Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Без, кешеләр, һәрберебез үзебезгә бертөрле, башкача.  Башкарган эшләр, уй-хыяллар, тормышка карашлар, хәтта ризык талымнау белән төрле аерылып торабыз. 
Бүген сезне күптәнге танышым Айгөл Голубкова белән таныштырып  үтәсем килә. Айгөл – ит, сөт һәм балык ризыкларын бөтенләй ашамый. Кыскасы, модага кергән сүз белән әйтсәк, ул – веган, ягъни вегетариан. Ул үзе моны вегетарианлык дип кенә түгел, ә “тере туклану” дип атый. 

Ничек “тере туклану”га килдең дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде. “Кызыксынуым көчле булды. Туклануны төбе-тамыры белән үзгәртү миңа ничек тә булса тәэсир итәр идеме икән дигән уй тынгы бирмәде. Гадәттә озак еллар мин башкалар кебек гадәти ризыклар ашап яшәдем. Эксперимент башларга өлгерүемне гаилә корып, ул һәм кыз үстереп яткан мәлдә сиздем. Иң элек иттән баш тарттым. Бер елдан рационымнан балыкны да алып ташладым. Акрынлап йомырка һәм сөт ризыклары да “китте” минем менюдан. Гаиләмә мин элекке кебек үк ит һәм башка ризыкларны әзерли идем, әмма акрынлап аларның ашау культурасы да үзгәрде. Ниндидер мизгелдә миңа ияреп ирем дә иттән баш тартты. Шулай итеп, безнең йортта хәзер ит бөтенләй юк. Яшелчәләрдән пешерелгән ашлар да бик тәмле һәм төрле була алганлыгы ачыкланды. Җиләк-җимешләр, чикләвекләр, киптерелгән җимешләр кибеттәге конфет-печеньены бик җиңел алмаштыра, җитмәсә, балалар сәламәтлегенә дә бик файдалы. Үземдә дә шактый үзгәрешләр сиздем. Төрле җитди үк булмаган авыртынуларым бетте, кәеф гел күтәренке, гомумән яшәү аеруча күңеллеләнеп китте кебек тоелды. Үземне сәламәт һәм көр хис итә башладым”. 

“Тере туклану”га Айгөл ашык-пошык, уйланып тормыйча күчмәгән. Әдәбият, фәнни эшләр, төрле мәгълүматны, шундый ук системада тукланган кешеләр тәҗрибәсен өйрәнгән. Шулардан чыгып, ризык гади, тәмле һәм җиңел булырга тиеш дигән фикергә килә. Интернет һәм кибет янында кибет тезелеп киткән заманда бу принципларга таяну һич авыр түгел. 
- Айгөл, итсез ризыклар әзерләү кыйммәткә төшәме? 
- Ышанмаучылар булыр, әмма чын дөресен әйтәм, ит сатып алганга караганда кыйммәтрәк түгел. Иткә сарыф иткән акчаны җимешләргә, чикләвекләргә тотынабыз. Мөмкинлек чыккан саен базардан, яшелчә-җимеш базаларыннан күмәртләп тә алгалыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, мондый бүленешләр миңа ошамый. Әмма җәмгыятьтә бу классификация бар. Традицион туклануда кеше барын да ашый. Вегетарианнар итнең бер төрен дә ашамый. Ә веганнар исә яшелчә-җимешләр, ярмалар, чикләвекләр ашый. Ашлар, боткалар, камыр ризыклары пешерә. Терлекчелек продукциясен, йомырка, сөт ризыкларын ашамыйлар, кайберәүләр хәтта рационыннан балны алып ташлый. Сыроедлар исә термик эшкәртүсез яшелчә-җимешләр, чикләвекләр, киптерелгән җимешләр, үләннәр белән туклана.

Айгөл фикеренчә, бу бүленешне штамплар итеп кулланырга кирәкми. Аныңча, бу билгеләнешләр берникадәр үзгәрергә дә мөмкин. 

Героем үзе яшелчә-җимешләр, чикләвекләр, орлыклар белән туклана. Яңа сыккан сутлар эчә, яшелчә-җимешләрдән төрле ризыклар әзерли. Ризык сайлаганда эчке тавышыма колак салам, үземә ниндидер катгый кысалар куймыйм ди. 

- Аш бүлмәсендә күп вакытымны үткәрәм. Гаиләмне тәмле ашатырга тырышам. Тере кухня ризыкларына аеруча зур игътибар бүләм.

 - Айгөл, тормышка карашың нинди? 
- Бик кызыклы заманда яшибез. Даирәләр шулкадәр күп, күңелең ни тели - шуның белән шөгыльләнергә була. Тәндәге сәламәт рухны тәэмин итүче төрле биюләр, спорт юнәлешләре байтак. Һәркем үз ихтыяҗы буенча сайлый ала. Шәхсән мин йоганы үз иттем. Моңа кадәр мәктәптәге физкультура дәресләреннән башка беркайда да бернәрсә белән дә шөгыльләнгән юк иде. Берничә тренерга йөреп, үз юнәлешемне таптым дияргә була. Йога тәннең аерым өлешләрендәге киеренкелекне сизәргә ярдәм итә. Күнегүләр аннан котылдыра. Ышанмаслык, әмма тәнне тренировкалау белән тормыштагы кайсыбер проблемалар да уңай хәл ителә. Тән сәламәтләнү белән рухи тынычлык та килә. 


Әлфия Бикмурзина язып алды. 


Менә шулай, кадерле дуслар! Бәлки, итсез рацион сезгә бик килешер. Башка төр туклану белән дә шул ук хәл. Иң мөһиме - тәнегез һәм җаныгызга игътибарлы булу.