Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кыска, уртача озынлыктагы итәкләрне туташ-ханымнар яратып кияләр. Ә менә озын итәкләрне киючеләр сирәк дисәк тә буладыр. Ә бит макси да стильле образ тудыра, буй-сынны зифарак күрсәтә (билгә акцент ясарга онытмагыз). Фасонын дөрес сайласагыз, ул буй-сынның кимчелекләрен дә яшерә. Плюслары байтак җыела, әйе бит?

Озын итәкләрнең берничә популяр фасоннарын барлыйк:
*А-силуэт яки трапеция. Мондый итәк аска таба киңәя бара. Аны майка, иркен блузкалар, кыска күн я джинс курткалар белән кияргә була.
*Туры итәк, кызганычка каршы бөтен кешегә дә бармый. Зифа буй-сынлы туташ-ханымнарга гына килешәчәк каләм-итәкләр (юбка-карандаш). Трикотаж туры итәкләрне блузка, берьяк җиңе төшеп торган футболкалар, кардиган, жакетлар белән кияргә була.
*Кояш һәм ярымкояш – кабарынкы, күп бөрмәле итәкләр.
*Годе – ботларга сыланып тора, ә аска таба киңәя. Ул модельне су анасы дип тә йөртәләр. Годе фасонлы итәкләр озын буйлы хатын-кызларга килешә.
*Плиссе озын итәкләр дә бик матур күренә. Мондый фасонны җиңсез блузкалар, кыска жакетлар белән кияргә мөмкин.

Урамда көз хакимлек итә. Шуңа күрә озын итәкләрнең җылы тукымалардан тегелгәнен сайлагыз: твид, кәшемир, йон, драп. Аларны водолазка, мехлы жилетлар, пәлтә, туннар белән кияргә кирәк.