Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Торбаларны тыгылдыра торган әйберләр:

*Дәвалаучы балчыктан эшләнгән битлекләрне беркайчан да раковинага юып төшермәгез. Чөнки ул торбаларның стеналарында туплана, аны юып төшереп булмый һәм вакыт үтү белән торбаларны тулысынча алыштырырга гына калачак. Ә битлекне башта мамык дисклар яки салфеткалар белән сөртеп алыгыз, аннан соң гына битегезне су белән юыгыз.
* Май.
* Чәчләр.
* Кофе куесы ком шикелле сифон һәм торбаларның стеналарына утыра.

*Торбалардагы майларны юып төшерер өчен раковинага вакыт-вакыт кайнар су салырга кушалар. Әмма пластик торбаларга кайнап торган су салырга ярамый икән, пластик бозыла.

*Ризык калдыклары. Савыт-сабаны юар өчен раковинага салыр алдыннан яхшылап ризык калдыкларыннан тазартыгыз. Ни өчен икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Бу кагыйдә табак-савыт юу машинасына да кагыла: ризык калдыклары фильтрлар тыгылуына һәм техниканың ватылуына китерә.