Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Помидор

Салкын һавада томатлар исен һәм тәм сыйфатларын югалта. Яшелчәнең структурасы үзгәрә – күзәнәк мембраналары таркалу сәбәпле ул көпшәкләнә. Исен, тәмен, төсен югалтмасын өчен томатларны бүлмә  температурасында сакларга киңәш ителә.

Бәрәңге

Аны саклар өчен караңгы салкынча урын булуы зарур. Салкында крахмал шикәргә әйләнә. Әгәр бәрәңге +3 градустан да түбәнрәк температурада сакланса, анда барлыкка килгән глюкоза бәрәңгегә артык татлы тәм өстәячәк һәм пешергәндә формасын саклый алмаячак. Аннары өшегән бүлбеләрне пешергәндә канцерогеннар барлыкка килә.

Суган

Суган башка ризыкларның исен үзенә сеңдерә һәм аларга үз исен “калдыра”. Югары дымлылыкта ул йомшара һәм күгәрә. Суганны нәкъ бәрәңгене саклаган кебек сакларга кирәк - караңгы салкынча урында, әмма икесен бергә түгел. Бу очракта яшелчәләр тизрәк бозылачак.  

Бал

Бу татлы ризыкны -7дән алып +20 градускача җылыда сакларга киңәш ителә. Әгәр суыткычта температура түбәнрәк икән, балны караңгы шкафта калдыру иң яхшысы булыр. Бал моннан да түбәнрәк температурада файдалы сыйфатларын саклый, әмма ул очракта бал шикәрләнәчәк. Әйткәндәй, әгәр бал салкын температураларда да сыек калса, димәк, җитештерүче аны артык җылыткан. Ә җылытылган балда файдалы матдәләр күпкә азрак.

Ипи

Теләсә нинди камыр ризыгын аны пешергән көнне, я сатып алгач 2-3 дәвамында ашарга киңәш итәләр. Суыткычта исә камыр ризыклары тиз кибә. Әйткәндәй, туңдырган очракта ипи дымлылыгын саклый, шуңа күрә әгәр берәр кая җыенганда аны ташлыйсыгыз килмәсә,  туңдыргычка куегыз.

 

Шоколад

Шоколад плиткасын суыткычка без, гадәттә, эремәсен һәм озаграк саклансын өчен куябыз. Әмма шоколадны суыткычтан алгач, ул конденсат бүлеп чыгара. Шоколадтагы шикәрнең берникадәр өлешен эретә дә шоколад өстендә ак таплар чыга. Бу аның бозылуын аңлатмый, әлбәттә, әмма шоколад җитештерүчеләр салкында бу татлы ризык үзенең чын тәмен югалта дигән фикердә.