Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кешенең гаиләдә ничәнче бала булып тууы аның холкына тәэсир итүен ишеткән бар иде. Һөнәрдәге уңышларга, карьерага да кешедә бертуган апа-абый, эне-сеңел булуы бик зур йогынты ясый ди галимнәр.
Эмма Кенни җитәкчелегендәге бер төркем галимнәр тикшерүләр барышында берничә мең кешенең биографиясен өйрәнеп, шундый нәтиҗә ясаганнар: гаиләдә уртанчы булып туган балалар 30%ка ешрак җитәкче булалар. Шулай ук икенче булып туган балалар ешрак олимпия чемпионнары булалар (41%ка ешрак).
Аның каравы астронавтлар, инженерлар, галимнәр арасында беренче булып туган балалар күбрәк.
Төпчекләрдән бик яхшы тикшеренүчеләр, өйрәнүчеләр, композиторлар килеп чыга.
Ә бертуганнары булмаган кешеләр иҗади һөнәрләрдә уңышка ирешәләр икән.