Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Элек никахка бик җитди караганнар. Яшьләр тирәсендә уңай мохит булдыру туганнарының изге эше саналган. Шуңа күрә туйда төрле шәйләр, ырымнарга аеруча зур игътибар бирелгән. Мәсәлән:

* Яшь парның юлын беркем дә кисеп чыгарга тиеш түгел. Юлны кисеп үтү- туйга күз тидерү дигән сүз.

*Балдагыңны кияр алдыннан төшереп җибәрү яхшыга түгел. Әгәр балдак төшеп китә икән, димәк парың үзеңнеке түгел. Бу тиздән аерылышуны яки авыр тормыш хакында сөйли.

*Әгәр кәләшнең аяк киеме үкчәсе сынса, гаилә тормышы “аксаячак”. Яшь хатын өчен бу никах бәхет китермәячәгенә ишарә.

*Ачык аяк киеме киеп кияүгә чыкмыйлар. Чөнки гаилә тормышы кыска була. Аяк - гомер сукмагы буйлап хәрәкәт билгесе. Берәрсенең кара күзе кәләшнең үкчәсендә калса, бу гаилә юлының кыскаруына китерә дип санала.

*Әгәр чит кешенең туй күлмәген яисә балдагын киеп никахлашсаң, шул кешенең язмышы белән яшәрсең. Бу фал борыннан килә.

* Туй күлмәген һәм кәчтүмен бүләк итәргә, кешегә бирергә яки сатарга ярамый. Аларны саклау, һич булмаса яндыру шарт.

* Әгәр туй алдыннан яшь парлар әти-әнисе яки әби-бабасы киемен кисә, бу аларга билгеле бер дәрәҗәдә бәхет китерәчәк. Әгәр инде әби-бабайларының гаилә тормышы бик үк яхшы булмаса, ул киемне сакларга һәм кияргә ярамый. Аларны яндырсаң яхшырак булыр.