Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бәйләнешкә керү 

“Гомеремнең иң кадерле чоры – бүгенгесе”

 

Ышанырлык та түгел,егетләрчә җитез-җыйнак, егетләрчә шук-шаян холыклы яраткан  җырчыбыз –  Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиевка да 50 яшь тула!

Еллар агышы  аяусыз, дөнья мәшәкатьләренә күмелеп йөри торгач, гомерләрнең алтын дигән чорына  килеп тә җитәсең икән! 50 еллык гомернең шактый зур дәвер икәнлеген  күрелгән-кичерелгәннәрне, уңышлар-табышларны, югалту-ялгышларны – барысын-барысын күздән кичергәндә чынбарлыгында аңлыйсың. Башкортстан җыр сәнгатенең йөзек кашы, гәзитебезнең күптәнге якын дусты – юбиляр  Фәдис Ганиев белән дә яшәлгән шушы ярты гасырлык  гомере, күргән-белгәннәре хакында  сөйләшеп утырдык әле.

– Фәдис, якынлашкан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Юбилееңны зурлап концертлар белән билгеләп узасың икән. Гадәттә, артистлар яшен бик белдереп бармый. Ә синең һәрвакыттагыча барысы да ачыктан-ачык...

– Мин яшемне яшермим. Дөресен әйткәндә, 50 яшемне кайгырып түгел, көтеп алдым, шатланып каршылыйм. Әле утыз-кырык яшьләр яшь тә булмаган икән. Ә илле яшь инде – ул үзенә күрә бер зур этап. Гомернең яртысын үткәнбез, димәк, үткәннәргә карап ниндидер нәтиҗәләр ясарга, киләчәккә планнар корырга да була.

– Үткәннәргә еш әйләнеп карыйсыңмы?

– Үткәннәрдә казынып, юксы-нып утырырга яратмыйм. Үткән эшкә – салават! Алга карап барырга кирәк. Төрле чаклар булды. Егылып авыртынган чаклар да, күтәрелеп уңыш казанган чаклар да. Тормыш бит суккалый-тарткалый да, сыйпап-сыйлап та җибәрә. 

 

– Иҗат юлына алып кергән беренче сукмакларыңны барлыйк әле...

–Мәктәп елларыннан ук җырлап йөри идем инде. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яуладым. Ә чын-чынлап зур сәхнәгә чыгуым 1989 нчы елда булды. Аңа кадәр дә җырлап йөрүләрне кертсәң, сәхнәдә үткән гомеремә дә 30 ел була!

Мине филармониягә сәнгать институтының икенче курсында укыганда ук чакырып алдылар. Без, студентлар, их, шул филармониягә эләгеп, ун ел гына булса да эшләсәң иде ул дип хыяллана торган идек. Һәм менә мине данлыклы режиссер, инде мәрхүм Фатих Ихсанов үз төркеменә чакырып алды. Мин, академик ял алып, бер ел гына эшләп карыйм да, укуымны кабат дәвам итәрмен дип уйлаган идем...тик, кая инде ул! Сәхнә белән бер “агулангач”, аннан тиз генә котыла алмыйсың шул. Бу еллар – минем иң бәхетле мизгелләр кичергән елларым. Ул чактагы сәхнәнең исләре! Ул андагы ниндидер, аңлатып бетермәслек күтәренке атмосфера!  Ә нинди уникаль шәхесләр белән эшләдек без ул чорда!  Әле Фәридә Кудашеваның килеп-килеп концертлар биреп йөргән, Рамазан Янбәков, Филүс Гәрәев, Мәгъфирә һәм Наил Галиевлар, Шамил Хәмәдинуровларның гөрләп иҗат иткән еллары иде ул чор. Аларның берсе дә  бүгенге кебек барысы бер калыпка салынган җырчылар түгел иде. Күңелдә сакланган матур хатирәләрнең тагын берсе– 22 яшьлек кенә  чагымда мин Филүс Гәрәевнең илле яшьлек юбилей концертында катнашу бәхетенә ирешкән идем.   

 

Ганиевлар гаиләсе якташлары, танылган җырчы Хәмдүнә Тимергалиева белән.

 

– Фәдис, хәзер инде үкчәгезгә басып яшьләр килә. Араларында бик талантлылары да бар. Тик халыкчанлык ягыннан, халык мәхәббәтенә ирешү ягыннан барыбер сиңа җиткәннәре күренми кебек? Бу фикергә ни әйтерсең?

–  Без яраткан коллективыбызда – филармониядә – эшлибез. Димәк, хөкүмәт тарафыннан гарантияләр бар. Базар шартла-рында яшибез. Нидер җиткереп булмый икән, җитәкчелеккә дәгъва белдерү урынсыз. Әйтик, костюм-нар тектерүгә дә лимит бар. Ләкин бер костюм белән ел әйләнәсе эшләп булмый. Җыр яздыруга килгәндә дә шулай ук – бер җырның хакы гомум алганда 20меңгә баса. Иҗади яктан үсәргә телисең икән, боларның барысын да үзеңә хәстәрләргә кирәк. Ә кайбер яшьләр: “Филармониядә эшләп, нишләп әле мин җыр сатып алырга тиеш” дигән карашта яши, репертуарын баетмый, бер урында таптанып тик тора. Үзең өчен бит, югыйсә. Көн таләпләреннән артта калып, үсеп тә, танылып та булмый ул.

–   Тәҗрибәле артист буларак яшьләргә киңәшләр бирәсеңме? 

– Әйе, үзләре киңәш сораган-нарга. Ләкин андыйлар сирәк.  

– Дәүләт оешмасы булган филармониядә цензура бармы?

– Һәр яңа программа карала, әлбәттә.  Худсоветларны кабат кайтару турында күпме сөйлибез – тик әлегә сүздә генә кала. Булсын иде ул цензура. Элек  филармония җырларны һәр җырчыга атап, аның тавышына, эчке дөньясына туры килерлек итеп сайлап, сүзләрен тикшереп үзе алып бирә иде. Соңгы биш-алты елда бездә дә бераз торгынлык булды. Хәзер менә  директорыбыз итеп Башкорт-станның халык артисты Айдар Зөбәйдуллин тәгаенләнгәч яхшы якка үзгәрешләр булырына өметләр уянды.

– Фәдис, заманалар үзгәрү белән күп артистлар үзаллы юлга, шоу-бизнес дөньясына кереп китте. Синең дә шулай үзаллы китеп, зур акчалар  эшләү теләге булмадымы?

Фәдис Рәхимҗан улы сөекле әнисе Зөлкамәр апа белән. (Архив фотосы).

 

– Андый теләк булмады. Беренчедән, монда – тотрыклы хезмәт урыны, барлык гарантияләр бар. Икенчедән – профессиональ коллективта эшләү сине формада тота, өченчедән – дәрәҗәсе бар. Хөкүмәт ярдәме бар.  Акча ягыннан, әллә ни зур табышы булмаса да, менә шушы стабиль иҗади мохиттә эшләү минем өчен зур бәхет.

Баянчы Рим Гәрәев белән яшьлек елларында.

 

– Синең һәрнәрсәгә ныклы үз фикерең һәм турыдан “яра” торган, турысын әйтә торган гадәтең барлыгын беләм. Бу сыйфатың сакландымы, әллә тормыш сине бераз үзгәрттеме?  

– Гадәт югалмый. Яракла-шудан да түгел инде ул, ләкин яши торгач кайвакыт урыны белән эндәшми калу хәерлерәк икәнен төшенәсең. Без нәнәйләр тәрбиясе алган балалар бит – яшьрәк чакта да “башта уйла, аннары гына әйт” дип өйрәтәләр иде. Өлкәнәя барган саен уйлабрак әйтергә тырышам. Ләкин турысын әйтү дә дөрес дип уйлыйм, барысы да шундук ачыклана бит (көлә). 

– Гомереңнең иң кадерле чоры кайсысы?

– Һәрберсе кадерле, әмма бүген-гесеннән дә кадерлесе юк кебек. Бүгенгесен кадерләп яши белергә кирәк, чөнки иртәгәсенең булмавы да мөмкин бит.

– Үкенечләрең бер дә юкмыни?

– Бер үкенечем дә юк. Тормышымны тагын да тулыландырып улым туды. Менә ул тумаган булса, бәлки үкенечем булыр иде.

– Ә шулай да бүген сине ниләр борчый?

– Борчыган әйберләр күп. Хал-кыбыз моңнары югала бара, тамырлар онытыла. Телдә чүп күп, хәзер бит нинди генә җыр текстлары язылмый, нәрсә турында гына җырламыйлар. Сәхнәне котлау җырлары басты. Якын кешеңне котлыйсың икән, нигә үзебезнең халык җырлары, әйтик, “Карурман”, “Сарман” көйләре белән котламаска? Аннары эстрадада нилектәндер, шәрык, төрек көйләренә борыл-дылар. Монысы нинди модадыр – аңлашылмый. Бүгенге көндә сакланып калган филармония-ләрнең бурычы – чын сәнгатьне тергезү, аны халыкка күрсәтү. Сәхнәгә режиссер тарафыннан куелган, энә күзеннән үткәрелеп халыкка  күрсәтелгән програм-малар чыкса, очсызлы җырлар да, җырчылар да үзеннән-үзе югалыр иде.

 Бу җәһәттән район-калалардагы мәдәният бүлекләрендә эшләүче-ләргә үзләрендә чыгыш ясаячак артистларның программасы белән алдан танышып чыгу да яхшы булыр иде дип уйлыйм.  

– Фәдис, инде башкалада узачак юбилей концертларың турында да бераз сөйлә әле. Утыз еллык иҗат эшчәнлегеңне дә, гомер бәйрәмеңне дә билгеләячәк юбилей  концертың-ның үзенчәлекләре  бардыр бит?!

–   Җырларны барладык. Про-грамма турында күп уйландык. 30 ел дәвамында җырланган иң яхшы җырлар яңгыраячак. Читтән кунаклар чакырып, мөгез чыгарырга тырышу теләге юк. Без гаилә белән генә дә бер төркем бит – Лилия, Гөлназ, үзем һәм озак еллар бергә эшләп, бергә дус яшәгән барлык иҗатташ дусларым булачак.

 

P.S. Башкортстанның халык артисты Фәдис белән бик озак һәм бик күп темаларга сөйләш-тек, сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел иде. Әмма гәзит  битләренә барысын да сый-дырып булмый. Шуңа да яраткан җырчыбызның кон-цертларына килеп, үзе белән якыннан аралашсагыз, үзегезгә чиксез күңел рәхәтлеге та-барсыз.

Юбилярыбызга барлык гәзит укучылар исеменнән иҗади һәм шәхси бәхет, киләчәгенең якты, тыныч булуын телибез.                                                                 

Елена Фатыйхова.

 

Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.

 

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>