Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Социаль челтәрләргә башыбыз белән кереп чумдык дисәм, һич ялгышу булмас. Анда мәгълүмат та, күңел ачу да, реклама да бар һәм тагы әллә ничә төрле функцияне үз эченә алган ул. Гомердә дә сүз катасы булмаган кешеләр анда “дуслаша” һәм аралаша ала. Мәсәлән, җырчылар. Аларның подписчиклары ай артасын көн арта. Олысының да, кечесенең дә үз кумиры хакында күбрәк беләсе, аның хакында кызыклы видеоязмалар карыйсы, яңа гына “табадан төшкән” җырларын тыңлыйсы килә.

Күптән түгел генә җырчыларның 3 социаль челтәрдә  (ВКонтакте, YouTube, Инстаграм) күпме подписчигы бар дигән топ-5лекне ачыклаганнар. 

Бишенче урында – якташыбыз Әнвәр Нургалиев. Өч социаль челтәргә аның барлыгы 200 меңнән артык язылучысы бар.

Дүртенче урында – Илсөя Бәдретдинова. Ул Әнвәр Нургалиевны беразга гына узып киткән. Аның язылучылары саны шулай ук  200 меңнән артык икән.  

Өченче урында – “Мишәрләр, вперед!” шигаре белән сәхнәнең иңеннән буена сикергәләп йөргән мишәр егете Фирдүс Тямаев. Топ-5лекне исәпләгән вакытка аның 342 меңнән артык язулычысы булган.

Дүртенче урында – чыгышы белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан булган Гүзәл Уразова. Өч социаль челтәрдәге язылучылар санын кушып исәпләгәндә аның 430 меңгә якын язылучысы бар.

Беренчелек кемдә икәнен аңлагансыздыр инде. Топ-5лекнең башында – үзебезнең Башкортстан егете, яшь кызларның төн йокысын алган, әбиләр дә аның җырларына мөкиббән киткән Элвин Грей. Радик Юлъякшинның подписчиклары 621 меңнән артып киткән.

Менә шулай, дуслар. Социаль челтәрләр – үзенә башка бер дөнья. Анда кереп китсәң, чыгарга онытуың да бар...

Рөстәм Хәнәфин коллажы.