Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

 Илүзә Зарипова, IZI beaty studio матурлык салоннары челтәре җитәкчесе, парикмахер-стилист: 

 - 2018 ел минем өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Икенче студия ачтык. Минем шәхси матурлык салоным, БР буенча 5 иң зур матурлык салоны исемлегенә  кереп, “Признание года” дипломына лаек булды. Салонда премиум класстагы продукция куллана башладык. Яңа кешеләр белән таныштым. Көннән көн үсәргә тырышабыз. Шул нәтиҗәләрне күргән саен тагы да тырышыбрак эшлисебез килә.  IZI исемен патентлаштырдык, озакламый  IZI ның франшизасы була, ул бары тик безнең генә исем. Алдагы көннәрдә яңа студияләр ачарга дигән максат куябыз.

Иҗатка килгәндә, клип төшердем, 5 җыр яздырдым. Кыскасы, узып барган ел бик уңышлы булды.  

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Узып баручы ел иҗат гомеремнең иң җимешле чоры буларак истә калыр. Бигрәк тә ноябрь ае вакыйгалары куандырды мине - 22 ноябрьдә  Казанның “УНИКС” концертлар залында беренче тапкыр “Кызлар-йолдызлар” дип исемләнгән хатын-кыз автор-башкаручылар фестивалендә катнаштым. Бүләккә диплом һәм “Кызлар-йолдызлар” сыны алдым. Бик горурландым. Уфадан анда минем белән бергә талантлы кызларыбыз  - Зарема Әюпова һәм Флёра Шәрипова да катнашты.

   29 ноябрь конне икенче тапкыр ”Туган тел” каналында гөрләп “Сәләт” телевизион халык иҗаты фестиваленең Гала- концерты үтте. Проектның оештыручысы һәм режиссеры да үзем булдым. Халык җәүһәрләрен барлау, үзешчәннәр арасында иң-иң сәләтлеләрен сайлап алу җәһәтеннән ел дәвамында искитеч зур эш башкарылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән талантлар катнашкан бу бәйгегә карата кызыксыну артканнан-арта бара. Киләсе елларга да иҗади планнарым зурдан. Тик иминлек булсын илдә!

Елена Фатыйхова. 

Фото җырчының шәхси архивыннан алынды.

  

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 


Рөстәм Хәсәнов, "Мунча ташы” татар эстрада театры артисты:

- 2018 минем өчен һәм гаиләм өчен яхшы вакыйгаларга бай булды. Югалтулар булмады, Аллаһка шөкер. Барысы да исән-саулар. Елның шатлыклы вакыйгасы – 3 август көнне  тормыш иптәшем икенче малай алып кайтты. Исемен Мурат дип куштык. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ике улыбызны да тормышта үз юлларын табардай чын ирләр итеп үстерергә насыйп итсен.

Фото: Артистның шәхси архивыннан. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 - 2018 елның борчулары, тешләп, чукып алган мизгелләре  дә булды, мин аларны сабак итеп кабул иттем. Шәхси планда да, иҗат өлкәсендә дә. Иҗат өлкәсе дигәннән, ул яклап миңа быел уңыш елмайды. Үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырдым – ике клип төшердем. 4 җыр яздырдым. Үземнең беренче сольный концертларым белән тамашачылар алдына чыктым. Аллага шөкер, беренче мизгел өчен нәтиҗәләр яхшы гына. Мин бик канәгать. Башкортстан халкын якынлашып килгән Яңа ел белән котлыйм. Минеке шикелле һәммәсенең хыяллары тормышка аша торсын.

Фото А.Мирзаяновның "ВКонтакте" челтәреннән алынды. 

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Кышны күп кеше сагынып көтеп ала. Шул исәптән мин дә. Аның өстенлекләре байтак. Беренчедән – тышта аяк асты чиста, икенчедән, һава саф, һәм иң мөһиме – үз йорты белән яшәүчеләр бакча мәшәкатьләреннән беразга булса да котыла. Чүп утыйсы түгел, түтәлләргә су сибәсе юк. Ләкин уңган, тиктормас кешеләр бу  чагыштырмача “ялкау” мизгелдә дә үзләренә шөгыль таба. Менә, мәсәлән, шушы көннәрдә генә урамнан китеп барганда үземнән 3 йорт аша яшәгән күршемнең ихатасын күреп исем китте.

Күршеләрем Филия һәм Ринат Шәфиевларның ихатасы  Кыш Бабай, Карсылу, булачак ел символы, төрле җәнлекләр сыннары белән тулган диярлек. Бар да чиста, пөхтә, ап-ак. Әйтерсең лә ул сыннарны китереп утыртканнар.  Филия аларны үзе ясаган булып чыкты. Бу эштә кар, су, бераз фантазия, тырышлык кирәк. Матурлык тудырган мизгелләрдә балаларың да ярдәмләшеп йөргәндә бу эш күңелле бәйрәмгә әверелә дә куя!

 

- Филия, кайчан шундый сыннар ясый башладың?

 - Шәһәр фатирында яшәгәндә андый мөмкинлек бик юк иде. Уфа яныннан йорт алып күченгәч тә һәр кышны  ихатаны бизи башладым. Тау ясыйбыз, чыршы куябыз һәм төрле сыннар ясыйм. Аллаһка шөкер, улларыбыз  Дамир белән Радмир  икәүләшеп миңа ярдәм итеп йөриләр. Гомумән, авыл җирендә яшәүнең бөтен яме ел әйләнәсенә ихатада саф һавада эшләүдә, ял итүдә ул. Елның һәр фасылы үзенчә матур, кышын исә төрле сыннар тулы ихатада тау шуып, күңел ачу үзе ни тора! Улларым белән нәрсәләр ясаячагыбызны алдан сөйләшәбез, аннары бик салкын булмаган көнне бергәләп эшкә керешәбез. Кичтән әтиләре эштән кайткач, алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тәэссоратлары белән уртаклаша. Шушы минутларны күрү - үзе зур сөенеч. 

Ә.Шакирҗанова.

Фотолар Шәфиевлар архивыннан.