Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Аны инглиз Стивен Перри 1845 елда уйлап тапкан. Башта ул кыйммәтле кәгазьләрнең битләрен һәм дару шешәләренә рецептларны беркетеп кую өчен кулланылган.

Көнкүрештә дә бик күп вакытта ярдәмгә килә резинкалар. Мәсәлән:
– Кием элгеченнән шуып төшеп китеп интектерсә, элгечкә берничә кат канцелярия резинкасын чорнагыз: бернәрсә дә шумас.
– Кайчак банка капкачы да шуа, ачып булмый. Монда да капкачка резинка чорнау ярдәм итәр. Бу ысул тырнак буяулары шешәләрен ачканда да эшли.
– Аш бүлмәсендә куллана торган такталар өстәл буйлап шуып интектергәндә дә ике як кырыйларына резинка кидереп куегыз.
– Эшләпәсендәге буразналары җуелган иске шөрепне отвертка белән борып куяр өчен канцелярия резинкасын прокладка урынына кулланыгыз.
– Француз маникюрын эшләгәндә махсус буйлар (полоска) кулланыла. Алар булмаса, резинка да бик яхшы ярдәмче.
– Буяу эшләре белән мәтәшкәндә, тирә-якка чәчелгән тамчылар мөмкин кадәр азрак булсын дисәгез, резинка кулланыгыз. Аны буяу савытына рәсемдә күрсәтелгәнчә кидерегез һәм пумалагызга эләккән артык буяуны сөртегез.
– Шулпалы ризык пешергәндә кашык белән бутыйбыз да аны кәстрүл эчендә калдырабыз гадәттә, ә ул шуа да шулпага төшеп китә. Шундый хәл булмасын өчен кашыкның тоткасына резинка чорнарга кирәк.