Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

“Тормышымны балаларга белем бирү белән бәйләячәгемне мәктәп елларыннан ук белә идем. Моңа кадәр байтак юл үтәргә туры килде. Благовар районының кечкенә Төркәй авылыннан Күчәрбайга җәяү йөреп белем алдым. 9 сыйныфтан соң райондагы һөнәрчелек училищесын кызыл дипломга тәмамлагач, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына “логопедия” белгечлеге буенча уырга кердем. Әниемнең апалары, икетуган апам укытучы булып эшлиләр иде инде, шуңа икеләнүләрем булмады”, - язмам герое Ильясова Регина Ринат кызы үз сүзен шулай башлады.

 

Университетның беренче курсында Регина тормышка чыга, укуын тәмамлаганда исә олы улы Аскар дөньяга килә. Күп тә үтми икенче малае Рәсүл, аннан соң кызы София туа. Регина Ринат кызы күп балалы әни статусына ия була. Яшь гаилә җир алуга чиратка баса, 7 ел дәвам иткән декрет ялы вакытында алар Чишмә районының “Алкино” санаторие посёлогында йорт төзи һәм шунда яшәргә күченә. Бүгенге көндә Регина Ринат кызы “Теремок” балалар бакчасы мөдире булып эшли.

- Регина, мөдир булып эшләү авыр түгелме?

- Юк. Җиңел дип әйтә алмыйм. Әмма бу вазифаның яңа, моңа кадәр таныш булмавы мине җәлеп итте дә инде. Педагогларны, техник персоналны, пешекчеләрне җыйдым. Иң мөһиме – кешедә ялгышмау иде. Чөнки ул арытаба коллективның аерылгысыз өлеше, балалар бакчасының йөзе булачак. Хәзер анализласам, бар да килеп чыкты бугай дигән фикергә киләм.

- Балалар бакчасы кайчан ачылды?

- 2015 елның 30 декабрендә Яңа елга зур бүләк булып балалар бакчабыз үз ишекләрен ачты. Педагогларым үзләрен бары тик яхшы яклап кына күрсәтте, югыйсә 2016 елның май аенда безгә экология буенча республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрергә тәкъдим итмәсләр иде.

- Билгеле, балалар бакчасы кебек биналарда бизәү-җиһазлау эшләре дә мөһим. Бу юнәлештә нәрсәләр эшләдегез?

- Балалар бакчасы өр-яңа булгач, барын да шулай өр-яңадан башларга туры килде. Бакчаның тирә-ягын куаклар, чәчәкләр утырту эшләреннән башладык. Таштан елгачык, теләкләр күпере эшләдек. Аннары төркемнәр һәм фойены бизи башладык. Сентябрьдә узган конференциягә республиканың барлык районнарыннан килделәр, барысына да ошады. 2017 елда” Иң төзекләндерелгән бакча” буларак район хакимияте башлыгы, 2018 елда ЮХХДИ начальнигының “Иң яхшы автошәһәрчек” дигән грамоталарына ия булдык. 2018 елда исә Иванова Анна районда узган “Ел тәрбиячесе-2018” (“Лучший педагог дошкольного образования-2018”) конкурсында абсолют җиңүче булды. Көз көне ул республика конкурсында катнашачак.

Кыскасы, шушы өч ел эчендә акрынлап бакчабызның абруен күтәрәбез, Аллага шөкер.

- Кайчандыр үзем дә балалар бакчасында эшләгәч, ата-аналар белән эш алып бару мөһим икәнлеген яхшы беләм. Бу хакта нәрсә әйтерсең?

- Балалар алар саф күңелле, самими. Алар белән эшләве рәхәт. Ә менә ата-аналар кайчагында балаларын бакчага йөртеп нарасыйларын тулысынча бакчада тәрбияләрләр дип фикер йөртә. Бу төптән дөрес түгел. Балаларны тәрбияләү педагоглар, ата-аналар һәм җәмгыятьнең уртак эше дияр идем.

- Регина, гаиләңә ничек вакыт табасың?

- Олы улыма – 10, икенчесенә – 8, кызыма исә декабрьдә 7 яшь тула. Ул быел беренче сыйныфка укырга керде. Миңа ирем ярдәм итә. Ул минем беренче киңәшчем, ярдәмчем һәм тәнкыйтьчем.

- Коллективыңда ничә кеше?

- Коллективта барлыгы 31 кеше исәпләнә, балалар бакчасына 129 бала йөри.

- Җитәкче булуның нинди үзенчәлекләре бар?

- Гомумән хатын-кызлар коллективында эшләү җиңел түгел ул. Алтын урталыкны табу зарур. Кемнедер шелтәләргә, кемнедер жәлләргә дигәндәй. Иң мөһиме – дөрес итеп “юк” дия белергә.

Мин районга яшь, тәҗрибәсез җитәкче булып килдем, әмма остазларым – Чишмә районы белем бирү бүлеге начальнигы Сөләйман Сәях улы Ваһаповка, андагы методист Нурия Флюр кызы Аллагуловага, районның барлык балалар бакчалары мөдирләренә иксез-чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Эшкә өйрәнеп киткәндә алар бик зур ярдәм күрсәтте. Әлбәттә, тырышып эшләгәндә бер эш тә җиңел түгел, киресенчә, авыр. Тәҗрибәле җитәкче булыр өчен миңа эшләргә дә эшләргә әле!

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Регина! Алдагы тормышыңда уңышлар телим сиңа.

Әлфия БИКМУРЗИНА.