Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Теш табибларына берчә аптырап, берчә сокланып карыйм. Чөнки теш кабинеты бусагасы төбенә җиткәч, хатын-кызларның гына түгел, ир-егетләрнең дә тез буыннары калтырый башлый. Үзеңне ничек кенә тынычландырырга тырышсаң да, барыбер куркыта. Шуңа да теш табибы һөнәрен бик сабыр, мәрхәмәтле кешеләр генә сайлыйдыр дип уйлыйм.

 

Бүгенге язмамның герое – Бүздәк районы Бүздәк авылында туып-үскән Атласова Гөлназ Айдар кызы күптән түгел генә Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультетын кызыл дипломга тәмамлаган.
Гөлназның кечкенәдән язмышын медицина белән бәйлисе килә. Әнисе Лилия ханым Бүздәк районы үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, Гөлназ да, әнисе кебек ак халат киеп, кешеләрне дәваларга хыяллана. Бераз үсә төшкәч, стоматолог һөнәренең уңай һәм кире якларын анализлап, бу белгечлек һәрвакыт актуаль булачак дигән нәтиҗәгә килә. “Сәламәт кеше матур була, бу тешләргә дә кагыла – кыеш һәм кариеслы тешләр белән матур елмаеп булмый!”, – ди Гөлназ.

– Гөлназ, укуны кызыл дипломга тәмамлавы авыр булдымы?

– Әлбәттә, җиңел түгел. Күптөрле мәгълүматны кыска вакыт эчендә үзләштерергә кирәк. Минем холкымда түземлелек, басынкылык кебек сыйфатлар бар. Шуңа тырышып уку үз нәтиҗәләрен бирде. Анатомиядән кергән бик таләпчән преподаватель имтиханында “5” алгач, бу дөньяда булдыра алмаслык нәрсә юк икәненә ышандым.
– Гөлназ, синең укыган вакытта заказга төрле тортлар һәм татлы десертлар да ясавыңны беләм.
– Әйе, буш вакытымда төрле ризыклар пешерергә, тортлар ясарга, туганнарымны, дусларымны сыйларга яратам.
– Аның өчен махсус курслар тәмамладыңмы?
– Юк, бар белгәнем һәм өйрәнгәнем – әниемнән. Аңа карап тортлар һәм десертлар ясарга өйрәндем. Ничектер дусларым заказлар ясый башлаганын сизми дә калдым. Арытаба хәтта заказга төрле тортлар һәм десертлар ясар өчен Интернетта махсус аккаунт булдыру идеясе туды.
– Әлегә планнарың нинди?
– Тиздән эшкә чыгам, Алла боерса. Һәркемнең үз тәгаенләнеше, минеке исә – булачак пациентларымның сәламәт тешләре.
– Гөлназ, тормышта берәр девизың бармы?
– Әйе. Яшәргә, елмаерга һәм бирешмәскә!
– Ә хыялың?
– Сәяхәт итү, илләр гизү. Дөньяны, төрле илләрне күрәсем килә.
– Әңгәмәң өчен рәхмәт, киләчәктә зур уңышлар теләп калам!