Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Күрдемлеләр олуг шәхес, халык шагыйре Әнгам Атнабаевның якты рухын кадерләп саклый

Бар булмышы, яшәеше халкы күңелендә онытылмаслык урын алган, рухларны баетып, гүзәллеккә, мәңгелек сөюгә дан җырлаган шәхесләр була. Быел без шуларның берсе – Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллык юбилеен билгелибез.

Безне бу истәлекле көннәр алдыннан Әңгам аганың туган якларында – Тәтешле районы Иске Күрдем авылында – бүген дә Атнабайлар үсәме һәм шагыйрьнең якташлары нинди уй-хисләр белән яши икән дигән кызыксыну юлга чакырды.
Без килеп кергәндә Күрдем урта мәктәбе гөрләп тора иде, бик җылы каршы алдылар һәм мәктәпнең горурлыгы булган музейга алып керделәр. Музей ике залдан тора: беренчесе – Туган якны өйрәнүгә, икенчесе – якташлары, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган.
Музей җитәкчесе Эльмира Венер кызы Әбелкарамова әйтүенчә, музей 2001 елда мәктәптә гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыткан, хаклы ялга чыккач, бар булмышын музейга биргән Фидалия Хәби кызы Мостафинаның тырыш хезмәте белән ачылган.
Музей экспонатларга гаять бай, биредә алар саны меңнән артып китә. Иң күзгә ташланып торганы – Атнабайның иркен зал уртасына урнаштырылган эш өстәле һәм кәнәфие. Аны музейга “Һәнәк” журналы бүләк иткән. Шулай ук шагыйрь кулында кайчандыр ут уйнаткан ручкасы, аның китаплары, Грамоталары, костюмнары һәм эшләпәсе, барсы да урын алган.
Шунысы кызыклы– мәктәптә экскурсоводлар әзерләү түгәрәге эшли икән. Һәм менә анда йөрүче балалар безне данлыклы якташлары Әнгам Атнабай иленә сәяхәткә алып кереп китте.
Кулларына килешле итеп указка тотып алган егет һәм кызлар шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы, аның эшчәнлеге буйлап фәһемле дә, кызыклы да булган экскурсия үткәрде. Безгә үзләренең данлы якташларына атап язылган шигырьләрен дә укып ирештерделәр. Чынлап та, үсә икән биредә булачак Атнабайлар, Күрдемне киләчәктә алар да, шагыйрь абыйлары кебек, матур данга төрер әле дигән уй күңелләребезне күтәреп җибәрде.
Мәктәптә һәрчак шагыйрь рухы яшәвенә чын-чынлап ышандык без. Ел саен биредә укучылар арасында шагыйрьнең иҗаты буенча иншалар языла, конкурслар-викториналар үткәрелә, балалар милли рухта тәрбияләнә икән.
Музейда безгә шагыйрьнең Бөек Ватан сугышында 1942 елда һәлак булган калган әтисенең бердәнбер фотосурәтен дә күрсәттеләр.
Һәлак булган чакта әтиемнең,
Яше булган миннән яшерәк, – дип яза бу уңайдан шагыйрь.
Күрдем урта мәктәбендә бүген 231 бала белем ала, 2002 елда аның ихатасында Әнгам Атнабаевның бюсты ачылган, ә инде 2003 елда мәктәпкә шагыйрьнең исеме бирелгән. Биредә шагыйрьнең иҗаты тирәнтен өйрәнелә.
Музейда тагын бер кызыклы экспонат игътибарыбызны җәлеп итте: ул да булса шагыйрьнең эшчәнлеге вакытында кулланган зур стена картасы. Ул командировкалардан кайткан саен үзе булган район, авылның астына кызыл каләм белән сызып куя торган булган.
Менә музейның беренче директоры Фидалия ханым да килеп җитте. Атнабайлар гаиләсе белән якыннан аралашып йөрү бәхетенә ия булган ханым шагыйрьнең тормышы, гаиләсе турында тагын да тулырак сөйләп үтте һәм без өйрәнү залына күчтек.
Фидалия Хәби кызы әйтүенчә, Күрдем авылына 1833-38 елларда атаклы мәгърифәтче Гали Чокрыйның авылы Иске Чокырдан күчеп килүчеләр нигез салган. 1889 елда Күрдемдә ике катлы мәчет-мәдрәсә төзелә, аның белән Гали Чокрыйның кече улы Гарифулла хәзрәт җитәкчелек итә. Укыту яңа ысул белән оештырыла: география, хисап, тарих һ.б. фәннәр укытыла, китаплар Казаннан кайтартыла.
1918 елда, гражданнар сугышы вакытында, Беренче интернационал полк сугышчылары биредә Колчак гаскәрләре белән бәрелешә, шунда Гарифулла хәзрәт кылыч белән чабып үтерелә. Аннан соң укытулар йортларда алып барыла, ә инде 1935 елда җидееллык мәктәп үз ишекләрен ача. Әнгам Атнабаев, әтисе сугышта һәлак булганнан соң, әнисенә алты туганын карап үстерешер өчен, 7 сыйныфтан соң әнә шул мәктәпкә пионервожатый булып эшкә килә. Биредә егетнең тагын да бер сәләтенә юл ачыла: майлы буяулар белән Сталин сурәтләрен төшерә башлый һәм аларны оешма-колхозларга тарата. Ул елларда портретларга сорау зур: чөнки юлбашчы портреты һәркайда түрдә эленеп торырга тиеш була. Егет алмашка он-икмәк ала, шулай итеп, туганнарын ач үлемнән саклап калуга булыша.
Күрдем мәктәбе укучылары белән очрашу да бик җанлы үтте. Биредә “Өмет” гәзитен беләләр, укыйлар һәм яраталар икән. Укучылар безне зур игътибар белән тыңлады, аннан үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын яудырды. Шулай ук без оештырган викторина сорауларына да дөрес-тулы җаваплар бирделәр. Арада Әңгам абыйлары Атнабаев кебек татар журналистикасына килергә хыялланучы балалар да бар икән, аларга үзебезнең киңәшләрне бирдек.
Мәктәптән рухланып чыгуга Күрдем хакимияте башлыгы Рамир Хуҗи улы Әхмәтов безне авылның күркәм урыннарын күреп кайтырга чакырды.
Иң элек без аннан халык шагыйре данлаган Җиде күзле чишмәгә алып баруын үтендек.
Сихәтле икән шул бу урын! Ихатасы матур итеп киртәләп алынган. Чемәрле тимер баскычлар буйлап кышкы салкында да челтерәп агып яткан чишмәләр янына төшәбез. Чынлап та, алар җидәү һәм җидесе дә зәп-зәңгәр күзләре белән үзләренә ымсындырып чакыралар, җырлыйлар! Әнгам ага аларны тиккә генә данламаган да, тиккә генә үзенең иң матур шигырьләренең берсен багышламаган икән шул! Изге чишмә юлында ел әйләнәсенә кеше өзелми икән, без дә аның тәмле суын авыз иттек.
Рамир Хуҗи улы безне аннан тегермән буасы төбәгенә алып китте. Элек биредә тегермән гөрләп эшләгән булган, анда шагыйрьнең әти-әнисе он тарттырып, күпереп торган икмәк пешергән. Буасы да халыкка хезмәт иткән. Әнгам абый инде Уфада эшләгән вакытында бер елны буа ерылып киткән. Авылдашлары мөрәҗәгать иткәч, шагыйрь үзе кайтып, колхоздан атлар алып, авыл халкын өмәгә чакырып, бергәләп буаны буып куйганнар. Еллар дәвамында анда аккошлар, кыр казлары һәм үрдәкләре килә торган булганнар, буа авыл халкының яраткан ял урыны булган. Ләкин соңгы елларда, күп су вакытында, буа тагын ерылган. Менә хәзер күрдемлеләр аны тагын да заманча технологияләрне кулланып буу уе белән янып яшиләр икән.
Авылның мәчете дә бик күркәм урында урнашкан икән. Без мәчетның имам-хатибы, Әнгам аганың бертуган энесе, ата нигезен суытмый гомер кичерүче Мәгъдән абый белән дә очраштык (аның үзе һәм абыйсы турындагы истәлекләрне гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укырсыз).
Рамир Хуҗи улы булән сөйләшүебез әкренләп авылның бүгенге яшәешенә күчте.
–Безнең халык гаять уңган, җор сүзле һәм һәр яклап та булдыклы бит ул,–ди хакимият башлыгы горурланып. –Хәер, Атнабай кебек халык шагыйрьләрен биргән якларда башкача мөмкин дә түгелдер. Атнабайлар үзләрен “без чыршы нәселеннән” дип әйтә, шулай булгач кыенлыклар алдында тез чүгәргә хакыбыз юк. Безнең якта күрәсез, чишмәләр күп, таулары да күркәм, ә авылга терәлеп торган менә бу урманнар Пермь карурманнарына ук барып тоташа. Халкыбыз үзе яшәгән җирне саклап, баетып, төзекләндереп, матурларга тырышып яши. “Без бу җирне матурларга тудык”, ди бит Әнгам абыебыз да.
Иске Күрдем авыл хакимиятенә барлыгы 8 авыл – Иске Күрдем, Беренче Җиремҗибаш, Юрмиязбаш, Сораштыбаш, Ачыелга, Ташкент, Борылымбаш, Икенче Җиремҗибаш авыллары керә икән. Анда 1987 кеше яши, шуларның 1010ы – эш көчендәгеләр, 500е ветераннар, шулай ук укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп. Бүгенге көндә “Карл Маркс исемендәге” авыл хуҗалыгы кооперативында 97 кеше эшли, алар матур күрсәткечләргә ирешкәннәр – 53 мең центнердан артык уңыш җыеп алганнар. Биредә, игенчелектән тыш, токымчылык һәм сөтчелек белән җитди шөгыльләнәләр.


–Мәктәптә балалар саны күп, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен 43 урынлык балалар бакчасы эшләп килә, ләкин бу булган ихтыяҗны кәнәгатьләндерә алмый. Якын киләчәктә авылда яңа балалар бакчасы бинасы төзелергә планлаштырыла, моны, әлбәттә, барыбыз да көтә. Чөнки безнең авыл үсүгә бара: яшь гаиләләр күп төпләнеп кала, яңа урамнар барлыкка килә. Шул сәбәпле, балалар да торган саен күбрәк туа.
Күрдемдә шуңа игътибар иттем: биредә кибетләр саны күп икән “һәм анда хаклар да шәһәрдәгегә караганда күпкә арзанрак”, ди озатып йөрүчеләребез.
Күп якларда хәтта фельдшер-акушерлык пунктлары да ябылган бу чорда Күрдемдә медицина амбулаториясе уңышлы эшли икән. Анда ике белгеч – балалар һәм өлкәннәр табибы кабул итә, шулай ук физкабинет эшли. Лаборатория дә бар: анализлар урында алына һәм эшләнә икән. Шулай ук тагын да дүрт авылда фельдшер-акушерлык пунктлары эшли.
Җыр-моң яраткан, шигърият дөньясына мөкиббән киткән Күрдем авылы халкы үткән көздә зур куаныч кичергән: аларның авыл мәдәният йортының түбәсенә капиталь ремонт үткәрелгән. Киләчәктә 280 урынлык гаять зур мәдәни учакның тәрәзәләрен дә заманчага алыштыру уе белән яналар хәзер биредә. Шулай итми ни: данлыклы шагыйрь Әнгам Атнабайның якташлары белән очрашуга нинди генә билгеле шәхесләр килми дә, нинди генә шаулы чаралар үтми, шулай булгач, мәдәният йортын төзек тоту – изге бурыч!
– Бүген беркемгә дә җиңел түгел, ләкин без кул кушырып утырмыйбыз, төрле программаларда катнашабыз һәм авылларыбызны төзекләндерү өчен тырышабыз, – ди Рамир Хуҗи улы. – Мәсәлән, “”Бердәм Русия”нең “Реаль эшләр” программасы буенча күп эшләр эшләнде: чишмәләр, зират коймалары, юллар төзекләндерелде. Урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасында өч ел рәттән катнашып киләбез: мәктәп тәрәзәләрен яңарттык, балалар бакчасында капиталь ремонт эшләдек, быел менә авылдашлар белән җыелып киңәштек тә, янгын хәвефсезлеге турында кайгыртырга булдык: янгын сүндерү машинасы алачакбыз.
– Быел якташыгыз Әнгам Атнабайның олуг юбилее – 90 яше! Бу уңайдан сезнең якларда матур бәйрәм чаралары үткәрү дә планга кертелгәндер?
– Атнабай исеме – халык күңелендә яши һәм яшәячәк. Аның исемен мәңгеләштерү максатында мәктәбебезгә һәм яңа урамнары-
бызның берсенә аның исеме бирелде, менә бай экспонатлы музее белән таныштыгыз. Ел саен бездә Әнгам аганың каләмдәшләре, аның иҗатын өйрәнүчеләр, яратучылар була. Ә инде халык шагыйренең туган көнендә, 23 февральдә, Күрдемдә чын шигърият бәйрәме – “Күрдем чишмәләре” дип аталган иҗади конкурс үтә. Менә әле авылда шуңа әзерлек эшләренең кызган вакыты.
Бу көнне авыл кышкы сабантуйны хәтерләтә: бар районнан шигырь сөючеләр җыела. Анда яттан шигырь сөйләү, шулай ук үз шигырең белән сәхнәгә күтәрелү юнәлеше бар. Кайсыбер елны хәтта чыгыш ясаучылар саны 80 кешедән артып китә! Конкурс 16 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәннәр арасында үткәрелә, район статусы алган бу матур бәйгедә җиңүчеләргә районның Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе тапшырыла. Мәдәният йорты хезмәт-
кәрләре 16 ел дәвамында үткәрелгән әлеге шигърият бәйгесенең җиңүчеләре исемнәре күрсәтелгән стендлар эшләгән, килгән кунакларга бу кызыклы.
– Күрдем халкы өчен Әнгам Атнабай, тәү чиратта, кем?
– Әлбәттә, бөек шагыйрь һәм кадерле якташыбыз! Безнең якларда Әнгам Атнабаев исеме һәрвакыт телдә, һәрвакыт йөрәкләрдә. Менә күптән түгел аның иҗатына багышланган конкурс концертлары үтте, анда аның шигырьләре укылды, шигырьләренә язылган җырлар җырланды, спектакльләр куелды. Әнгам аганың исеме бүген дә халкыбызның бердәм булуына зур өлеш кертә.
Гөлара Арсланова.
Фәнил Абдуллин фотолары.
Уфа-Күрдем-Уфа.

Башкортстан яңалыклары


Кичә Уфада “Килмешәк” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтелде. Бу хакта беренче татар тифлокомментаторы, Татарстанның сукыр...
18-02-2019 13:42
Бу инцидент Уфаның Нижегородка бистәсендә булган. Чакыру буенча килеп җиткән пожарниклар, төтен-ялкын күренмәгәч, хәбәр итүче ханымнан “Нә...
18-02-2019 10:38
Башкортстан республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты былтыр ничә гаиләнең таркалуы һәм аларның ничә ел үткәч аерылышулары хак...
18-02-2019 06:45
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан республикасы дәүләт премиясе лауреаты Заһир Валитов арабыз...
18-02-2019 06:34
Паралимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Гиннесс рекордлары китабы рекордчысы, Башкортстанның “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтима...
16-02-2019 13:01
“Эштә лидер – спортта лидер” номинациясе җиңүчеләре арасында “Башкирэнерго”ның  Сибай электр челтәрләренең җитештерү берләшмәсе (директоры...
16-02-2019 11:08
2018 елның спорт буенча  нәтиҗәләрен барлаганда шәһәрнең спорт һәм физик культура буенча комитеты рәисе Ф. Әминев Сибайда сәламәт яшәү рәв...
16-02-2019 10:34
Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов Сибайга эш сәфәре белән барды. Омбудсмен җирле хастаханәдә кизү табиб һәм сәламәтлек ...
16-02-2019 06:12
Нефтекамада яшәүче бер ир,  интим-хезмәтләргә заказ ясарга уйлап, махсус сайтка керә. Үзенә ошаган фахишәне сайлагач, арытаба аның белән э...
15-02-2019 15:49
Бүген Бүздәк районында Бүздәк берләштерелгән почтамтының 2018 ел эшчәнлеге буенча йомгаклау утырышы үтте.  Гомум күрсәткечләр буенча Бүздә...
15-02-2019 14:38
Уттан калмый, бурдан кала, диләр. Дөрес сүзләр. Уфадагы “Корея-авто” автоүзәгендә чыккан янгын салган зыян да зур – 15 млн. сум тирәсе, ди...
15-02-2019 06:38
“...миңа 54 һәм төрле зур вазифаларда эшләдем. Әмма Сочидагы инвестиция форумында беренчегәмен, – дип язды Башкортстан башлыгы вазифасын б...
15-02-2019 05:43

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Хельсинкилылар "Мулла" фильмын югары бәяләгән. Кинокартинаны тамашачыга продюсер, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим...
18-02-2019 12:30
Кичә Марат Бәшәровның хатыны интернет челтәрендә ире белән аерылышуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаиләне сакла...
18-02-2019 12:28
Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген финанслауның башка ысулларын эзләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта "Татар-инфор...
18-02-2019 12:23
  21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. ...
16-02-2019 16:50
Ульяновскидагы хәрби училище курсантлары эхинококкозны насвай (чәйни торган тәмәке, составында терлекләр тизәге дә бар) кулланып эләктергә...
15-02-2019 08:09
Экспертлар быел дуңгыз итенең бәясе төшә, ди. Ул якынча биш процентка арзанракка сатыла башларга тиеш, имеш. Милли ит ассоциациясе (андые да...
15-02-2019 07:51
Җәвит Шакировның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланы...
15-02-2019 07:49
Русиядә бензинның чиксез күп булып китүе бар бит әле. «Ведомoсти»га сылтанып әйткәндә, Русия нефть эшкәртү заводларының бензин чыгару мөмкин...
15-02-2019 07:44
Русиянең иң ярлы төбәге дип Тыва республикасы танылган. Хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны биредә 41,5 процентка җиткән. Бу хакта РФ Хөкүмәт...
15-02-2019 07:19
Бүген халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. Легенд...
15-02-2019 07:04
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дө...
15-02-2019 04:39
Татарстанда үткән  Дәүләт Советыннан соң барлык матбугат чаралары Владимир Путин Татарстан президенты Миңнехановка замечание ясады дип шау...
14-02-2019 08:58

Дөнья


АКШның Флорида штатында алтынчы сыйныф укучысы ил әләме алдында ант итүдән баш тарткан. Америка флагын һәм гимнын кара тәнлеләргә карата р...
18-02-2019 12:21
Инглиз табибы Гарольд Шипман, 15 пациентын үтерүдә гаепләнеп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.    Тикшерү барышында аның 30 ел медиц...
18-02-2019 09:23
“Pantonе” Халыкара тикшеренүләр институты фаразларына ярашлы, 2020 елның төп төсе зәңгәр булачак. Институтның вице-президенты Лори Прессма...
18-02-2019 08:48
   Тайваньның Чжунли шәһәрендә студентлар, такта янында дәрес материалын аңлатып торучы кыска кара күлмәк кигән 28 яшьлек укытучы кызны фо...
18-02-2019 08:23
    Кытайда бер мультимиллионер Көнчыгыш календере буенча Дуңгыз елын бәйрәм итәргә кайткач, авылдашларына миллионнарча юаньлек бүләкләр та...
18-02-2019 08:10
“Үзбәкконцерт” җитәкчесе Әдил Әбдүкаххоров ил артистларын Үзбәкстан президенты Шәвкать Мирзиёев адресына башкача дан җырламаска чакырган. ...
16-02-2019 16:35
Украинаның бүгенге президенты Петр Порошенконың халык тарафыннан якланган рейтингы 5 — 6 % тәшкил итә, шуңа да булачак сайлауларда аның га...
16-02-2019 16:32
Төньяк Кореянең ярты халкы (40%)  ачлыктан интегә. Бу турыда БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белдерә. Мәгълүматларына ярашлы, ...
16-02-2019 16:30
Халык арасында “Татарның акылы” дигән зур бәягә лаек булган язучы, олуг шәхес, сәясәтче, драматург Туфан ага Миңнуллин әсәре буенча төшерелг...
15-02-2019 08:03
Кайсыбер сабыйлар бишектән үк матурлык бәйгеләрендә катнаша башлый дисәк тә хата булмас. Ирен Вуд – шуларның берсе. Кыз 6 яшенә кадәр 300 ...
15-02-2019 06:53
78 яшьлек Кен Майерс 1979 елда ук сөекле тормыш иптәшенә Гашыйклар көне уңаеннан открытка бүләк итә. Киләсе елда ул шул ук открыткага яңа ...
15-02-2019 06:03
Сэмюел Литтл 90 хатын-кызны теге дөньяга озаткан. Алар арасында берәдәкләр, фахишәләр, наркоманиядән интегүчеләр булган. Күп җинаять эшләр...
15-02-2019 05:34