Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ак куныклы шоколадны чүпкә ташларга ашыкмагыз. Кунык шоколадның иске һәм ашарга яраксыз булуын күрсәтми. Бары тик какаодагы майлар шоколадның өстенә чыгып, кристаллаша гына. Бу процесс шоколадны дөрес температурада сакламасаң, барлыкка килә.

Шоколадны дөрес итеп саклау шартлары: коры урын, герметик төрү материалы һәм 14-18 градус җылылык. Аны суыткычта сакларга киңәш итмиләр белгечләр.
Иң яхшысы: тәмлекәчне ак кунык каплаганын көтмәскә, алгач та аның белән тәмләп чәй эчәргә кирәктер.