Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Өмет” гүзәле-2017” бәйгесенең җиңүчеләрен редакциягә чакырып, түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшербез дигән ният бар иде. Ниһаять, кызлар белән очраштык. Җылы, матур, эчтәлекле чара килеп чыкты.

Очрашуның максаты, беренчедән, гүзәлләрне тәбрикләү булса, икенчедән, кызлар белән якыннанрак танышу иде. Чөнки гәзиттә басылган фотоларда без кызларны, башлыча, тышкы йөзе буенча гына бәялибез. Әмма гүзәллек ул – тәү чиратта эчке матурлык.  Кем әйтмешли, “киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар”. Кызларны озатканда без аларны “Өмет” гүзәле” финалына сайлап, ялгышмаганлыгыбызга тагын бер кат инандык. Чынлап та, күңелләре белән дә матур, ихлас, җылы карашлы, мөлаем, ачык кызлар килде безгә.

 

Исегезгә төшерәбез, “Өмет” гүзәле-2017” бәйгесе ел буена дәвам итте. Килгән фотолар буенча фикер йөрткәндә, кызларның һәрберсе үзенчә матур. Әмма бәйге булгач, сайлау булырга тиеш. Дөресен әйткәндә, сайлау кызу булды. Бәхәсләр, дәлилләүләр аша, дүрт сылуны финалга сайлап алдык. Алар – Салават районыннан Гөлназ Радис кызы Галләмова, Аскыннан Ильмира Давыт кызы Маннапова, Ярмәкәйдән Эльвина Иршат кызы Ялаева, Туймазы районыннан Диана Фәрит кызы Талипова. Сайлап алу турына үткән гүзәлләргә “Өмет” сайтында тавыш бирү оештырылды. Аның нәтиҗәләре буенча, 314 тавыш җыючы Гөлназ Радис кызы Галләмова “Өмет” гүзәле-2017” исеменә лаек булды.

Кызлар барысы да – студентлар. Бәйгенең тәмамлануы сессия чорына туры килгән-лектән, беркемнең дә имтихан, укуына хилафлык килмәсен өчен, очрашу вакытын бераз кичектерергә туры килде. Шулай итеп, кызларның өчесе – безнең редакциядә кунакта. Тәүгеләрдән булып, ерак араларны якын итеп, Октябрьский шәһәреннән Эль-вина Ялаева килеп җитте. Ул Ярмәкәй районының Тарказы авылыннан. Былтыр 11 сый-ныфны тәмамлап, бүгенге көндә С.И.Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть коллед-жында беренче курста укып йөри. Салават районының Лаклы авылы кызы Гөлназ Галләмова Башкорт дәүләт универси-тетының татар филологиясе һәм мәдәнияте факультетында бака-лавр программасы буенча укып, аны кызыл дипломга тәмамлап, бүген магистратураның беренче курсында белем ала. Аскын районы Солтанбәк авылында туып үскән Ильмира Маннапова бүген Башкорт дәүләт универси-тетының башкорт филологиясе һәм журналистика факульте-тында бакалавр программасы буенча 4 курста укый. Шул ук вакытта “Тамыр” телеканалының “Тау-тау хәбәр” тапшыруы редакторы булып эшли.
Гүзәлләр белән танышкач, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов, аларны котлап, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. “Киләчәктә, бәлки, зуррак гүзәллек бәйгеләрендә катна-шырга туры килер. Ә “Өмет”тәге җиңүегез үзегез өчен һәрвакыт иң зурысы булып калсын”, – дигән теләген җиткерде ул.
Матурлык – ул киң төшенчә. Кеше үзенең тышкы матурлыгы белән генә түгел, эчке рухи байлыгы, әдәплелеге һәм тыйнаклыгы белән генә чын мәгънәсендә гүзәллеккә ия була. Эчке матурлык белән тышкы матурлык туры килсә генә чын матурлык туа, диләр.
Ә безнең гүзәлләребез өчен матурлык нәрсә соң ул?
Гөлназ: “Гүзәллек – ул тышкы матурлык кына түгел, ул эчке дөнья байлыгы да. Камил акыллы, кешеләргә карата ярдәмчел, ихлас булу кебек сыйфатларны да үз эченә ала”.
Ильмира: “Гүзәллек бәйгеләре – матур чаралар дип уйлыйм. Ә гомумән алганда, һәр кешенең үзенең матурлыгы була. Һәркем өчен үзенең идеалы бар. Һәркемгә үзенең якын кешесе матур һәм һәркем үзенчә гүзәл”.
Эльвина: “Гүзәллек – ул эчке матурлык. Матур уйлар, изге эшләр, яхшы гамәлләр”.
Әйе, чын матурлыкны күз белән күрәләр, күңел белән тоялар. Кызларыбызның күңеле бай икәнлегенә шигебез юк. Алар студент иңенә төшкән гыйлем алу дигән зур эшне башкару белән беррәттән актив тормышта кайнап яшиләр. Мәсәлән, Гөлназ студент еллары бик җанлы үтә, дип билгеләде. Үзе актив булгач, Казан белән Болгарны да күреп кайткан. “Сәләт” балалар лагерында әйдаман булып эшләп, тәҗрибә туплаган. Ильмира “Русия студентлары отряды” оешмасына кереп, “Анапа”да лагерьда эшләп кайту бәхетенә ирешкән. Эльвина студент булуның ни икәнлеген яңарак кына тоя башласа да, төрле ярыш-бәйгеләрдә катнышып, үзен сынап карарга өлгергән . “Барысы да кешенең үзеннән тора. Теләгең булса, бүген студентларга мөмкинлекләр бик күп. Студент еллары – хәсрәтсез чорларның берсе. Аның кыйммәтен аңлап кына бетермибез, мөгаен”, – диләр кызлар. Аларның барысы да бию түгәрәкләренә йөри. Буш вакытлары килеп чыкса, театр, кинога баралар. “Кышын шугалакларга йөрибез. Буш вакытыбызны файдалы үткәрергә тыры-шабыз”, – диде гүзәлләр.
Ышанычлы дуслар белән очраштыручы, үзеңне төрле яклап ачу мөмкинлеге биргән студент еллары кызларның күңелендә иң матур чорларның берсе булып калсын дип телибез.
“Өмет” гүзәле”н үткәрү гәзит битләрендә баргач, яшьләрнең бүгенге матбугатка карата фикерен сорамый калу ярамый иде. Бүгенге яшьләр туган телләрендә гәзит-журналлар укыймы?
Гөлназ: “Кызганычка каршы, бүгенге яшьләрне туган телдәге басмаларны күп укый дип әйтә алмыйм. Яшьләр күбрәк телефон, планшет аша Интернеттагы язмаларны укый. Шуңа татар-башкорт телендә сайтлар күбрәк булса, аларны яшьләр укып барачак дип ышанам”.
Ильмира: “Яшьләрнең гәзит-журналларны аз укуы – ул инде факт, сер түгел. Матбугат битләрендә бәйгеләр, яшьләрне җәлеп итә торган чаралар булса, минемчә, аларны кызыксын-дырып була. “Өмет” гүзәле”н генә алыйк. Ул яшьләрне, чынлап та, җәлеп итте. Ә кеше гәзитне кулына алса, фото гына карап калмый, аны тулысынча диярлек укып чыга. Шуңа яшьләрне укымыйлар дип әйтә алмыйм, әмма бүген аларны кызыксын-дыра торган чаралар күплеген истә тотып, шушы юнәлешне җанландырырга кирәк”.
Эльвина: “Мин үзем, авылга, өйгә кайткан саен “Өмет”не укып чыгам. Бәләкәй чактан матбугат басмаларын укып үскәнгә, минем өчен гәзитне кулга тотып уку кызыклы”.
“Интернет челтәрләре булу – яхшы, әмма гәзитнең исен иснәп, тотып укуы – күпкә рәхәтрәк”, – диләр кызлар.
Яшьләрдән мондый сүзләр ишетү – куанычлы. Тышкы һәм эчке матурлыгы булган гүзәлләребез тагын да күбрәк булсын. Шундый теләктә “Өмет” гүзәле” бәйгесен быел да дәвам итәбез. Теләгебез – матурлык аша яшьләрне гәзиткә чакыру, аларны басма матбугатка җәлеп итү.

Язгөл САФИНА.

Башкортстан яңалыклары


Кичә Уфада “Килмешәк” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтелде. Бу хакта беренче татар тифлокомментаторы, Татарстанның сукыр...
18-02-2019 13:42
Бу инцидент Уфаның Нижегородка бистәсендә булган. Чакыру буенча килеп җиткән пожарниклар, төтен-ялкын күренмәгәч, хәбәр итүче ханымнан “Нә...
18-02-2019 10:38
Башкортстан республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты былтыр ничә гаиләнең таркалуы һәм аларның ничә ел үткәч аерылышулары хак...
18-02-2019 06:45
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан республикасы дәүләт премиясе лауреаты Заһир Валитов арабыз...
18-02-2019 06:34
Паралимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Гиннесс рекордлары китабы рекордчысы, Башкортстанның “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтима...
16-02-2019 13:01
“Эштә лидер – спортта лидер” номинациясе җиңүчеләре арасында “Башкирэнерго”ның  Сибай электр челтәрләренең җитештерү берләшмәсе (директоры...
16-02-2019 11:08
2018 елның спорт буенча  нәтиҗәләрен барлаганда шәһәрнең спорт һәм физик культура буенча комитеты рәисе Ф. Әминев Сибайда сәламәт яшәү рәв...
16-02-2019 10:34
Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов Сибайга эш сәфәре белән барды. Омбудсмен җирле хастаханәдә кизү табиб һәм сәламәтлек ...
16-02-2019 06:12
Нефтекамада яшәүче бер ир,  интим-хезмәтләргә заказ ясарга уйлап, махсус сайтка керә. Үзенә ошаган фахишәне сайлагач, арытаба аның белән э...
15-02-2019 15:49
Бүген Бүздәк районында Бүздәк берләштерелгән почтамтының 2018 ел эшчәнлеге буенча йомгаклау утырышы үтте.  Гомум күрсәткечләр буенча Бүздә...
15-02-2019 14:38
Уттан калмый, бурдан кала, диләр. Дөрес сүзләр. Уфадагы “Корея-авто” автоүзәгендә чыккан янгын салган зыян да зур – 15 млн. сум тирәсе, ди...
15-02-2019 06:38
“...миңа 54 һәм төрле зур вазифаларда эшләдем. Әмма Сочидагы инвестиция форумында беренчегәмен, – дип язды Башкортстан башлыгы вазифасын б...
15-02-2019 05:43

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Хельсинкилылар "Мулла" фильмын югары бәяләгән. Кинокартинаны тамашачыга продюсер, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим...
18-02-2019 12:30
Кичә Марат Бәшәровның хатыны интернет челтәрендә ире белән аерылышуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаиләне сакла...
18-02-2019 12:28
Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген финанслауның башка ысулларын эзләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта "Татар-инфор...
18-02-2019 12:23
  21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. ...
16-02-2019 16:50
Ульяновскидагы хәрби училище курсантлары эхинококкозны насвай (чәйни торган тәмәке, составында терлекләр тизәге дә бар) кулланып эләктергә...
15-02-2019 08:09
Экспертлар быел дуңгыз итенең бәясе төшә, ди. Ул якынча биш процентка арзанракка сатыла башларга тиеш, имеш. Милли ит ассоциациясе (андые да...
15-02-2019 07:51
Җәвит Шакировның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланы...
15-02-2019 07:49
Русиядә бензинның чиксез күп булып китүе бар бит әле. «Ведомoсти»га сылтанып әйткәндә, Русия нефть эшкәртү заводларының бензин чыгару мөмкин...
15-02-2019 07:44
Русиянең иң ярлы төбәге дип Тыва республикасы танылган. Хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны биредә 41,5 процентка җиткән. Бу хакта РФ Хөкүмәт...
15-02-2019 07:19
Бүген халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. Легенд...
15-02-2019 07:04
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дө...
15-02-2019 04:39
Татарстанда үткән  Дәүләт Советыннан соң барлык матбугат чаралары Владимир Путин Татарстан президенты Миңнехановка замечание ясады дип шау...
14-02-2019 08:58

Дөнья


АКШның Флорида штатында алтынчы сыйныф укучысы ил әләме алдында ант итүдән баш тарткан. Америка флагын һәм гимнын кара тәнлеләргә карата р...
18-02-2019 12:21
Инглиз табибы Гарольд Шипман, 15 пациентын үтерүдә гаепләнеп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.    Тикшерү барышында аның 30 ел медиц...
18-02-2019 09:23
“Pantonе” Халыкара тикшеренүләр институты фаразларына ярашлы, 2020 елның төп төсе зәңгәр булачак. Институтның вице-президенты Лори Прессма...
18-02-2019 08:48
   Тайваньның Чжунли шәһәрендә студентлар, такта янында дәрес материалын аңлатып торучы кыска кара күлмәк кигән 28 яшьлек укытучы кызны фо...
18-02-2019 08:23
    Кытайда бер мультимиллионер Көнчыгыш календере буенча Дуңгыз елын бәйрәм итәргә кайткач, авылдашларына миллионнарча юаньлек бүләкләр та...
18-02-2019 08:10
“Үзбәкконцерт” җитәкчесе Әдил Әбдүкаххоров ил артистларын Үзбәкстан президенты Шәвкать Мирзиёев адресына башкача дан җырламаска чакырган. ...
16-02-2019 16:35
Украинаның бүгенге президенты Петр Порошенконың халык тарафыннан якланган рейтингы 5 — 6 % тәшкил итә, шуңа да булачак сайлауларда аның га...
16-02-2019 16:32
Төньяк Кореянең ярты халкы (40%)  ачлыктан интегә. Бу турыда БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белдерә. Мәгълүматларына ярашлы, ...
16-02-2019 16:30
Халык арасында “Татарның акылы” дигән зур бәягә лаек булган язучы, олуг шәхес, сәясәтче, драматург Туфан ага Миңнуллин әсәре буенча төшерелг...
15-02-2019 08:03
Кайсыбер сабыйлар бишектән үк матурлык бәйгеләрендә катнаша башлый дисәк тә хата булмас. Ирен Вуд – шуларның берсе. Кыз 6 яшенә кадәр 300 ...
15-02-2019 06:53
78 яшьлек Кен Майерс 1979 елда ук сөекле тормыш иптәшенә Гашыйклар көне уңаеннан открытка бүләк итә. Киләсе елда ул шул ук открыткага яңа ...
15-02-2019 06:03
Сэмюел Литтл 90 хатын-кызны теге дөньяга озаткан. Алар арасында берәдәкләр, фахишәләр, наркоманиядән интегүчеләр булган. Күп җинаять эшләр...
15-02-2019 05:34