Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

2019 елның 1 гыйнварыннан республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, калдыклар җыю өлкәсендә реформа булачак.

Чүп-чар, калдыклар белән эш итү үзгәрәчәк. Элек алар өчен муниципалитетлар җаваплы булса, яңа елдан бу  төбәктәге 4 оператор җилкәсенә күчәчәк. Алар арасында Башкортстан 5 территориаль зонага бүленгән.

Гади халык өчен “чүп” тарифлары үзгәрәчәк. Түләү күләме яшәүчеләр санына  һәм күпме чүп чыгаруга карап исәпләнәчәк. Якынча исәпләүләр буенча, күп фатирлы йортта яшәүче өчен бу сумма  96 сум булса, шәхси йортта яшәүчегә 142 сум булыр дип көтелә. Гомум тариф әле билгеләнмәгән.