Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Алсу Фазлыева:
“Отпуск дигән сүзне без бик зурлап әйтәбез дә, зурлап үткәрмибез. Безнең өчен отпуск Ураза вакытында гына. Анда да ике генә атна. Быел ял итәргә чит илләргә барырбыз дип уйламыйбыз. Ике якка да, әти-әниләр янына кайтырга уйладык. Балалар да, Азат та: “Һич булмаса, аквапаркка барыйк инде”, – диләр. “Барырбыз, минәйтәм, аквапарк та чит ил кебек инде ул”, – дидем. Быел яңа сезонга әзерләнү белән үтәр җәй. Яңа фишкалар булачак”.

----------------------------------------------------------------------------------------------

Динә Латыйпова:
“Июньнең 15енә кадәр Ураза тота-быз. Аннан соң инде Сабантуйлар башлана. Җәй ае ул – никах, туйлар ае. Шулай булгач, җәй һич кенә дә ял итә торган түгел ул. Без күбрәк көз көне китәбез ял итәргә. Ник дисәң, җәй үзебездә дә рәхәт ич. Үзебездә кызынып, су коенып була. Авылга кайтып йөрибез. Брусчатка җәясе бар әле менә, эш тора өстә. Октябрь-ноябрь – безнең өчен отпуск”.

----------------------------------------------------------------------------------------------

Айгөл Рәхимова:
Алла боерса, Ходай кушса, ураза тотарга дип ниятләп торам. Бер ай ук булмаса да, өч ел инде тотарга тырышам. Сабантуйлардан соң, әти-әни, сеңлем белән бергә диңгезгә барырга уйлыйбыз. Бу – безнең традиция. Бер үк җиргә барырга яратмыйбыз. Ике ел элек Таиландка, узган ел Дубайга бардык. Быел инде Вьетнам якларына юл тотарга уйлап торабыз”.

----------------------------------------------------------------------------------------------

Иркә:
“Быел ялга барып булмастыр. Быел туган авылымда төзелеш эшләре булачак. Кухня ягына авылча ремонт ясарга җыеналар. Аннары сарайны сүтеп, аның урынына блоктан кечкенәрәк нидер төземәкче булалар. Быел җәйне шул эшләр белән, блок ташып, абыйларга булышып, ашарга пешереп үткәрергә дип торам. Әле үзебезнең дә төзелеш бар. Шул ике арада йөрербез дип уйлыйм җәйне”.

---------------------------------------------------------------------------------------------

Ландыш Нигъмәтҗанова:
“Авылга кайтырга дип уйлыйбыз. Авылга кайту – балаларга бәйрәм. Балтач районында өебез бар.
Диңгез димәктән, бишәүләшеп ял итәргә барган бар. Аннан соң ничектер эшләр дә булды, җай чыкмады. Минем “Диңгезгә барырга кирәк, кеше бара бит” дип тартылуым юк. Барырга кирәк инде, балаларга диңгез суы, диңгез һавасы әйбәт. Әмма мин үзем гел юлда йөргәч, шашып каядыр чыгасым килми. “Тегендә барасы килә, монда барасы килә” дип, омтылып тормыйм. Эшлисе килгән әйберләр күп инде ул. Ничек була, шул була. Миңа авылда рәхәтрәк. Авылда балалар да авыл балалары белән рәхәтләнеп уйный. Алар үзләре дә авылны ярата, авылга кайтуны сагынып көтеп ала”.

---------------------------------------------------------------------------------------------

Ильмира Нәгыймова:
“Ялга килгәндә, иң рәхәт ял безнең өчен – авылда. Без Рус-ланның ягында күбрәк ял итәбез. Минекеләрдә дә булырга уйлап торабыз. Аннан соң Сабантуй, туй, юбилейлар чоры бит. Ял әллә ни эләгә димәс идем.
Безнең Руслан белән чит илгә бер тапкыр да барганыбыз юк. Хыялда бар бу, бил-геле. Руслан самолеттан нык курка, кан басымы күтәрелеп бетә хәтта. Әле Мәскәүгә кадәр очтык. Чүт инфаркт булмады. Русланның шул фобиясен дәваламыйча, чит илләргә барып булмас”.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Илназ Баһ:
“Отпуск – елның матур гына эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясап, үзеңне, балаларны ял иттереп алу ул. Авылга да кайтабыз. Диңгезгә дә барасы килә. Бишәүләп барырбыз дип тә уйлаган идек. Чөнки диңгезнең витамины, диңгез һавасы балаларга бик кирәк. Үзебезгә инде ул шуның кадәр генә. Мин үзем авыл ялын кулайрак күрәм”.

----------------------------------------------------------------------------------------------

Зәйнәп Фәрхетдинова:
“Җәй көне эшли торган кешеләр бит без. Авылга да җитешәсе килә, ял итеп тә алырга.
Мин үзем җәйдән бигрәк көзне яратам. Вак кына яңгыр сибәләгән, яңгырлы көз йөрәгемә ята.
Аннан соң без бит ел әйләнәсендә эшкә йөреп, 30-45 көн отпускны көтеп ала торган кешеләр түгел. Безнең бит тегесен-монысын ел әйләнәсе эшләргә мөмкинлек бар”.

----------------------------------------------------------------------------------------------

Чәчкә:
“Безнең эш туктамый. Концерт сезоны гына ябылып тора. Ял итәргә дә барасы килә. Колагыма операция ясаткан идем бит. Шуңа күрә әлегә самолетка утырырга ярамый. Бәлки, самолет белән очмый торган җиргә барырбыз. Бала да кечкенә бит әле. Өчәүләшеп беркая да ялга барган булмады. Кунактан-кунакка гына йөрибез”.