Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы сәхнәсендә юморист Данир Сабиров җырчы Рината Тейны игълан иткәндә, “Мин укыганда, Мари Эл республикасы Бәрәңге районыннан Рүзилә иде ул”, - диеп тамашачыларны көлдергән.

 
Рината Тейга Данирның болай әйтүе ошамаган булса кирәк. "Рината Тей" исеме Рузилә исеменнән серлерәк яңгырый дип уйлагандыр инде, күрәсең. Рузилә Данирга инстаграмында җавап язган:
 
"Рәхмәт сиңа минем Рузилә Сәмигуллина икәнемне искә төшергәнең өчен. Ә хәзерге көндә мин Рината Тей. Исеңдә калдыр, кадерле дустым", - дип язган Бәрәңгедән Рузилә.
 
Инстаграмда аңа "Рузилә исеме матуррак булыр иде", "Гафу итегез, мин сезне әлегә кадәр белми идем! Сез Бәрәңгедән чтоли?" - дип язалар. 

Интертат.

Фото: Татар-информ.