Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бәхетнең нәрсә икәнең һәркем үзенчә аңлый. Әмма кешеләрнең барысы да намус белән яшәргә, тырышып хезмәт итәргә,  Советлар иле дип аталган зур  бәхетле дәүләтне яратырга, курчаларга икәнлекне белә һәм аңлый. Дуслар, бу юлларны исегезгә төшердегезме? Аркадий Гайдар үзенең “Чук и Гек” әсәрендә менә шулай язган.

Советлар союзы таркалганга биш былтыр. Бүгенге чордагы бәхет нинди икән? Әйдәгез, шул турыда сөйләшеп алыйк.

 

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова, “Диләфрүз” гәзитенең баш мөхәррире:

 - Минем өчен бәхет – картлык көнемдә ак яулыклы әби булып, янымда түбәтәйле иптәшемнең терәген тою, гомер юлдашым белән парлашып, туган авылыбызның калкулык башларына үз аякларыбыз белән күтәрелеп, тау итәгендә җиләк җыеп йөргән балаларыбызның, оныкларыбызның шат тавышларын ишетү, аларның уңышларын үз күзләребез белән күрү. Ничә яшьтә булуыма карамастан, газиз әниемнең, кадерле туганнарымның, йөрәк парәләремнең исәнлеге, аларның, яратып, “кызым”, “туганым”, “әнием”, “Дилә апам” диюләре.

Кояшыбыз баюга барганда да, көзге матурлыкның тәмен, рәхәтен тоеп, яшьлек язларыбыз, җәйләребез өчен үкенми, гомер кышларын тыныч күңел белән каршылау. Чөнки кешенең никадәр бәхетле икәнен бүген әйтеп булмыйдыр. Аны бездән соң килгән буын әйтәчәк – алар күңелендә матур урын аласым килә!

Барчабызга ике дөнья бәхете һәм  рәхәте телим.

Айгиз Баймөхәммәтов, Шәехзадә Бабич исемендәге әдәбият һәм  сәнгать өлкәсендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты:

 - Бәхет ул - бик киң мәгънәле төшенчә. Ул турыда китап язсаң да, анык аңлатма биреп булмаячак. Әлбәттә, кеше бәхетне төрлечә аңлый.  Аның кешенең күңеленә, хәл-торышына карап үзгәреп торуы ихтимал. Мәсәлән, мин яңарак шундый төш күрдем. Имеш, шәһәрдә берүзем генә калганмын икән. Әллә нинди машиналар туктап калган, кибетләр ачык  тора, йортлар - хуҗасыз. Бер яклап куанырлык та сыман: нинди әйбер кирәк – керәсең дә бушлай аласың. Йортның да иң матурына кереп яши аласың... Әмма шул вакытта үземне бик бәхетсез, япа-ялгыз итеп тойдым. Кешеләр арасында яшәү, алар белән шушы тормыш мәшәкатьләрендә бергәләп кайнау – үзе бәхет икән  дип уйлап куйдым уянгач та.

 

Шәүрә Гаппасова, блогер:

 - Ирең, балаларың, әти-әниләрең, күршеләрең һәм башкалар, ә инде иң мөһиме – үзең белән гармониядә булу. Барын да намус кушканча, дөрес һәм чын күңелдән эшләп яшәү бәхет була. Һәм инде бәхетле булыр өчен барысының да сау-сәламәт булуы мөһим.

 

Венер Фәттахов, язучы, шагыйрь:

Нәрсә соң ул бәхет? Аны күреп булмый, кулга тотып булмый, ашап булмый, киеп булмый.., булмый.., булмый... 
Аннары,  бар кешенең дә бәхете тигез түгел. Кем өчендер ул - бер чынаяк чәй белән кара икмәк. Ә кемгәдер күз нурын алып торырдай машина. Кемдер яңа гына салып кергән йорты белән бәхетле. 
           “Бәхетлемен”, ди бит берәү

сөйгәне белән никахка кергәндә,

“бәхетлемен”, ди икенче

исән-сау әти-әнисенә кунакка килгәндә,

“бәхетлемен”, дидер кемдер

 хәтта яңа күлмәк алып кигәндә,

яисә диңгезгә барып су кергәндә,

күптән күрешмәгән сыйныфташын күргәндә,

кәләшенә “сөям” дигәндә... 


             Бәхет таптым диләр

 кайберәүләр акча отсалар,

 көтелмәгән байлык тапсалар,

түрәләргә якын булсалар,

“зур кеше”нең кулын тотсалар,

чибәрдән-чибәрләр белән гыйшык корсалар,

 ни беләндер башкалардан артык булсалар,

 дошманнарын җиңеп куйсалар...
             Бәхетлеме соң мин үзем? 
            Мин бәхетсез

якын кешем чирләп торса,

дус-ишләрем фәкыйрь булып куйса,

иптәшләрнең кул-аягы сынса,

илдә ызгыш булса,

карт-корының түземлеге сынса,

якын кешең начар эшләр кылса,

ә үземнең ярдәм өчен хәлем мөшкел булса... 
            Ә бит бүген мин бәхетле,

чөнки иртә белән тора алам,

бисмилламны әйтә алам,

 кояш нурын күрә, тоя алам,

елмаеп һәм теләп эшкә барам,

сөйгәнемне коча алам,

оныгыма көн дә багам,

“хәлең ничек” дип баламнардан сорый алам,

 теләгәнен ашый алам, кия алам,

үзем сайлап алган машинада йөри алам,

җәяү яки чаңгы тагып чаба алам,

балаларга, туганнарга ярдәм кулы суза алам...

һәм шушындый бәхетле тормыш турында

 шигырь яки җырлар яза алам... 
Бәхетлеме мин? Әлбәттә, бәхетле! Хәтта янымда бәхетсезләр юк булуы белән дә бәхетле мин! 

Алмаз Мирзаянов, нәфис сүз остасы, җырчы:

 - Чаллыдагы концерттан соң авылга кайтып кундым. Уянуыма әти мунча яккан, әни сый-хөрмәт әзерләгән. Өчәү утырып чәй эчтек. Озатырга җыеналар. Әни күчтәнәчләр барлый, әти бәрәңгесен, суганын тутыра. Югыйсә берни дә кирәкми дип торам. Үзләре исән-сау булсалар, шул җитә. Бәхет шул инде!

 

Фотосурәтләр социаль челтәрләрдән алынды.