Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Ташка басылган сүзгә ышаныч зуррак

Без дә үз эшебездә “Өмет”кә таянабыз, диләр Башкортстанның атказанган артистлары Резеда Әминева һәм Фәрвәз Урманшин

Узган 2016 ел гәзит өчен бик истәлекле булды: без үзебезнең 25 еллык юбилеебызны билгеләдек. Шөкер, ел дәвамында гәзит укучылар белән аралар җылы, бәйлә-нешләребез ныклы булды.

Бу хакта сезнең хатлар, шалтыратулар ачык сөйли. Ә инде “Өмет”кә язылу турындагы квитанциясен яки аның күчер-мәсен редакция адресына җибәрүчеләр шактый күп булды. Шулай итеп, вәгъдә – иман: “Өмет” белән бергә 2016” акциясендә отучыларны ачыклар вакыт та җитте.
Матбугат басмаларына язылу барышында гәзитебез бу юлы да сынатмады, үзенең популярлыгын югалтмады, республикабызда иң зур тиражлы басма статусын саклады. Акциябез җиңүчеләрен билгеләргә “Өмет”нең күптәнге дуслары – Башкортстан сәхнәлә-рендә билгеле җырчы дуэт – Резеда Әминева белән Фәрвәз Урманшинны чакырдык.
– Әле яңа гына “Өмет”нең юбилей кичәсен үткәргән идек, бүген килеп безне “Өмет” белән бергә” бәйгесендә отучыларны билгеләргә чакырдыгыз, мондый җаваплы бурычны ышанып тапшыруыгызга рәхмәт, – дип елмаеп бусаганы атлап керде Резеда белән Фәрвәз. – Чакыруны ихлас кабул иттек, чөнки кешеләргә шатлык өләшүдән дә зуррак бәхет бармы бу дөньяда!?
Башкортстанның атказанган артисты Резеда Әминева белән тәүге интервью моннан 25 ел элек “Өмет”нең тәүге санында дөнья күргән булган:
–Җырларым эфирда яңгырый башлаган, телевидениедә күренә башлаган гына вакытларым иде, яныма бер журналист килде һәм республикада “Өмет” дигән татар яшьләре гәзите чыга башлаячагы, шунда минем хакта материал бирергә теләүләре хакында әйтте. Интервью басылып чыкты, шуннан соң кайсы гына районга-авылга барсам да: “Резеда, без сезнең хакта “Өмет”тә укыдык, беләбез, яратабыз” дип каршы алдылар, шулай итеп, гәзит минем тагын да популярлашып китүемә этәргеч бирде. Редакция хезмәт-кәрләренә һәм аның күпмеңләгән укучыларына һәрвакыт рәхмәт-лемен.
–Гәзитнең дөньяга чыгуы минем студент чорына туры килде,– дип әңгәмәне дәвам итә Фәрвәз.– Ә бу – үзгәртеп кору елларының башы гына иде. “Өмет” һәм “Йәшлек” гәзитләрен республика яшьләре шатланып кабул итте, исемдә, анда күтәрелгән көнүзәк проблемалар безнең арада һәрвакыт җанлы дискуссияләр тууга сәбәпче була иде. Гаять кыю, көн кадагына суккан материаллар басыла иде ул чакта! Хәер, гәзитегез бүген дә Башкортстан сулышын яктыртуы, халыкны борчыган проблемаларны үз вакытында күтәрүе, аларга рухи байлык өләшеп яшәве белән чиксез кыйммәтле.
Резеда да, Фәрвәз дә бүген барыбыз да яратып тыңлаган “Юлдаш” радио каналында хезмәт итә: Резеда – музыкаль бүлек мөхәррире, Ә Фәрвәз яңалыклар бүлегендә эшли.
–“Юлдаш”та коллектив бик зур бит ул, төрле биналарда утырабыз, хәтта эштә күрешергә дә вакыт юк, – дип ихлас елмая кунакларыбыз. – Менә сезгә рәхмәт, “Өмет” гәзитендә бүген килеп тагын очраштык. Ә гастрольләргә гел бергә чыгабыз: халык инде безне бергә күрергә күнеккән, алар икебезне бер иҗади-рухташ җырчылар итеп кабул итә.
Резеда Әминева – Бөрҗән районы Галиәкбәр авылында 7 балалы гаиләдә туып-үскән. Өйләрендә һәрвакыт җыр-моң гөрләп торган, әтиләре Рәүф Зәкәрия улы нинди генә музыка коралын кулына алса да, рәхәтләнеп уйнаган.
–Тормыш булгач төрле хәлләр була, скрипкада уйнау сәләте кечкенә чакта әтиемнең һәм нәнәмнең гомерен саклап калган хәтта,– дип истәлекләргә бирелә җырчы. –Эш болай була: сугыш тәмамланыр елда ерак районда яшәүче туганнардан кайтып килгәндә (җәяүләп инде) бик каты буран чыгып, көн суытып, икәү кола яланда торып калалар. Көч-хәл белән бер урыс авылына барып җитә болар һәм авыл читендәге бер йортның ишеген кагалар. Анда марҗалар җыелышып кич утыралар икән. Урысча бер сүз белмәгән, өшегән-туңган кечкенә малай белән хатынны кунарга кертергә теләми болар. Шулчак күзләренә яшь тулып, кире борылып чыгып барган әтиемнең скрипкасы чыңлап китмәсенме?! Менә шул чакта йорт хуҗалары аларны киредән йортка чакырып керткәннәр: нәнәемә мич башында урын җәеп биргәннәр, ә әтием –кечкенә малай – төн буена скрипкада уйнап, аларны әле моңландырып, әле биетеп чыккан. Әтием үзләрен туңып үлүдән саклап калган шул мизгелне гел хәтерли, ә үзенең күзләре тулы яшь була иде... Безнең гаиләдә барыбыз да гармунда уйный, сәнгать өчен җанын бирергә әзерләр.
– Резеда ханым, дөрес булса, әти-әниегез сезне артистлыкка укырга җибәрергә риза булмаган икән дигән сүзләрне ишеткән бар...
–Әнием башта риза булмады. Авылда аңа: кызың артист булып китсә, бозык юлга басар, дигәннәр дә, ул шуннан курыккан икән. Ә әтием аны: “баланың юлын кыймыйсың, аның зур хыялы бар һәм ул аны тормышка ашырырга тиеш. Нишләп әле безнең кызыбыз начар юлга бассын ди, булмаганны...” дигән сүзләре белән җиңде. Шулай итеп, мин Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга кердем. Педагогымнан уң-дым – Флүрә Галим-җан кызы Ногманова безнең өчен әни дә, остаз да, киңәшче дә булды. Аңа рәхмәт-лемен.
Фәрвәз Урманшин исә Гафури райо-нының Юлык авылы егете. Сигезенче сый-ныфны тәмамлаганнан соң ул Уфа сәнгать училищесына укырга дип килә. Ләкин “әлегә тавышың утырып бетмәгән бит синең, вокал бүлегендә соңрак укырсың” дип, аны курай бүлегенә алалар. Аны тәмамлауга училищеда халык җырлары бүлеге ачыла, нәкъ менә Фәрвәзләр төркеме бүлекнең беренче карлыгачлары була да инде.
–Минем картәтием Килмө-хәммәт Әлмөхәммәт улы авылыбызның даны – җырчысы да, тәүге актеры да була. Ул башкарган үзенчәлекле халык җырларын бүген дә искә алалар, чордашлары миңа ул җырларны өйрәтте дә әле. Шулай ук әниемнең дә табигатьтән бирелгән матур тавышы бар. Ул гомере буена савымчы, чөгендерче булып эшләде. Хезмәттәшләре белән эшкә барганда да, кайтканда да матур итеп җырлыйлар иде. Ул вакытта да халыкка яшәү җиңел булмагандыр, ләкин авылдаш-ларымның тормышка зарланып, күңелләрен төшереп утырганын хәтерләмим: һәрвакыт күңелләре көр, киләчәккә ышанычлары нык булды. Безгә әнә шул чор апа-абыйларыннан үрнәк алырга кирәк.
– Бүген халыкның бар игътибары Интернетка төбәлгән, күпләр хәтта: “матбугатның киләчәге юк, озакламый гәзит-журналларның кирәге калма-ячак”, – ди. Бу уңайдан сезнең фикерне беләсе килә, – дим әңгәмәдәшләремә.
– Элек: “ташка басылган сүзгә ышан” диләр иде, бу сүзләр бүген дә актуаль булып кала, – диде Резеда белән Фәрвәз. – Интер-нетның яхшы яклары бихисап, тик андагы чамасыз һәм бернинди дә контрольгә бирелмәгән мәгълү-матны ничек кабул итәргә һәм аңа ышанып буламы? Менә бит кайда проблема! Без, радиода эшләүче журналистлар, сезнең гәзит белән даими танышып барабыз, аны эшебездә кулланабыз, чөнки республика басмалары халыкта ышаныч уята. Сезнең республи-кадагы иң югары тиражлы гәзит булуыгыз белән дусларча горур-ланабыз.
Барлык “Өмет” гәзите укучы-ларын Яңа ел белән котлыйбыз һәм гаиләләренә иминлек, саулык, хыялларының чынга ашуын телибез. “Өмет” белән бергә” акциясендә катнашып, бүләк отучылар бүген икеләтә шатлык кичерә торгандыр: алар йортына яраткан гәзитләре дә даими килеп торачак, җитмәсә, редакция аларга матур бүләкләр дә тапшырачак. Ә бүген бүләк ота алмаганнар кайгырмасын: яраткан гәзитебез яшәсен һәм алда тагын да уеннар оештырып, бүләкле итсен! Өметегез сүнмәсен!

“Өмет” белән бергә”
акциясендә бүләкләргә ия булучылар:
1. Мультиварка – Балтач районының Тушкыр авылыннан Вильданов Рафыйкка тапшырылачак.

2. Электр чәйнеге – Гафури районының Үтәк авылыннан Мәхмүтов Наил өлешенә төште.

3. Автомобиль тәгәрмәченә тын тутыргыч – Борай районы Чишмә-Борай авылыннан Хуҗина Флоридага тапшырылачак.

4. Электр дреле – Дүртөйле районы Әңгәсәк авылында яшәүче Айрат Сәлиховка барып ирешер.

5. Үтүкне исә Федоровка районының Югары Явыш авылыннан Халитова Фәния отты.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Яңа елда бергә булыйк, бергә калыйк, дуслар!


Гөлара Арсланова әңгәмәләште.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>