Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Аблайда бар да оста

 

Күмәкләшеп, берләшеп, алар авылларын төзекләндерү эшенә тотынган.

Үткән ел “Өмет”не иң күпләп алдыручы авылларның берсе буларак “Моңнар кайтсын авылга” акциясе белән барып, Аблайның мәдәни-социаль мохите белән танышып,  шул хакта гәзиттә язма биргән идек. Быел да кышның соңгы аенда Аблайга янә юлыбыз төште. Дөресрәге,  безне авыл активы чакырып алды.

–Фидакарь авылдаш абыйларыбыз җиң сызганып тотынып, урамнарга таш салып, юлларны төзекләндерде. Күрсәтерлек эшләребез тагын бар. Авылны яшәтергә тырышабыз, килеп күреп китмәссезме, – дип чакырдылар. 

Кичтән генә ярып үткән юлларга өрсәң очып китәргә торган өр-яңа кар төшә тора. Ул шундый җиңел, өрфия, әйтерсең, челтәр бизәк кар бөртекләре җиргә кунмый,  ә чак кына җил чыкса да, күбәләктәй бөтерелеп очып китәргә әзер торгандай тоела. Ак карлы юлларның язлы-көзле аяк атлап чыкмаслык баткакка әверелергә мөмкин икәнен авылда яшәгән, кайтып-китеп йөргән кешеләр яхшы белә. Аблай халкының үзәгенә үткән иде ул мәсьәлә. 

Ә менә көннәрдән беркөнне Аблай урамнарында машина, трактор гөрелтесе куба. Бу яхшы ыгы-зыгыны тудыручы үз гомерендә меңнәрчә чакрымнар узган, 2000 елга кадәр шофер булып эшләп, хаклы ялга чыккан Тәүзих Сабирҗан улы була. Үз куллары белән җыйган “Газ”игына утырып ала да, авылда булган карьерны файдаланып, үзе ком-таш ташый башлый. Энекәше Ринат Нәсибуллин погрузчик белән төяп тора. Гомере буе Уфада БНЗСта эшләгән Ринат абый хаклы ялга чыккач әнисе Мөфидә апаны ялгыз калдырмас өчен авылга кайткан.  “Шәһәрне болай да өнәп бетермим, өйрәнә алмадым аңа”, – ди. Бүген авылда тормышны җиңеләйтү, уңайлырак мохит тудыру өчен көчен кызганмый.

 – Карьерда таш бармы-юкмы, карадык. Ташны таптык, үземнең–“ГАЗ -53” белән ташый башладым. Авыл хакимияте дә эшебезне күрде. Колхоз  4-5 Беларусьны нәрәдкә куйды. Көненә 12-шәр рейс ясадым. Тәүдә авыл урамнарын, шуннан бер кызгач чүплеккә, зыяратка, буага илткән юлларны да төзәттек. 

Бер урам юлын эшләргә өч атналап вакыт уза. Бик озын монда урамнар. Тынычлык урамында, әйтик, 133 йорт. Үзе бер авыл. Авыл урамнарын бергә кушсаң, унбиш -уналты чакрымга баса. 

 –Бөтен урамнарны да тәртипкә китереп бетерергә иде, – ди Тәүзих абый. – Авыл халкы бик канәгать. Кире фикер белдерүчеләр дә булды. Авыл бит ул. Яңа елга җыелгач, бу эшне эшләгән кешеләргә рәхмәт белдерделәр. Әминев Илһам, Батыров Фидрат, Сәләхов Шәүкәт кебек егетләр ихластан ярдәмләште. Гарипов Заһир шәхси тракторы белән бик зур ярдәм итте. Камалов Фаязны аерып әйтәсе килә – үзенең ДТ-сы белән карьерны ачты. Юлларны тигезләп, ком-ташны яхшылап җәйде.

Ак көнләшү – яхшы нәрсә. Дәрт бирә ул, чәм өсти. Бәрдәследән Шәймөхәммәтов Илһам да әнә дәртләнеп, машиналар яллап, үз авылында бер урамны күтәртеп эшләгән. Аңардан күреп, икенче, өченче урамдагылар да кузгала башлаган. Көсәкәйлеләр дә кызыксынып карап киткән. 

 – Бу эшнең башлап җибәрүчесе Ширәев Тәүзих абый булды. Халык белән җыелып сөйләштек. Һәр хуҗалык берәр мең сум бирде. Ир-егетләр шәхси техника белән эшкә кушылдылар. Колхоз җитәкчесе Вадим Васильевич Соколовның ярдәме зур булды. Тракторлар, ягулык бирде. Совет һәм Тынычлык урамнарында  юлны эшләп куйдык. Кодаярова Римма апа, аннан соң Халиков Рамил абый халыктан җыйган акчаны дөрес итеп куллану, эшкә контроль буенча җаваплы иде. Рамил абый эшнең сыйфатын җентекләп күзәтеп торды. Былтыр төгәлләргә тиеш идек тә... эш бүленде. Язны көтәбез. Кояш карауга эшне дәвам итәргә торабыз. Быел Кодаяров урамын, Октябрь һ.б. урамнарны күтәртеп, таш түшәп куярга уебыз. Карьерны алты чакрымлык итеп ачабыз, әле аны рәсмиләштереп йөрим. Безнең хакимияткә караган авыллар арасында да юл проблемаларын бетерергә кирәк. Башта Аблай булса, Бәрдәсле, Үрнәк, Киндеркүл Көсәкәйгә дә кагыла бу.  Чакмагыш – Аблай арасы да планга кертелгән. Узган ел август аенда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка да мөрәҗәгать иттек. Ярдәм булыр, диде. 1,5 чакрымлык иң начар юлга асфальт салу бурычы тора.  Халык бездә инициативалы, эшчән, матур яшәргә омтыла. һәр яхшы башлангычка ихлас  кушылалар. Матди киртәләр генә тоткарлык тудыра.  Авылны  сакларга, үстерергә, кешеләргә эш урыннары, шөгыль, һөнәр булдыру уе белән яшибез. Матур эшләребез тагын булыр, тагын килерсез, – дип сүзен чакыру белән тәмамлады авыл  биләмәсе башлыгы Рәфис Фаат улы Мөхияров. 

Ширәевләр гаиләсе

Тәүзих абый белән Нәҗибә апа дүрт малай үстергәннәр. Данис Кушнарен районы Илморза авылында яши. “Мине уздырды, алты баласы бар”, ди Тәүзих абый елмаеп. Калган өч улы янында. Илшат урам аша, Илнур берничә өй аша яши. Ә Ранус төп йортта калган. –Улларым тырыш. Янымда гына булгач рәхәт.

Тәүзих абый тегермән тота, оныннан икмәк бик уңа, ди. Пилорамасы бар. Сарыклар, сыерлар асрыйлар. Бакча үстерәләр. 

–Йон-тире җыймаулары гына начар... Унбиш капчык йонны ташладым, – ди Тәүзих абый. –Тирене дә ташладым. Пима басарга дәрт итүче юк ичмасам ... 

Әйе. Барыбызга да таныш бу хәл. Һәр авылда булган мәсьәләләрнең берсе ул.

Авылда актив кешеләр күп. Авылның аксакалы мулла Фәһим абый Хәйруллин элек зоотехник булып эшләгән. Мәчет тәртипкә китерелгән.

– Аның үзен-үзе хәстәрләрлек мөмкинлекләре бар, – ди “Салкын чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хабиров. – Исем кушу, никах укыту, мәчет янында чаралар оештыру мөмкин.  Мәчет капкасы ачык торса, үткән-сүткән машиналар, кунаклар кереп чыга, хәер салып китә алалар. Мәчетнең капкасы бикле торырга тиеш түгел. Җомга намазына биш кенә кеше йөрүе эчне пошыра, әлбәттә. 

Авыл үзе яши ул

Авыл җирендә эшчәнлекне җанландырырга кирәк. Җитештерелгән продукциясе булмаса, авылның иртәгәсе юк. Эшен дә, эшчәнлек формасын да табарга кирәк, дигән фикер яклы бу авыл эшкуарлары. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эшкуар Айдар Габдуллин кайбер гаиләләрнең “Җанлы авыл” кооперативына кереп китүләрен бик вакытлы адым дип саный. 

–Шәхси эшкуарларга ярдәм кирәк. Бүген авылда эшләүче вак хуҗалыкларның нәтиҗәсе зуррак. Кешеләр күңелендә ышаныч туарга тиеш. Бәрдәслегә менә ике балалы гаилә кайтты. Аларга киләчәк планнарын корырга ярдәм итәбез. Иглинда узган бөтенреспублика сабантуенда үз автобусыбыз, үз сәхнәбез, спорт кирәк-ярагы белән катнаштык, үзебезнең көрәшче белән җиңеп тә кайттык. Бездә үсеш бар, алга барырыга кирәк. Авыл икътисади үсеш алырга, балалар туарга тиеш. Әгәр булдыклы кешеләр авылга кайтып яшәп китәргә булса, буш йортларны уртача хакка сатып алу мөмкинлеге бар әле. Балалар бакчасы, мәктәп, гөрләп торган клубыбыз бар. Эшне бергәләп булдырырбыз. Авылның язмышында ике төп фактор – юл һәм эш беренче тора. 

Зур тормыш тәҗрибәсенә ия Рамил Наил улы  Хәбиров барын да мисалларда чагыштырып күрсәтә ала.

 –  Элек авылдан китү гадәти хәл иде, яхшы тормыш эзләп чыгып киттеләр. Ә хәзер һәр өйдә шәһәрчә шартлар. Крестьянга эш табып бирергә кирәкми, ул үзенә эш таба торган кеше. Пайщикларны берләштереп оешырга, курыкмый эшкә тотынырга гына кирәк. Бүген халык пай җирләрен куллана гына белми, безнекеләр бигрәк. Районда  алтмыш фермер –  авыл саен бер фермер бар. Ә авыл саен ун фермер кирәк! 

Әйткәндәй, Аблайда биш ел рәттән югары дәрәҗәдә оештырылган сабантуйлар уза килә. Шушы көннәрдә кышкы сабантуй да узачак. Рамил Наил улы әле аны оештыру эшләренә тотынган.  – Мин кешеләрнең шундый дәртле булуына шатланам. Авылларда андый кешеләр бар, аларны кол хәленә генә төшермәскә кирәк, аларның эше дә, ашы да бар. 

Авылда эше булмаган кешенең техникасы да юк. Кемдер техника белән ни эшләргә дә белми торыр. Сыер фермалары бетерелгәч, хатын-кызлар эшне онытканчы дип “Җанлы авыл” проектына кердек. Бәрдәследә барысы 60 хуҗалык. Унбише сыер тота. “Җанлы авыл” кооперативында торалар, инде аблайлылар кушыла. Бу проект тырышларны берләштерә. Җитештергән продукцияне сатарга мөмкинлекләр ачыла. Башкача яшәп булмый. Утка, газга кредитка һ.б. түләргә акча кирәк. Максатыбыз авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү. Татар авыллары арасында үрнәкләр бар, без шуңа омтылабыз, авылны күтәрәчәкбез. Бу төп бурычыбыз, диләр биредә. 

Теләге булган авылда да шөгыль таба. Гайсин Ринатның, мәсәлән, токарь станогы бар, ул үз эшен ача ала.  Авыл егете Йосыпов Илшат Аблай – Уфа автобус маршрутын ачкан. Җылы, йомшак “Форд” маркалы автобусы җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрендә өчәр рейс ясый.  Батталов Рәсим кое буралары, агачтан ат арбалары ясый. Сакаев Илнур буралар кора. Монда бар да оста. 

–Авыл ир-атларының яртысы бүген Себердә эшли,–ди фермерлык эшен ташламый ике еллап Себердә эшләп йөргән Айдар Наил улы. 

Улы Себерне ташлап кайткан. Әтисе бүлеп биргән җирне эшкәртә. Сарыклар үрчетә. Хәер, ир-егетләр генәме Аблайда эшлекле? Сакаева Римма, мәсәлән, күркәләр үрчетү белән шөгыльләнә. . 

 – Күршеләр 100әр каз асрады. Киләчәктә өмәләрне кайтарырга кирәк,– ди Тәүзих абый. Айдар Габдуллин фикерне куәтләп алды. Бактың исә, Татарстанга, кошчылык үсешкән Мөслим районына берничә кешене алып барып кайтырга уйлап торалар икән. Дәртләнеп китәрләр, ди. Башлап ташлаучылар бар, әлбәттә. Алай булмасын өчен уңышсызлыкны урап узу юлларын уртага салып сөйләшәләр. Монда бер-берсенә ярдәм итәргә тырышып эшлиләр. 

Аблайларның тагын бер казанышы бар – алар иртә яздан суган чәчәләр. Иң беренче кояш анда карый диярсең, башка авылларда көрт ятканда, монда беренче кыяклар чыга башлый. 

Бөтен  бәрәкәтен бирергә әзер монда Җир ана тырыш балаларына. Саклый да, яклый да. Аблайда батырлар истәлеген мәңгеләштергән обелискны да  үзгәртеп эшләгәннәр. Тактаташларда ил өчен яуда катнашкан каһарманнар исемлеге. Берничә тактаташ буш. Аларга I-нче Бөтендөнья сугышында катнашкан яугирләр исеме язылачак.

Айдар Наил улы гыйбрәт итеп шундый вакыйга сөйләде. Аның  картәтисе I-нче Бөтендөнья сугышында пленга эләккән. Мөселман булгач, немецлар аны Хаҗга алып барганнар һәм ул исән кайткан.

Авылда югалып калмый яшәп китү, аны күтәрүне күз алдында тотып эшләгән эшләр турында гына язарга теләгән идек без. Максаттан ераклашмадык ахры. Авыл өчен таш ташырга да риза булган бу халыкның матур яшәргә дәрте сүнмәс. Аларның матур эшләре турында тагын язарга язсын!

 

Алсу Төхвәтуллина.

 

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>