Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

  

Татар-башкорт эстрадасында тәүге адымнарын ясаучы “Бәхетле” төркеменең яшь һәм талантлы  егетләре кыска гына вакыт эчендә танылырга өлгерде. Бәлки, эзли белмәгәнмендер,  әмма алар хакында әллә ни мәгълүмат таба алмадым. Шуңа егетләрнең үзләре –Филүс Вәлиев һәм Лев Кулушев -  белән күрешеп сөйләшергә булдым.

 - Егетләр, сәлам! Ни өчен нәкъ “Бәхетле”? Нигә башка берәр исем түгел?

Филүс:

 - “Бәхетле”  -  алдан уйланган проект. Төркем оешканда аның исеме, репертуары, булачак җырчыларының  сәхнә образлары (имиджлары) билгеле булган. Быел яз көне продюсерыбыз Мурат Әбделмәнов Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләрендә кастинглар үткәргәч, Уфада берничә дәгъва итүче арасыннан нәкъ безне сайлап алды. Уфа сәнгать училищесында үткән кастингта Левны сайлаган. Мин беркөнне сәнгать академиясендә дәрескә керергә торганда, коридорда бер кеше русча: “Кайда монда татарча-башкортча җырлый белгән вокалистлар?” дип сорады. Мин җырлыйм, дигәч, “Отлично!” диде, һәм визиткасын биреп, иртәгәсе көнгә кастингка чакырды. Нәтиҗәдә, мине сайлап алды һәм без төркем буларак оештык дияргә була. Моңарчы без Лев белән таныш түгел идек.

 - Үзегез турында бераз сөйләп китегез әле.

Лев:

 - Мин Нефтекама шәһәрендә туып-үстем. Мәктәптән соң сәнгать училищесына укырга Уфага килдем. Аны тәмамлагач, читтән торып Уфа сәнгать институтына укырга кердем. Барысы да исемемнең Лев булуына аптырый. Әтием рус милләтеннән булгач, миңа шулай дип исем кушканнар.

Филүс:

 - Чыгышым белән Бүздәк районы Түреш авылыннан. Музыкага тартылуымны  хуплап, әти-әнием мине 5 сыйныфка музыкаль гимназиягә укырга җибәрделәр. Институтта читтән торып укуга күчтем, чөнки концертлар укуга комачаулый.

 - Бәхет кошы тоткандай, әти-әниләрегезгә: “Мин кастинг үттем!!!” дип сөенеп шалтыраттыгызмы? Ничек кабул иттеләр бу яңалыкны?

Филүс:

 - Әти-әниләрем минем барлык башлангычымны хуплап тора.

Лев:

 - Ә менә мин озак вакыт әти-әниемә әйтми йөрдем. Җыр яздырыйк әле, клип төшерик әле дип йөрдем. Әлбәттә, алар минем өчен бик сөенде.

 - Әле нинди мәшәкатьләр белән янып яшисез?

Лев:

 - Төрле җыелма концертларда, “солянка”ларда җырлыйбыз. Күптән түгел генә Казанда, Яр Чаллыда чыгыш ясадык. Февраль-апрель айларында Башкортстан һәм Татарстан буйлап гастрольләргә чыгачакбыз, Алла боерса. Концерт графиклары расланган, афишалар, билетлар үз сәгатен көтеп ята. 6 ай эчендә 12 җыр, 19 трек яздырдык, альбомыбыз әзер, аны чыгарасы гына калды.  “Аккошым”, “Таң йолдызы”, “Мин гаепле” җырларына клиплар төшерелде. “Барыбер” җырының клибы тиздән чыгачак.   “Мин гаепле” җырына төшерелгән клипның да дәвамын көтегез.

- Иҗат һәм сәнгать кешеләре үз тамашачылары, фанатлары белән төрле социаль челтәрләрдә аралаша. Бу эш ничек бара сезнең?

Филүс:

 - Инстаграмда “Бәхетле” аккаунты булдырдык. 15500 подписчигыбыз бар.  Анда видеолар, төшергән клипларыбызны, төрле постлар урнаштырабыз. Иҗатыбызга сокланалар да, җырларга я булмаса клипларга кагылышлы үз бәяләрен белдерәләр. килеш-килбәт – кием һәм сәхнә образларына да игътибар итәләр. Тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел, ләкин миңа калса, бу нормаль күренеш. Тормышта бар да ал да гөл була алмый.

 - Урамда сезне таныйлармы?

Лев (көлә):

 - Таныйлар.  Элек автограф сорасалар, хәзер яшьләр селфи төшик ди.

 - Сәхнәдәге имиджыгыздан канәгатьсезме?

 - Әйе, шушы яшьләрчә стильне без ошаттык һәм кабул иттек. Чәчләрне шулай йөртү, әлеге стильдә киенү күңел халәтебезгә туры килә.

 - Шәхси тормышыгыз турында ни әйтерсез?

Филүс:

 - Мондый яшәү рәвешендә шәхси тормышка вакыт калмый. Без әле өйләнмәгән. Кызлар туктаусыз яза. Миңа кызлар әти-әниләрем белән танышу теләге белән язса, Левка шаккатырлык фотолар җибәрүче кызлар да бар.

 - “Аккошым” клибында бию элементлары күп. Бию белән аерым шөгыльләнәсезме?

Филүс:

 - Сәхнәдә, я булмаса клип төшергәндә җырның нинди дә булса композицион моментларын ачып салганда бию  алыштыргысыз чара булып тора һәм без аны  кулланабыз.

 - Кемнәр җырлар яза сезгә?

 - Барлык җырларыбызның текстларын Гөлнара Рәшитова, ә көен Мурат Әбделмәнов язды.

 - Интервью өчен рәхмәт, егетләр! Тулы заллар телим сезгә!

Әлфия Шакирҗанова.