Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Урманлы ил – иң бай ил

 

Республикабызның 40 процентын биләгән “яшел калкан” халыкка ничек хезмәт итә?

Дөнья урманнарының биштән бер өлеше Русиягә туры килә. Бу җәһәттән күп илләр безгә көнләшеп карый. Чөнки урманлы ил — ул иң бай ил. Урман ул тереклек дөньясы өчен кислород чыганагы гына түгел, дәүләтебезнең мөһим экспорты да. Урман — гүзәллеге белән күзләрне иркәләүче, җанга —рәхәт, тәнгә сихәт бүләк итүче оҗмахка тиң урын да ул. Өстәвенә, ул безне туендыра да, киендерә дә, тораклы да итә,  яшел калканнарыбыз да. Шуңа күрә дә кешелек дөньясы урманнарны күз карасыдай сакларга, аның байлыгын сакчыл файдаланырга, киләсе буынга мирас итеп калдырырга тиеш.

Башкортстан да урманнарга бай төбәк. Республикада алар күпме тәшкил итә? Аларның  сыйфаты ничек? Бүген без менә шулар  һәм, гомумән, республика урман хуҗалыгы эшчәнлеге турында сөйләшүгә БР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Марат Искәндәр улы Шәрәфетдиновны чакырдык. 

 

—Әйе, без чынлап та байбыз, атап әйткәндә, республиканың 40 прөцент җирен урманнар били. Төгәлрәк әйткәндә, алар 6,3 миллион гектар мәйданда үсә.  Шуның 5,7 миллион гектары БР Урман хуҗалыгы министрлыгына  карый.

Урманнар эксплаутацион һәм сакланучы категорияләргә  бүленә. 70 проценты, ягъни 4 млн. гектары — эксплуатацион һәм 1,7 млн. гектары — сакланучы функциясен башкара. Урман фондының 70 процентын йомшак яфраклы: каен, юкә, зирек кебек агачлар тәэмин итә.  Ылыслылар: чыршы, нарат, карагай, ак чыршы — 20 процент чамасы. Каты яфраклылар: имән, чаган, карама, карагач — 9 процент.

Безнең исәпләвебезчә, бүгенге көнгә урмандагы агач токымнарын тулысынча үзләштереп бетермәү— бигрәк тә йомшак яфраклыларын— агачларның сыйфаты начараюына китерә.  Шуңа күрә агач әзерләү күләмен арттыру, санитар яшәртү, урманнарны тергезү эшләрен алып баруны төп бурычларыбызның берсеннән саныйбыз. 

–Марат Искәндәрович, төзелеш өчен яраклы агачларны кайсы яклардан чыгаралар?

–Агачларны төзелеш материалы итеп караганда, бүгенге көндә технологияләр шулкадәр көчле ки, теләсә кайсы агач төзелеш материалы буларак яраклы.  Йомшак яфраклы агачлар ДСП, ДВП, фанера кебек материал ясау өчен яхшы булса, ылыслы агачлардан исә иң тәү чиратта такта, борыс һ.б.лар җитештерелә. Ылыслы урманнарга аеруча Урал аръягының Белорет, Зилаер, Бөрҗән районнары бай. Шулай ук Аскын, Караидел урманнарында алар  күп үсә. 

Бүгенге көндә республика җирендә арендага бирелгән 1,3 млн. гектарда  агач әзерләү эшләре бара.  

Республика җирендә үскән агачларның төзелеш материалы өчен яраклылыгына килгәндә, янә кабатлап әйтәсем килә, теләсә нинди агач эшкәртергә яраклы. 

Моннан бер-ике дистә еллар элек чамасы агачлардан нибары такта, борыс, штакетник җитештерү генә күз уңында тотылса, хәзер исә технологияләр шулкадәр киң адымнар белән алга китте ки, агачларның ботаклары да, яфраклары да әрәм булмый. 

–Халык Караидел, Бөрҗән якларында үскән агачлар төзелеш материалы өчен аеруча шәп дип мактый. Чынлап та ул якларда гына сыйфатлы агачлар үсәме?

– Һәр агачның үз яше бар. Мәсәлән, шул ук Бөрҗәндә әгәр урман  файдалану өчен өлгереп җитмәсә, ул эшкәртүгә ярамый.  Дистәләрчә еллар үскән агач кына эшкәртергә яраклы. Мәсәлән, усак 40 ел үскәннән соң гына сыйфатлы агач үзлекләренә ия була.  60 елдан соң ул чери башлый һәм ул утыннан башка бернигә ярамый.  Әгәр агач бер гасыр яшәгән икән, эшкәртү  өчен аның сыйфаты начар булып санала.  Шуңа күрә иң яхшы урманнар Караидел яки Бөрҗән якларында гына үсә дип әйтү ялгыш караш.  Мәсәлән, Бөрҗәннең бер урынында агачлар тыгызлыгы буенча бик яхшы булуы мөмкин, икенче урында исә юанрак булуы ихтимал, әмма ул агачларның гел ботаклардан гына торуы мөмкин. Шуңа күрә урман сыйфаты төрле урында төрлечә. 

– Соңгы елларда табигать тә урманнарыбызга зыян сала башлады. Берничә ел элек Дүртөйле, Бөре, аннан соң Калтасы яклары урманнарына көчле давыл ябырылып, яхшы агачларны  сындырды. Өстәвенә, янгыннар да урманнарыбызны кыра. Алар нилектән чыга? Кеше гаебе беләнме?

—Чынлап та күпләрнең хәтерендәдер, 2007 елда Дүртөйле һәм Бөре районнарында көчле давылдан 16 мең гектар агач зыян күрде. Ул чакта давыл китергән казаларны бетерү буенча БР Хөкүмәтенең  карары дөнья күргән иде.  Нәтиҗәдә, тикшерүләр булды. Давыл еккан агачлардан тазартканнан соң, ул урынга 20 мең гектар агач утыртылды. Бүген анда яшь агачлар үсә. 

Әйе, янгыннар да табигатькә зур зыян сала. Бу җәһәттән артык еракка китми, сезне былтыргы нәтиҗәләр белән таныштырып үтәсем килә. Былтыр гомум 615 гектар мәйданда 148 урман янгыны очрагы теркәлде.  Янгыннарның 66 проценты, ягъни 98 очрагы  коры яшеннәр сәбәпле чыкты. Яшен-нәрдән бигрәк тә Урал артындагы Зилаер, Бөрҗән, Белорет район-нары каза күрде. Янгыннарның 43 очрагы кеше гаебе белән чыкты. Без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән һәр янгын очрагының сәбәпләрен ачыклыйбыз. Ягъни һәр очрак теркәлә, протокол төзелә, ул фотоматериал белән ныгытыла.  Әгәр дә инде янгын кеше гаебе буенча булса, тикшерү эше кузга-тыла. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тарттырыла. Тик безнең урман массивы бик зур, ә инспекторлар җитешми. Шөкер, былтыр урман массивына зур зыян салынмады, шуңа да зур җинаять эшләре дә кузгатылмады.  2016 елда янгын кагыйдәләрен бозуның 660 очрагы ачыкланды.  3,5 млн. сумга административ штраф салынды. Әйткәнемчә, бу юнәлештә җитди эшләр алып барабыз. 

Без 2016 елны Урман янгын-нарына каршы ел дип игълан иткән идек.  Шуңа да кагыйдәләрне саклауга аерым зур игътибар бүл-дек.  2015 ел белән чагыштырганда, янгын хәвефсезлеген бозу очрак-лары ике тапкыр күбрәк ачык-ладык.  Без үзебезнең сайтларда янгын хәвефләре турында даими искәртеп торабыз, вакытлы матбугат аша да, урыннарда халык белән аңлату эшләре алып барабыз.  Кызганычка каршы, яз җитте исә авыл халкы арасында коры үлән-нәрне яндырулар башлана. Күз тимәсен,  янгыннар икътисади объ-ектларга барып җиткән һәм кешеләр һәлак булган очраклар булмады.    

–Марат Искәндәрович, рефор-малар урман хуҗалыгын урап үтмәде. Элек урманчы һәр агачны күз карасыдай саклаган. Бүгенге көндә исә урманнарны саклау чаралары бер урманчы көченә генә кайтып калмыйдыр. Бу җәһәттән техника-технологияләр  урманнарга килдеме?

–Тармак даими реформалар кичерә.  Урман хуҗалыгы кодек-сына бертуктаусыз үзгәрешләр кертелеп тора. Моңа кадәр бер инспектор 22 мең гектар урман фондын күзәтүдә тота иде.  Былтыр исә инспекторлар санын арттыру өчен   реформа үткәрдек. “Урман-чылык” дигән дәүләт-казна учреждениесе барлыкка китерелде. Әгәр моңа кадәр министрлыкка караган территорияләрдә 242 инспектор эшләсә, казна учрежде-ниесендә исә аларның саны 363-кә җитте.  Бездә тагын “мобил төр-кем” дә эшли.  Шуннан соң бер инспектор өлешенә 12 мең гектар туры килә башлады. Әгәр халык-ның табигатькә карата сакчыл карашы булмаса, бу кыен хәлдән коткара алмаячак. Һәр агачны сакларга инспектор куеп булмый.  Без бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Янгыннар чоры башланыр алдыннан авылларда җыеннар үткәрәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Урманнан файдаланучыга нәрсә ярый, нәрсә ярамый, ничек итеп законлы агач алырга, бүленгән диләнкәдә ничек дөрес эшләргә кебек һәр авыл кешесе өчен мөһим сорауларны тикшерәбез. 

Янә инспекторлар турында әйт-кәндә, 9 мобил төркем эшләвен билгеләп үтәсем килә. Алар 2010 елда оештырылды.  Республика бюджеты исәбенә 9 “Нива” автомобиле сатып алынды.  Былтыр һәм аннан алдагы елда гына 7 яңа машина алдык.  Һәр мобил төркем ГЛОНАСС модуленә ия, ягъни без һәр мобил төркем эшен диспетчер пункты аша күзәтәбез.  Башка-рылган эшләр, кемнәр кайда күпме ничек эшләгән— һәммәсе турында тулы мәгълүмат алабыз.  Һәр мобил төркемнең фотоаппарат, планшет, навигаторлары бар. Эчке эшләр министрлыгы, ГИБДД хезмәткәр-ләре булышлыгында   “Лесовоз”, “Чыршы”, “Урман” операцияләре алып барыла. Алар урманнан чыккан машиналарны туктаталар,  планшет аша нинди документлар нигезендә агачның кайдан кая алып барылуын тикшерәләр. 

Инспекторлар һәр көнне урман хуҗалыгы законын бозуларга һәм янгын очракларына юл куймау максаты белән маршрут патруленә чыга.  

Янгыннарны мониторинглау  максатыннан чыгып,  5 ел элек видеокүзәтү кертелде.  Бүгенге көн-дә төпкел урманнарга 16 видео-камера урнаштырылган.  Аларның һәркайсы 30 километр радиус араны контрольдә тоту мөмкин-леген бирә. 

2016 елда эшләгән маршрут патруле турында әйткәндә,  33 мең тапкыр патрульгә чыктык.  

Былтыр исбат ителгән фактлар буенча 10 млн. сумнан артык суммага штраф салынды, бюджетка аның 6,5 млн. сумы кайтарылды. Урман фондына салынган зыянны ачыклау буенча без Идел буе федераль округында мактаулы беренче бишлеккә керәбез. 

Соңгы елларда максатчан рәвештә урман урлау очраклары кимүен дә билгелисем килә.  2010—2011 елларда агач урлаучы оешкан җинятьчел төркемнәр булса, бүгенге көндә исә андый урлашулар юк. Законлы алынган диләнкәне әзерләүдә тотылучылар бар.  Урман законын  бозучыларга карата ашы-гыч чара күрү өчен Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә эшләүче эш төркемнәре булдырылды.  

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, үткән санда БР урман хуҗалыгы министры урынбасары Марат Искәндәр улы Шәрәфетдинов белән республика урман хуҗалыгы эшчәнлеге турындагы әңгәмәнең беренче өлеше белән танышкан идегез. Бүгенге санда шул сөйләшүнең дәвамын тәкъдим итәбез.


Республикабызның 40 процентын биләгән “яшел калкан” халыкка ничек хезмәт итә?

– Марат Искәндәрович, Хөкүмәт утырышларында урман хуҗалыгына инвесторлар һәм инвестицияләр җәлеп итү турында шактый еш сүз кузгатыла. Бу мәсьәлә ни дәрәҗәдә уңышлы хәл ителә?

– Бүгенге көндә Башкортстанда урманнарны үзләштерүдә гомум суммасы 2,6 млрд. сумлык ике инвестиция проекты тормышка ашырыла.  Шуларның берсе –  “Башкортстан Республикасы территориясендә урман эшкәртү комплексын оештыру” – “Уфа фанера-плита комбинаты”. Ул Белорет һәм Учалы районнарында 440 мең кубометр агач эшкәртә.  2017 елда 50 мең гектардан күбрәк мәйданга Яңавыл, Зилаер һәм Белорет районнарында 3 аренда килешүе төзү көтелә. 

Икенче өстенлекле инвестиция проекты – ул “Зур форматлы фанера җитештерү заводы (плиталар җитештерүне реконструкцияләү) – “Уфа фанера комбинаты” 900 меңнән артык кубометр агач эшкәртә. Ә менә елына 300 мең кубометрдан артык агач әзерләүче “Селена” пред-

приятиесе гамәлгә ашырган “Агачны тулы цикллы эшкәртү белән җитештерүне оештыру” инвестиция проекты 2016 елда үзенең эшен төгәлләде. 

Быел исә урманнарны үзләштерү өлкәсендә инвестиция проектларын тормышка ашыру кысаларында “Акрон” (244,7 мең кубометр) һәм “Сибайплитпром” (633,3 мең кубометр)  предприятиеләре белән урман участокларын арендага бирү буенча килешүләр төзү күз уңында тотыла. Әлеге предприятиеләр планга ярашлы гомумән алганда 878 мең кубометр агач әзерләячәк. Салган инвестицияләренең фактик күләме 24,4 млрд сумнан артып китә.

Бүгенге көндә инвесторлар бүленгән күләмне тулысынча үзләштереп бетерә алмыйлар. Әлегә нигездә ылыслы агачларны әзерләү эшләре бара. Якын киләчәктә алар проект тарафыннан каралган куәткә чыгарга һәм үзләренә алган эш күләмен үтәргә тиешләр.  

–Сер түгел, сыйфатлы агачларыбыз читкә арзан хакка китеп, соңыннан без аларны өй җиһазлары сыйфатында күп тапкырларга кыйммәткә сатып алабыз. Бу фикер белән килешәсезме?

– “Яклар” төшенчәсе дә төрлечә була бит. Без Русия Федерациясендә яшибез, ә Башкортстан аның бер кисәге. Ә менә Татарстан, Ырынбур ут күршеләребез булып санала. Шуңа күрә күрше төбәкләрдән килеп эшләүчеләрне чит дип әйтергә тел бармый. Алар бездә билгеле күләмдә эшкәртү өчен агач әзерлиләр. 

Бүген  җитештерүнең көйле эшләве мөһим. Моның өчен үзебезнең җитештерүне көйләргә кирәк. Үзебезнең җитештерү булса, анда өй җиһазлары җитештерүче заводлары да булачак. Мәсәлән, Белорет районындагы эшкуар үзе әзерләгән агачны ник әле меңнәрчә чакрым арадагы төбәккә илтергә тиеш, әгәр эшкуарга үзе яшәгән районда тапшыру мөмкинлеге булса. Мәсьәләне гади юл белән чишәргә мөмкин ич, бары тик үзебезнең төбәк территориясендә җитештерү һәм эшкәртүне көйләргә кирәк.  Шул чакта урман материалын читкә чыгару турында бер сүз дә булмаячак. 

Белүемчә, урман материалы илебездән читкә чыгарылса да, бик чикле күләмдә чыгарыла. Бүген чикләр ачык, әмма таможня хезмәте тиешле югарылыкта эшли, чит илләр белән хезмәттәшлек килешүләре төзелгән. Бездә агачларны законсыз читкә чыгару мисалы юк, шөкер. 

–Марат Искәндәрович, республикабызда уңышлы эшләүче агач эшкәртү предприятиеләре белән дә таныштырып үтегез әле.

– Инвесторлар килгәнче республика җирлегендә зур агач эшкәртү предприятиеләре юк иде дисәм, зур хаталану булыр иде. Шул ук фанер комбинаты озак еллар уңышлы эшли. Бүгенге көндә уңышлы эшләүче “Селена”, “Уфа фанера-плита” һәм Уфа фанер комбинатларын атап үттек. “Уфалеспром”ның Караидел районы территориясендә урнашкан филиалы тотрыклы эшләүчеләрдән санала. Йорт һәм шулай ук бакча җиһазлары җитештерүче ул предприятие бүген яхшы үсештә.   

Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы хуҗалыкларда  үзебез теләгән кадәр үк тирәнтен эшкәртү булмаса да, яңа башлангычлар бар.  Көндәшлеккә сәләтле өй җиһазлары җитештерү турында сөйләргә  әле иртәрәк, шулай да агач материаллары, һ.б урман продуктлары җитештерүчеләребез бар. Мәсәлән, Ишембай предприятиесендә чәй үләнен төргәкләргә тутырып сатуга озату эше матур көйләнгән. Үләнннәр дә урман продукты ич. 

Эре агач эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләр санына килгәндә, аларның саны 4 меңгә якын. 

Бүген безнең алда инвесторларны җәлеп итү бурычы тора. Үзебезнең җитештерүчеләрне дә урман һәм урман сәнәгатенә җәлеп итү мәсьәләсе бар.  Моның өчен берничә район базасында, төгәл әйткәндә, Баймак, Зилаер, Караидел, Аскын һәм Бөрҗәндә Урман сәнәгатьчеләре союзы барлыкка китерелде.  Алар урман эшкәртү хуҗалыгында эшләгән шәхси эшкуарларны, кече “ООО”ларны үзләренә берләште-

рәләр.  Барысы да рәсми рәвештә урман участокларын арендага алдылар, үзара хәбәрләшеп эшлиләр, ягъни куелган икътисади бурычларын чишәләр.

– Марат Искәндәрович, “Кроношпан” республикага килгәч, халык арасында шау-шу купкан иде. Янәсе, ул урманнарыбызга да, экологиягә дә зур зыян салачак. Әлеге предприятие республикада уңышлы эшләп киттеме?

 – Башта шуны билгелисем килә: “Кроношпан-Башкортстан” предприятиесе урман арендалау турында БР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төземәде. Ә инде “Кроношпан”ны агач белән кем тәэмин итә дигәндә, ул агачны урманны арендалаган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләреннән сатып ала.  2016 елда “Кроношпан” эшкәртүгә 600 мең кубометр агач алган. Шуның 400 мең кубометры –Башкортстанныкы булса, калган өлешен исә чит төбәкләрдән сатып алган. Әлеге предприятие нигездә халык һәм эшкуарлар тарафыннан сорау белән файдаланмаган түбән сортлы яфраклы агачларны эшкәртә.

– Бүгенге көндә өй салырга теләгән гади авыл кешесе өчен төзелеш агачын алу мөмкинлеге бармы? Шушы уңайдан безнең республикада нинди программалар эшли?

– Республикада “БР-да урман мөнәсәбәтләрен көйләү турында” закон гамәлдә. Шушы закон кысаларында кешеләргә үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү нормативлары да билгеләнгән. Шәхси йорт төзү өчен 25 елга бер тапкыр 110 кубометр агач бирү каралган.  Шулай ук ремонт һәм реконструкция үткәрү өчен 5 елга бер тапкыр 25 кубометр бүлү каралган. Каралты-кураларны яңарту өчен исә биш елга бер тапкыр 50 кубометр әзерләргә рөхсәт ителә.

– Гадәттә,  Яңа ел базарларында сатылучы чыршыларның иге-чиге булмый. Бәйрәм үткәч тә аларны чүплеккә чыгарып аталар. Минем үземә калса, ул чыршылар бигрәк кызганыч...

– Халык арасыннан да андый мөрәҗәгатьләр булгалый. Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршы әзерләү эшләре елдан-ел кими бара. 5 ел элек алар 300 меңгә кадәр әзерләнсә, бүгенге көндә исә 70-100 меңннән артык кисмәскә тырышабыз. Аннары, Яңа ел өчен киселергә тиешле агачлар гына базарга чыгарыла.  Иң тәү чиратта электр тапшыру баганалары тирәсендә, юл хәрәкәте хәвефсез-

легенә комачау тудырырга мөмкин булган агачлар киселә. Өстәвенә, урманны тәрбияләү максатында да киселә. 

– Марат Искәндәрович, урманнарны яшәртү чаралары белән таныштырып үтсәгез иде. Урман фонды һәр елны күпмегә яңартыла?

– Урманнарны тергезү җитди мәсьәләләрнең берсеннән санала. Русия дәрәҗәсендә дә, Башкорт-

стан дәрәҗәсендә дә ул урман хуҗалыгы эшчәнлегендә иң беренче бурыч итеп куела. Республикада 800 гектар мәйданны биләгән 105 урман питомнигы, 11 теплица бар.  Аларда һәр елны 60 млн. төп утырту материалы үстерелә.  Атап әйткәндә, былтыр республикада 12,7 мең гектар җирдә яшь агач утырту эшләре барды.   Урманнарны яшәртү эшләре табигый юл белән дә, ясалма юл белән, катнаш юл белән дә бара.  Былтыр ясалма юл белән 7 мең гектар утыртылды. Бу  планның 103 проценты дигән сүз.  Нигездә кыйммәтле агач токымнары утыртыла. Чыршы, карагай, нарат утыртуга өстенлек бирелә. Шулай ук каен, имән карагач, карама утыртуга игътибар зур.  

Урманны тергезү – бик озак елларга сузылган процесс. Мин бу тармакта 20 елга якын эшлим. Үзем утырткан агачларның урман булып шаулап утыруын күрергә язса иде димен. Урман ул язын чәчтең дә көзгә үстердең түгел.  2000-нче елда утыртылган агачлар 80 елдан соң гына тиешле сыйфаттагы агач булып җитешә. Бу исә тулы бер кеше гомере. 

 

 

Резеда Кадикова.

Фәнил АБДУЛЛИН  фоторәсеме.

.

 

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>