Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

 

Фотосурәттә Ралина Алпутова чын чәчәкләрдән ясалган күлмәктә. Ул ике өлештән тора – корсет һәм каркастан эшләнелгән итәк. Искитмәле гүзәл күлмәкне ясар өчен 800гә якын чәчәк кирәк. Әнисе белән Ралина аны матур итеп фотога төшәр өчен инде берничә ел рәттән ясый.

Октябрьский шәһәреннән Ралина Алпутованың әти-әнисе эш булмаганлыктан 90нчы елларда бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп, Ралина 9 яшеннән үк теплицалар, түтәлләр белән бәйле эшкә җәлеп ителә, бу эш аңа бик тә ошый. Шул яшьтән үк кыз да яшелчәләр-чәчәкләр үстерә, әти-әнисе, уңышын сатып, аңа “эш хакы” түли.
Мәктәптән соң Германия  белән кызыксынганга, немец рок төркемнәрен тыңларга яратканлыктан немец теленнән тәрҗемәчегә укый, әмма кыз өчен болар хобби гына була.

Аның чын мәхәббәте, күңеле белән яратып башкарганы  – җир эше, чәчәкләр үстерү. 2012 елдан ул  утырткан чәчәкләр мәйданын киңәйтә, әниләре исә виноград үстерү белән шөгыльләнә башлый. Ралина сүзләре буенча, бу ярыйсы гына керем китерә, җитмәсә, кышын алар 6 ай ял итә.
Бу төр эшчәнлекне үз иткәннәр өчен сезон мартта башлана.  Чәчәкләрне ул, гадәттә, берәмләп сату өчен үстерә. 1 сентябрьгә дә чәчәкләрдән төрле гөлләмәләр ясап сата.

Күптән түгел Ралина гаилә корган һәм хәзер, үз сүзләре буенча, үз эшендә нәрсәдер үзгәртер дә. Мөгаен, азрак тәрбия таләп иткән һәм талымсызрак үсемлекләр үстерүгә күчәрмен, ди ул.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Помидор

Салкын һавада томатлар исен һәм тәм сыйфатларын югалта. Яшелчәнең структурасы үзгәрә – күзәнәк мембраналары таркалу сәбәпле ул көпшәкләнә. Исен, тәмен, төсен югалтмасын өчен томатларны бүлмә  температурасында сакларга киңәш ителә.

Бәрәңге

Аны саклар өчен караңгы салкынча урын булуы зарур. Салкында крахмал шикәргә әйләнә. Әгәр бәрәңге +3 градустан да түбәнрәк температурада сакланса, анда барлыкка килгән глюкоза бәрәңгегә артык татлы тәм өстәячәк һәм пешергәндә формасын саклый алмаячак. Аннары өшегән бүлбеләрне пешергәндә канцерогеннар барлыкка килә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Без, кешеләр, һәрберебез үзебезгә бертөрле, башкача.  Башкарган эшләр, уй-хыяллар, тормышка карашлар, хәтта ризык талымнау белән төрле аерылып торабыз. 
Бүген сезне күптәнге танышым Айгөл Голубкова белән таныштырып  үтәсем килә. Айгөл – ит, сөт һәм балык ризыкларын бөтенләй ашамый. Кыскасы, модага кергән сүз белән әйтсәк, ул – веган, ягъни вегетариан. Ул үзе моны вегетарианлык дип кенә түгел, ә “тере туклану” дип атый. 

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

  

Татар-башкорт эстрадасында тәүге адымнарын ясаучы “Бәхетле” төркеменең яшь һәм талантлы  егетләре кыска гына вакыт эчендә танылырга өлгерде. Бәлки, эзли белмәгәнмендер,  әмма алар хакында әллә ни мәгълүмат таба алмадым. Шуңа егетләрнең үзләре –Филүс Вәлиев һәм Лев Кулушев -  белән күрешеп сөйләшергә булдым.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кыска, уртача озынлыктагы итәкләрне туташ-ханымнар яратып кияләр. Ә менә озын итәкләрне киючеләр сирәк дисәк тә буладыр. Ә бит макси да стильле образ тудыра, буй-сынны зифарак күрсәтә (билгә акцент ясарга онытмагыз). Фасонын дөрес сайласагыз, ул буй-сынның кимчелекләрен дә яшерә. Плюслары байтак җыела, әйе бит?