеге! Урамнарга сыймый олы трассага кадәр сузылган алар.
Аклан уртасындгы сәхнәне халык боҗрага алган. Бала-чага, апалар, абыйлар, ак яулыклы әбиләр кояштай балкып тамаша кыла. Сәхнәдә – бәйрәмне оештыручылар. Бу җыенны үткәрүне үз кулларына алган авыл старостасы Ирек Шәрәфиев белән Кәүсәр Килмәтов. Алар да шушы авылда туып-үскән. Авылның үткәне, бүгенгесе, күренекле шәхесләре турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Бәйрәмнең үз эмблемасын, хәтта медален эшләгәннәр. Дустыбыз Кәүсәр Әминев та аның белән бүләкләнде. Әлеге җыенны оештыручы буларак лаек иде ул моңа.
Сәхнәгә кемнәр генә күтәрелмәде! Хатирәләре белән уртаклашырга теләгәннәргә дә, җыр-моңга, биюгә маһирлыгын күрсәтергә теләүчеләргә дә урын түрдән булды. Һәркем бер үк вакытта кунак та, хуҗа да иде монда.
Без никадәр күмәк икәнбез дип, бер-берсенә карап сокланып, горурланып утыра иде күпләр. Әлеге җыенга кайтканнарның барысы да Калмыкта төпләнеп калган булса, нинди булыр иде икән авыл бүген? Күз алдына китерүе читен. И язмыш, авыллар язмышы! Меңәрләгән татар, башкорт авыллары, Калмык кебек балаларын илгә очырып, шушындый җыеннарда гына аларны бергә туплый ала шул. Ләкин мондый очрашулар да адәм баласын бәхетле итә. Башын терәп үксер нигезләре калмаса да, тәпи эзләренең җылысын саклаган урамнары, кочагына сыендырыр авыллары бар аларның.
–Авылыбызның картаюына колхозның бетүе сәбәбче булды, – дип исәпли Кәүсәр Килмәтов. – Колхоз таралгач эш бетте, эш беткәч кешеләр читкә китте. Ләкин авылыбыз исән әле. Сүндермәскә иде аны. Бу җыенның төп максаты да шуннан гыйбарәт.
Кәүсәр Килмәтов Бөек Ватан
сугышында катнашучыларга обелиск, Калмыкның 320 еллыгына тактаташ эшләтүнең һәм башка чараларның шәхси спонсоры булган.
Бүгенгесе көндә Краснокама районында гомер итүче табиб Филгат Әшимовның фикере дә авылдашы-ныкына аваздаш.
–Авылны яшәртер өчен мондый җыеннар үткәрү бик кирәк. Оештыручылары булса, кайта-чаклар. Авылдашлар арасындагы аралашу чылбыры өзелмәячәк. Йөрәкләрне җилкендергән, үзенә һәрчак тартып торган төбәк бит ул туган як, – дип хисләргә бирелде Филгат Касыйм улы.
Кәүсәр Әминевның бертуган апасы Филия ханымның да шатлык хисләре күңеленә сыймый:
–Шушы җыенда инде онытылып беткән хатирәләр яңарды, яшьлек дусларыбыз белән яңадан таныш-тык. Их, үзгәргәнбез, олыгайган-быз икән лә.
Авыл халкы, кайткан кунаклар Калмык табигатенең хозурлыгы, матурлыгы турында сөйләп туймады. Себергән елгасында су коенулары, авыл читендә ургылып чыккан чишмәдән су алулары кичәге кебек хәтерләрендә уелып калган. Калмык җыены программа-сында сабантуйга хас күренешләр дә шактый кертелгән иде: милли көрәш, спорт уеннары, кул көрәштерү һ.б. Җыр-моң бер генә минутка да тынмагандыр. Бәйрәмгә махсус чакырылган җырчы Зилә Шәехова төркеменнән тыш, һәвәскәрләр дә бизәде сәхнә түрен. Күмәкләшеп сәхнәдә биюләре – үзе бер тамаша!
Без, “Өмет”челәр дә, бәйрәм уртасында кайнадык. Халык белән бергә биедек, Филгат абыйның баянына кушылып күңелебез булганчы җырладык.
Калмыклылар тормыш мәшәкать-ләреннән арынып, чын күңелдән бәйрәм итте бу көнне. Күпне күргән, күпне кичергән Калмык авылы исә балаларының очрашып болай тантана итүен читтән тыныч кына күзәтеп торды. Чиксез шатлангандыр, канәгать калгандыр ул. Шушы авылга нигез салган Калмык бабай, Әлмәт бабай, фани дөньядан киткән ата-бабалары рухы чиксез куангандыр.
Күрешү тәмен татыган авылдаш-лар теләр-теләмәс кенә аерылыш-ты. Озакка сузмый кабат очрашырга вәгъдә бирешеп таралышты алар.

Филгат Әшимов, Филия Батуллина һәм Фируза Зиянова

 

Авыл старостасы Ирек Шәрәфиев (уңда) һәм Кәүсәр Әминев.

 

Каниф Дәүләтханов авылның иң җегәрле, һәр эштә башлап йөрүчесе.

 

Рәдис Ногманов.
Рөстәм Хәнәфин фоторәсемнәре.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>