Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Эшләгән акча бармак арасыннан аккан ком кебек әллә кая тарала да бетә. Кайчак нәрсә алган да хәтердә калмый. Җыю турында уйлаган да юк, җиткереп булмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйдәгез бергәләп чыгымнарны планлаштырырга өйрәник.
Көн саен акчаларыгызны кая сарыф итүегезне язып барырга өйрәнсәгез, аларның кая югалуы күренер һәм сез чыгымнарыгызны дөрес итеп планлаштырырга өйрәнерсез. Юк-барга, кирәкмәгән әйбергә ай буе эшләп алган акчагызны түкмәссез.
Бөтен чыгымнар ике категориягә бүленәләр:
– даими чыгымнар (ай саен кабатланган чыгымнар, мәсәлән, коммуналь түләүләр (ут, су, газ...), кредитлар, азык-төлек, мәктәп, балалар бакчаларына түләү-ләр һ.б.);
–алмашынып (үзгәреп) торган (кием-салым, косме-тика, дарулар һ.б).

Чыгымнарны 6 чүлмәк кагыйдәсе буенча план-лаштырырга мөмкин (монда якынча гына күрсәтелгән):

*ай саен даими чыгымнар (керемнең 55%),

*эре, кыйммәтле товар сатып алуга акча туплау (керемнең 10%),

*күңел ачуга китә торган чыгымнар (керемнең 10%),

*белем алуга (керемнең 10%),

* шәхси запас (керемнең 10%),

*бүләкләр, ярдәм (керемнең 5%).