Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

* Төркем белән төшкән фотода кеше матуррак күренә.

*Майя кабиләсендә кылыйлык - чибәрлек билгесе.

*Падаунг кабиләсе хатын-кызлары чибәр булыр өчен муеннарын латунь боҗралар киеп озынайта.

*Битнең сул ягы уң ягына караганда матуррак.

*Чибәр кешенең хезмәт хакы башкаларныкына караганда 5% артыграк була.

*Чибәр кешеләрнең күпчелеге үзен бәхетле дип саный.

*10% хатын-кыз гына ком сәгате формасындагы гәүдә төзелешенә ия.

*Ир-атларның чибәрлеген бәяләгәндә хатын-кызлар тирә-яктагыларның фикеренә таяна.

*Эволюция барышында хатын-кызлар чибәрләнә бара, ә менә ир-атлар әллә ни зур үзгәрешләр кичерми.

*Борынгы грекларда кояшта кызынган тән ямьсез саналган.

*Борын заманда иренгә сөртә торган помаданы паста рәвешенә китергәнче изелгән кошинель бөҗәкләреннән ясаганнар.

*Шәрыкта XX гасыр урталарына кадәр хатын-кызның матурлыгы кара тешләрдә дип санаганнар. Карага буялган тешләр сәламәт булган.

*Француз хатын-кызлары элек пюре-ашлар белән генә тукталган. Чөнки азыкны чәйнәү йөзгә җыерчыклар чыгара дип саналган.

 

*Кытайда кечкенә аяклар матурлык билгесе булып саналган. Шуңа күрә кызларның аякларын кысып бәйләгәннәр.

*Travelers Digest журналы версиясе буенча иң чибәр хатын-кызлар - Украинада, ә иң чибәр ир-атлар Швециядә яши.

*Япониядә классик чибәр хатын-кызлар тигез түшле, озын муенлы, кыска һәм кәкрерәк аяклы. 

*XXI гасыр чибәрләренә калын ирен, кечкенә борын һәм кабарып торган чәчләр хас.

*Һиндстанда киң янбашлы, зур күкрәкле, ак тәнле, озын чәчле хатын-кыз матурлык алиһәсе санала.

*Ирләр фикеренчә, иң күп чибәр хатын-кыз стюардессалар арасында очрый.

*Массаи кабиләсе хатын-кызлары чибәр саналыр өчен йөзләрен танымаслык хәлгә җиткереп шрамнарга “күмә”.

*Сахара чүллегендә яшәгән кабиләдә хатын-кызларның ябыклыгы хәерчелек һәм чир билгесе.

*Конгода чибәр буласы килгән хатын-кыз авызында теш йөртми.

*Фулани кабиләсендә матур булыр өчен хатын-кызлар маңгай чәчләрен киң итеп кыра һәм кашларын йолкый.

*Туарег кабиләсе гүзәлләренең корсагында асылынып төшкән май сырлары дистәдән дә аз булырга тиеш түгел. 

*Озын аяклар Кытайда акыл билгесе санала.

*“Целлюлит” төшенчәсе 1920 елда барлыкка килгән, әмма киң халыкка ул 1978 елда гына аңлашыла башлаган.

*75% ир-ат сипкелләр хатын-кызны бизи дип саный. 

Фото ачык чыганактан алынды.