Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Беренче тапкыр мин аны игезәк малайлары белән урамда йөргәндә күргән идем. Шул чакта мине аның сабырлыгы, балалары белән җиңел, иркен аралашуы сокландырган иде. Аннан соң аның сертификацияле психолог,
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының психология кафедрасы доценты икәнен белдем.

Шулай итеп, язмамның бүгенге герое – НӘГЫЙМОВА Евгения Сергеевна, психология фәннәре кандидаты, преподаватель.
– Евгения, үзегез хакында бераз сөйләп китегез әле.
– Мин Уфада туып-үстем. М.Акмулла исемендәге БДПУны тәмамладым, 12 ел дәвамында гамәли психология кафедрасында студентларга белем бирәм. Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен якладым. Мин сертификацияле психолог, һәм белем бирүдән тыш шәхси практика, диагностика, консультацияләр үткәрү белән дә шөгыльләнәм. Даими рәвештә камилләшеп торам, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә төрле курслар үтәм.

– Интернетта, социаль челтәр-ләрдә берничә тапкыр “тета-хилинг”, “коуч” дигән сүзләрне укыдым. Аларның психология белән бәйле икәнен беләм. Укучыларга шуларны аңлатып үтегезче.

– Бу психология алымнарының берсе. Психология фәненең гадәти алымнарыннан тыш, мин өстәмәләрен дә, мәсәлән, тета-хилингны кулланам. Махсус оештырылган әңгәмәдә кешенең ниндидер начар максатлары, проблемалары, уй-фикерләре ачыклана. Арытаба алар белән эш алып барылгач, кешенең уй-фикерләре бөтенләй икенче төрлегә үзгәрә. Башкача әйткәндә, бу юнәлеш – үзеңнең курку-шөбһәләрең белән эшләү. Тета-хилингның методикасы шулай корылган: белгеч теге яисә бу кешегә карата аны кулланып буламы-юкмы икәнен шундук ачыклый.
Коуч тренер дигәнне аңлата. Бүгенге көндә базар төрле коучлар белән шыплап тулган. Коучның махсус белеме дә булмаска мөмкин, әмма тета-хилинг курслары тәмамлагач, ул кеше үзен горур рәвештә “коуч” дип йөртәчәк. Шундый “мактаулы” белгечләргә мөрәҗәгать итәр алдыннан аның белеме турындагы дипломын, эш тәҗрибәсен, үткән тормыш юлын игътибарга алырга киңәш итәр идем.
– Ни өчен сез нәкъ психология фәнен сайладыгыз?
– Миңа һәрвакыт уку, белемемне башкалар белән уртаклашу, кешеләргә киңәшләр белән ярдәм итү, алар турында кайгырту ошый иде. Байтак еллар институтта психология фәнен укытам, һәм бу миңа ошый. Нәкъ үз урынымда икәнлегемне тоям, шуңа күрә күңелемне салып эшләгән эшем үз җимешләрен һәм уңай нәтиҗәләрен бирә. Һөнәри эшчәнлегемне гаилә тормышы белән бергә алып барам – минем яраткан тормыш иптәшем һәм ике улым бар. Йорттагы хуҗалык та минем өстә, бар яклап та гармонияле кеше булырга тырышам.
– Евгения, психологик ярдәм сорап ешрак ир-атлармы, әллә хатын-кызлар мөрәҗәгать итәме?
– Хатын-кызлар ешрак мөрәҗәгать итә. Әмма ир-атлар да үз проблемаларын күреп таный башлаган, алар да килә.
– Бәби тапканнан соң кайсыбер хатын-кызларда “послеродовая депрессия” була. Аннан котылу юллары бармы?
–Хатын-кыз организмында 9 ай буена дәвам иткән йөклелек чорын нормаль үткәрү, баланы имезү өчен барлык механизмнар да бар. Күп кенә гүзәл затлар кайгыра, әмма бу очракта, киресенчә, барлык шик-шөбһәләрне читкә куеп, үзеңә, интуицияңә, үз табигатеңә ышанырга кирәк.
– Хатын-кызларга нинди киңәш бирер идегез?

Бәхет безнең үзебездә. Бүген һәм шушы урында бәхетле була белергә кирәк. Мисал өчен, сез автомобильләр “бөке”сендә утырасыз. Бер карасаң, бигүк күңелле хәл түгел. Ә сез шул чакта күк йөзенә, кояшка, тирә-яктагы кешеләргә карагыз һәм шушы мизгелгә куаныгыз.

–Хатын-кызга, иң элек, тотрыклылыкны югалтмаска кирәк.
Табибына, белгечләренә, үзенә ышанырга. Тыныч булырга!
– Тагы бер мәңгелек сорау: ничек бәхетле булырга?
– Киеренкелекне читкә куеп, һәр мизгелнең кадерен белеп, аңа шатлана белергә кирәк. Ниндидер конкрет чаралар ярдәмендә бәхетле булып булмый. Бәхет безнең үзебездә. Бүген һәм шушы урында бәхетле була белергә кирәк. Мисал өчен, сез автомобильләр “бөке”сендә утырасыз. Бер карасаң, бигүк күңелле хәл түгел. Ә сез шул чакта күк йөзенә, кояшка, тирә-яктагы кешеләргә карагыз һәм шушы мизгелгә куаныгыз.
– Тормыштагы девизыгыз?
– “Минем тормышымда бар да иң яхшы, хәвефсез һәм җиңел генә була”.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Евгения!
Әлфия Бикмурзина.